[1] Шулай итеп, имандашлар, Аллаћыныњ рәхим-шәфкате белән сезгә ялварам: үзегезне тере, изге, Аллаћыга яраклы корбан итеп тәкъдим итегез. Бу Аллаћыга сезнењ чын гыйбадәтегез була.
[2] Бу дѳньяныњ гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моныњ урынына, зићенегезнењ яњаруы аша, Аллаћыга үзегезне үзгәртергә юл куегыз. Шуныњ белән Аллаћыныњ ихтыярын – нәрсәнењ яхшы, Ања яраклы ћәм камил икәнен – аныклый алырсыз.
[3] Аллаћы биргән мәрхәмәт ярдәмендә сезнењ ћәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз; бәлки ћәрберегез, Аллаћы биргән иман микъдарынча, аек фикерле булыгыз.
[4] Безнењ бердәнбер тәнебездә әгъзалар күп, аларныњ эшләре тѳрле-тѳрле.
[5] Шулай ук без күп булсак та, Мәсихтә бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә ћәрберебез икенчебезнењ әгъзасы була.
[6] Безгә Аллаћы биргән мәрхәмәт буенча, ћәрберебезнењ Аллаћы тарафыннан бирелгән рухи сәләтләре тѳрле: кемгә пәйгамбәрлек итү сәләте бирелсә, шул, иманы нисбәтенчә, әлеге сәләтне куллансын.
[7] Кемгә хезмәт итү сәләте бирелсә, ул хезмәт итсен; кемгә ѳйрәтү сәләте бирелсә, ѳйрәтсен.
[8] Кемгә башкаларныњ күњелен күтәрү сәләте бирелсә, ул аларныњ күњелен күтәрсен. Кем үзенекен башкалар белән уртаклашса, юмартлык белән уртаклашсын; кем җитәкче булса, ул тырышып җитәкчелек итсен; кем шәфкать күрсәтүче булса, шатланып шәфкать күрсәтсен.
[9] Мәхәббәтегез саф булсын; яманлыкны нәфрәт итегез, яхшылыкка ихлас күњелдән бирелгән булыгыз.
[10] Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез, бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз.
[11] Тырышлыгыгызны какшатмагыз, Рух белән янып торыгыз, Раббыга хезмәт итегез.
[12] Өмет итеп сѳенегез, михнәт чигүдә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз.
[13] Мохтаҗ булган имандашларыгыз белән үзегезнекен уртаклашыгыз; кунакчыл булыгыз.
[14] Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаћыдан фатиха сорагыз; аларга каргыш түгел, бәлки фатиха сорагыз.
[15] Куанучылыр белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз.
[16] Бер-берегез белән килешеп яшәгез; тәкәббер булмагыз, бәлки гади кешеләр белән аралашыгыз; үзегезне акыллыга санамагыз.
[17] Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз, киресенчә, барлык кешеләр алдында игелекле булган эшләр эшләргә тырышыгыз.
[18] Әгәр мѳмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез.
[19] Әй, сѳеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаћы ачуына урын калдырыгыз. Чѳнки Изге язмада болай язылган: «Үч алу – Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен, – ди Раббы».
[20] Киресенчә, Изге язмада язылганча, «Дошманыњ ач булса, аны ашат; әгәр сусаган булса, эчер. Бу игелегењне эшләп, син аныњ башына утлы күмер ѳясењ».
[21] Яманлыкка үзењне җињәргә юл куйма, бәлки яманлыкны яхшылык белән җињ.