Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:14

[1] Мәсихнеке булганга хакыйкать сѳйлим, алдамыйм, вѳҗданым Изге Рух аркылы алдамавымны раслый:

[2] йѳрәгем үз халкым ѳчен зур кайгы ћәм ѳзлексез газап белән тулы.

[3] Бу үз милләтемә, кан кардәшләремә ярдәм итә алса, үземнењ каћәрләнгән ћәм Мәсихтән аерылган булуымны теләр идем.

[4] Алар – исраиллеләр, Аллаћы аларны Үз балалары итте, аларга Үзенењ данын күрсәтте, алар белән килешүләр тѳзеде, аларга канун, гыйбадәт кылу тәртибе, вәгъдәләр бирде.

[5] Алар – безнењ олы аталарыбызныњ токымы, Мәсих чыгышы белән алар арасыннан. Ул – ћәрнәрсәдән ѳстен Аллаћы; Ул мәњге данлансын. Амин.

[6] Әмма, Аллаћыныњ сүзе гамәлгә ашмады, дип әйтергә мѳмкин түгел. Чѳнки Исраил халкыныњ ћәммәсе дә чын исраилле түгел.

[7] Ибраћим нәселеннән булганнарныњ ћәммәсе дә аныњ чын балалары түгел; Изге язмада: «Синењ нәселењ Исхак аркылы булыр», – диелгән бит.

[8] Ягъни табигый рәвештә туган балалар Аллаћы балалары дигән сүз түгел; бәлки, Аллаћыныњ вәгъдәсе нәтиҗәсендә туган балалар Аллаћы балалары булып санала.

[9] Ә вәгъдә сүзе болай иде: «Билгеләнгән вакытта әйләнеп килермен, ћәм Сараныњ улы булыр».

[10] Әле бу гына да түгел; Рабига Исхак атабыздан игезәк угылларга узган.

[11] Игезәкләр әле туганчы ћәм бернинди яхшылык та, яманлык та эшләргә ѳлгергәнче үк Аллаћы Рабигага: «Зурысы кечесенә хезмәт итәчәк», – дигән. Ул моныњ белән Үзенењ сайлап алу турындагы ниятенењ хәерле эшләргә түгел, бәлки чакыручы Аллаћыга бәйле булуын күрсәткән.

[13] Бу турыда Изге язмада болай язылган бит: «Мин Ягъкубны яраттым, ә Эсауга нәфрәтләндем».

[14] Моннан нәрсә килеп чыга соњ? Әллә Аллаћы гадел түгелме? Һич тә алай түгел!

[15] Чѳнки Ул Мусага әйтте: «Кемгә телим, шуња шәфкать күрсәтермен; Кемне кызганырга телим, шуны кызганырмын».

[16] Димәк, ћәммәсе кемнењдер теләгенә яки тырышлыгына түгел, бәлки шәфкать күрсәтүче Аллаћыга бәйле.

[17] Изге язмада Аллаћы фиргавенгә болай дигән: «Синењ аша Үземнењ кодрәтемне күрсәтү ѳчен, ћәм бѳтен җир йѳзендә Минем исемем игълан ителсен дип, Мин сине патша итеп куйдым».

[18] Шулай итеп, Аллаћы Үзе теләгән кешегә шәфкать күрсәтә ћәм Үзе теләгән кешене үҗәт итә.

[19] Берәрегез миннән: «Аллаћы безне ни ѳчен гаепли соњ? Аныњ ихтыярына кем каршы килә ала?» – дип сорар.

[20] Әй адәм, Аллаћы белән бәхәсләшергә син кем соњ? Чүлмәк чүлмәкчегә: «Ни ѳчен мине болай итеп ясадыњ?» – диярме?

[21] Чүлмәкченењ бер үк балчык кисәгеннән бер савытны махсус куллану ѳчен, ә икенчесен гадәти куллану ѳчен ясарга хокукы юкмыни?

[22] Аллаћы да шулай ук эшләде түгелме соњ? Ул, Үзенењ ачуын күрсәтергә ћәм кодрәтен белдерергә теләп, Үзенењ ачуы юнәлгән, ћәлакәткә дучар ителгән чүлмәкләргә зур сабырлык белән түзде. Ул моны Үзенењ даны ѳчен Үзе әзерләгән, шәфкать күрсәткән чүлмәкләргә Үзенењ бай данын белдерү ѳчен эшләде.

[24] Яћүдләрдән генә түгел, бәлки башка халыклардан да – Ул чакырган шундый чүлмәкләр без.

[25] Һошея китабында Аллаћы болай ди: «Минем халкым булмаганны Үз халкым дип, сѳекле булмаганны сѳеклем дип атармын.

[26] Һәм аларга: „Сез Минем халкым түгел“, – дип әйтелгән урында алар тере Аллаћыныњ уллары дип аталырлар».

[27] Ә Ишагыйя Исраил хакында шуны игълан итә: «Исраил улларыныњ саны дињгез ярындагы ком бѳртекләре кадәр булса да, бик азлар гына котылачак.

[28] Чѳнки Раббы җир йѳзендә кешеләр ѳстеннән эшен тиз тормышка ашырачак».

[29] Ишагыйя алдан әйткәнчә: «Чиксез Кодрәтле Раббы безгә нәсел калдырмаган булса, без Сәдүм кебек ћәм Гамурага охшашлы булыр идек».

[30] Инде нәрсә әйтик? Аллаћыныњ аклавын эзләмәгән чит халыклар Аллаћы тарафыннан аклау алдылар. Бу аклау иман аша булды.

[31] Ә инде Аллаћыныњ аклавын бирүче канунны эзләгән Исраил халкы ул канунга ирешә алмады.

[32] Ни ѳчен? Чѳнки аны, иман белән түгел, бәлки, эш-гамәлләр белән ирешергә мѳмкин дип, канун гамәлләре аша эзләде. Алар ташка абындылар.

[33] Ә Изге язмада бу таш турында болай язылган: «Менә, Сионда кешеләрне абындырачак бер таш, алар абынып егылачак бер кыя куям; әмма Ања иман итүче ћичкем оятка калмас».

Паулдан Римлыларга Хат — Chapters