[1] Халкыбызныњ нәсел башлыгы Ибраћим хакында нәрсә әйтә алабыз? Ул нәрсәгә ия булды соњ?
[2] Әгәр Ибраћим үз гамәлләре белән акланган дип саналган икән, аныњ мактанырга хакы булган, әмма Аллаћы каршында түгел.
[3] Чѳнки Изге язмада нәрсә диелгән? «Ибраћим Аллаћыга ышанды, ћәм моныњ белән хак саналды».
[4] Эшчегә түләнгән хезмәт хакы бүләк дип түгел, бәлки бирелергә тиешле нәрсә булып санала.
[5] Әгәр кеше үзенењ эш-гамәлләренә таянмыйча, гаеплеләрне аклаучы Аллаћыга ышана икән, ышануы белән ул хак санала.
[6] Шулай ук Давыт та, Аллаћы, эш-гамәлләренә карамастан, хак исәпләгән кешенењ сәгадәтлеге турында сѳйләгәндә, болай ди:
[7] «Явыз эшләре кичерелгән, гѳнаћлары бетерелгән кешеләр сәгадәтле.
[8] Раббы тарафыннан гѳнаћлары исәпкә алынмаган кеше сәгадәтле».
[9] Бу сәгадәтлелек сѳннәтлеләргә генәме, әллә сѳннәтсезләргә дә кагыламы? Без: «Ибраћим үзенењ ышануы белән хак саналды», – дип әйттек.
[10] Кайчан саналды? Сѳннәтле булгачмы, әллә сѳннәтле булганчымы? Сѳннәтле булгач түгел, бәлки сѳннәтле булганга кадәр.
[11] Әле сѳннәтсез чакта, ышануы белән ул хак саналды. Аныњ сѳннәткә утыртылуы моны раслаучы билге булды. Шулай итеп, Ибраћим, сѳннәтләнмәгән булсалар да, барлык иман итүче, хак саналучы кешеләрнењ рухи атасы булды.
[12] Ибраћим – шулай ук сѳннәтлеләрнењ дә атасы, ягъни, сѳннәткә утыртылып кына калмыйча, атабыз Ибраћимныњ әле сѳннәтләнмәгән чакта йѳргән иман сукмакларыннан йѳрүчеләрнењ атасы.
[13] Аллаћыныњ, дѳнья синеке булыр, дигән вәгъдәсе Ибраћимга ћәм аныњ токымына канун таләпләрен үтәгән ѳчен түгел, бәлки иман итеп, хак исәпләнгәнгә күрә бирелде.
[14] Чѳнки, канунны тотуга таянучылар Аллаћы вәгъдә иткәнне алалар икән, ул чакта иманныњ мәгънәсе юк, вәгъдә дә юкка чыгарыла.
[15] Канун Аллаћыныњ ачуын китерә, әмма канун булмаса, канун бозу да булмый.
[16] Аллаћыныњ вәгъдәсе, мәрхәмәт буенча гына булсын ѳчен, иманга нигезләнгән. Шулай итеп, вәгъдә Ибраћим токымыныњ ћәммәсе ѳчен дә: канунны тотучылар ѳчен генә түгел, бәлки аныњ кебек иман итүчеләр ѳчен дә ышанычлы. Чѳнки, Изге язмада «Мин сине күп халыкларныњ атасы итеп куйдым» дип язылганча, Ибраћим – безнењ ћәммәбезгә ата. Үлеләрне терелтүче, булмаган нәрсәләрне барлыкка китерүче Аллаћыга ышанган Ибраћим – Аныњ каршында безнењ барыбыз ѳчен дә ата.
[18] Ул бернинди ѳмете булмаган вакытта да ѳмет белән ышанды ћәм, «Синењ токымыњ шулкадәр күп санлы булачак», – дип әйтелгән сүзләр буенча, күп халыкларныњ атасы булды.
[19] Ул, йѳз яшьтә диярлек булса да, тәненењ инде үлеп барган булуы ћәм Сара карыныныњ бала тудырырга сәләтсез булуы хакында уйланганда, иманда зәгыйфьләнмәде.
[20] Аллаћы вәгъдә иткәнгә ышанмыйча, ања шикләнеп карамады, бәлки, иманда ныгып, Аллаћыны данлады.
[21] Аллаћыныњ вәгъдә иткәнен үти алачагына инанып,
[22] Ибраћим үзенењ ышануы белән «хак саналды».
[23] Хәер, «ул хак саналды» дигән сүз бер аныњ ѳчен генә түгел,
[24] бәлки безнењ ѳчен дә язылды. Раббыбыз Гайсәне үледән терелткән Аллаћыга иман итүчеләр булган безне дә Аллаћы хак санар.
[25] Гайсә безнењ гѳнаћларыбыз ѳчен үлемгә тапшырылды ћәм, без Аллаћы тарафыннан аклану алсын ѳчен, үледән терелтелде.