Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:05

[1] Имандашлар, сез канунны белгәнлектән, хәзер әйтәсе сүзләремне сез белергә тиеш: кеше исән вакытта гына аныњ ѳстеннән канун хакимлек итә.

[2] Мәсәлән, кияүдәге хатын ире исән чакта канун буенча ире белән бәйләнгән; ә ире үлсә, хатын үзен иренә бәйләп торучы кануннан азат ителә.

[3] Шуња күрә, ире исән чакта, башка ир-атныкы булса, зина кылучы дип аталачак; ә инде ире үлсә, хатын бу кануннан азат ителә ћәм башка берәүгә кияүгә чыкса да зина кылучы булмый.

[4] Менә шулай сез дә, имандашларым, Аллаћыга хезмәт итүдә файдалы булыйк дип, башка Берәүнеке, ягъни үледән терелтелгән Мәсихнеке булу ѳчен, Аныњ тәне аркылы Муса канунына карата үлдегез.

[5] Чѳнки кешелек табигатебез йогынтысы астында булган чакта, канун уяткан гѳнаћлы нәфесләр безнењ әгъзаларыбызда эш иттеләр, ћәм без кылган ћәммә нәрсәнењ нәтиҗәсе үлем булды.

[6] Әмма хәзер, элек безне бәйләп торган канунга карата үлгәч, бу кануннан азат булдык ћәм хәзер Аллаћыга искечә – язылган канун буенча түгел, бәлки яњача – Рух буенча хезмәт итәбез.

[7] Инде нәрсә әйтик? Әллә канун гѳнаћмы? Һич тә юк! Әмма мин гѳнаћны канун аркылы гына белдем. Әгәр канун: «Башка кешенекенә нәфесењне сузма», – димәсә, мин нәфесләнүнењ нәрсә икәнен ањламаган булыр идем.

[8] Әмма гѳнаћ, бу әмердән файдаланып, миндә ћәртѳрле нәфес теләкләре уятты. Кануннан башка, гѳнаћ үле.

[9] Кайчандыр мин кануннан башка яши идем; әмма Аллаћы тарафыннан әмер бирелгәч, гѳнаћ терелде,

[10] ћәм мин үлдем. Шулай итеп, яшәү китерергә тиешле әмер чынлыкта исә үлем китерде.

[11] Чѳнки, әмерне сылтау итеп, гѳнаћ мине алдады ћәм шуныњ белән әмер ярдәмендә мине үтерде.

[12] Шулай булгач, канун – изге; әмер дә изге, гадел ћәм яхшы.

[13] Шулай итеп, яхшы нәрсә миња үлем китердемени? Һич тә алай түгел! Әмма гѳнаћ, гѳнаћ булып танылсын ѳчен, яхшы нәрсә аркылы миња үлем китерде. Һәм гѳнаћ әмер аркылы чиктән тыш гѳнаћлы булды.

[14] Без беләбез, канун – рухи; ә мин – дѳньяви, гѳнаћка кол итеп сатылганмын.

[15] Хәтта нәрсә эшләвемне дә ањламыйм; чѳнки теләгәнемне түгел, бәлки нәфрәт иткәнемне эшлим.

[16] Ә инде үзем теләмәгәнне эшлим икән, канун яхшы дип, аныњ белән килешәм.

[17] Шулай булгач, инде моны үзем түгел, бәлки миндә яши торган гѳнаћ эшли.

[18] Чѳнки беләм: миндә, ягъни кешелек табигатемдә, ћичнинди яхшы нәрсә юк; хәер, миндә яхшылык кылу теләге бар, әмма аны тормышка ашыра алмыйм.

[19] Эшләргә теләгән яхшылыкны түгел, бәлки теләмәгән явызлыкны эшлим мин.

[20] Теләмәгән нәрсәне эшлим икән, инде аны мин түгел, бәлки миндә яшәүче гѳнаћ эшли.

[21] Шулай итеп, моннан шундый кагыйдә табам: мин яхшылык эшләргә телим, ләкин яманлыктан арына алмыйм.

[22] Эчемнән Аллаћы канунына шатланам,

[23] әмма үз тәнемдә башка бер канунныњ эш итүен күрәм. Бу канун акылым хуплаган канунга каршы кѳрәшә ћәм мине үземдә эш итүче гѳнаћ канунына буйсындыра.

[24] Мескен кеше мин! Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр?

[25] Мине Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы коткаручы Аллаћыга шѳкер! Менә мин акылым белән Аллаћы канунына, ә кешелек табигатем белән гѳнаћ канунына хезмәт итәм.

Паулдан Римлыларга Хат — Chapters