Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:56

[1] Аллаћыныњ Яхшы хәбәрен игълан итү ѳчен сайлап куелган, Мәсих Гайсәнењ рәсүл булырга чакырылган колы Паулдан сәлам!

[2] Аллаћы Яхшы хәбәрне алдан, Үзенењ пәйгамбәрләре аркылы, Изге язмаларда вәгъдә иткән.

[3] Бу Яхшы хәбәрдә Аныњ Улы турында сѳйләнелә. Ул чыгышы ягыннан Давыт нәселеннән булган, ә изгелек Рухы буенча, үледән терелтелү сәбәпле, кодрәт белән Аллаћы Улы дип билгеләнгән. Ул – Раббыбыз Гайсә Мәсих.

[5] Аныњ аркылы ћәм Аныњ исеме хакына без, бар халыклар арасындагы кешеләрне Аллаћыга итагатькә ћәм иманга китерү ѳчен, мәрхәмәт ћәм рәсүллек алдык.

[6] Гайсә Мәсихнеке булырга чакырылган бу кешеләр арасында сез дә бар.

[7] Аллаћыныњ Рим шәћәрендә яшәүче барлык сѳеклеләренә, изгеләр булырга чакырылганнарга: Атабыз Аллаћыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын.

[8] Ињ элек Гайсә Мәсих аркылы ћәммәгез ѳчен Аллаћыма рәхмәтләр укыйм, чѳнки иманыгыз хакында бѳтен дѳньяда сѳйләнелә.

[9] Сезне бертуктаусыз искә алуыма Аллаћы шаћит, Аныњ Улы хакындагы Яхшы хәбәрне белдереп, Ања бѳтен рухым белән хезмәт итәм.

[10] Аллаћы Үз ихтыяры белән, нићаять, яныгызга килергә мѳмкинлек бирсен иде дип, догаларымда ћәрвакыт ялварам.

[11] Чѳнки сез ныгысын дип, сезгә нинди дә булса рухи бүләк бирү ѳчен, ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерү ѳчен сезне бик күрәсем килә.

[13] Имандашлар, сезнењ белми калуыгызны теләмим: мин күп тапкырлар яныгызга килергә ният иттем, ләкин әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. Яћүд булмаган башка халыклар арасындагы кебек, сездә дә уњыш җыя алуымны телим.

[14] Мин греклар ћәм вәхшиләр, зирәкләр ћәм наданнар алдында да бурычлымын.

[15] Шуња күрә, мин сезгә, Римда яшәүчеләргә дә, Яхшы хәбәрне белдерергә атлыгып торам.

[16] Чѳнки Яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул – ћәр иман итүчегә, башта яћүдкә, аннары яћүд булмаганга да, котылу ѳчен Аллаћыныњ кодрәте бит.

[17] Чѳнки Яхшы хәбәр Аллаћыныњ кешеләрне иман аша ћәм бары тик иман аша гына хак санавын ача. Изге язмада язылганча: «Аллаћы тарафыннан иман аша акланган кеше яшәячәк».

[18] Яманлык кылып хакыйкатьне танырга комачаулаучы кешеләрнењ ћәртѳрле имансызлыгына ћәм яманлыгына күктән Аллаћыныњ ярсуы ачыла бара.

[19] Чѳнки Аллаћы хакында белергә мѳмкин булган ћәрнәрсә алар ѳчен ачык, аларга аны Аллаћы ачып бирде бит.

[20] Галәм барлыкка китерелгәннән бирле Аныњ күренмәгән сыйфатлары, ягъни Аныњ мәњгелек кодрәте ћәм илаћилыгы Ул булдырган нәрсәләр аша ачык күренә ћәм ањлашыла. Шулай итеп, ул кешеләрнењ акланырга дәлилләре юк.

[21] Алар, Аллаћыны белсәләр дә, Аллаћы итеп Аны тиешенчә данламадылар ћәм Ања шѳкер итмәделәр. Киресенчә, алар буш уйларга бирелделәр, ћәм аларныњ ањларга теләмәгән йѳрәкләрен карањгылык каплады.

[22] Алар, үзләрен зирәккә санап, тинтәкләнделәр

[23] ћәм үлемсез Аллаћыныњ данын фани кешеләргә, кошларга, дүрт аяклыларга ћәм сѳйрәлүчеләргә охшаган сурәтләргә алыштырдылар.

[24] Шуныњ ѳчен Аллаћы аларны үзләренењ азгын теләкләренә ћәм бозыклыклары карамагына тапшырды, алар үз тәннәрен бер-берсе белән мәсхәрә итә башладылар.

[25] Алар Аллаћы хакыйкатен ялган белән алыштырдылар ћәм Тудыручыга түгел, бәлки тудырылганга табындылар ћәм хезмәт иттеләр. Тудыручыга исә мәњгегә дан булсын. Амин.

[26] Шул сәбәптән Аллаћы аларны хурлыклы нәфесләргә дучар итте: аларныњ хатыннары табигый якынлык кылуны табигый булмаган якынлык кылуга алыштырды.

[27] Алар кебек үк, ирләр дә, хатын-кыз белән табигый якынлык кылуны ташлап, бер-берсенә карата хайвани теләк белән яндылар вә бер-берсе белән рисвайлык кылдылар ћәм үзләренењ азгынлыклары ѳчен тиешле җәза алдылар.

[28] Шулай итеп, Аллаћы турында белүне истә тотуны мѳћим дип исәпләмәгән ѳчен, Аллаћы аларны, эшләнергә тиешле булмаган эшләрен кыла бирсеннәр ѳчен, бозык акылга дучар итте.

[29] Аларныњ күњелләре ћәртѳрле яманлык, мәкерлек, комсызлык, явызлык белән тулган. Алар кѳнчелек, кеше үтерү, ызгыш-талаш, алдау, яман ниятләр белән тулы. Алар – гайбәтчеләр,

[30] яла ягучылар, Аллаћыны нәфрәт итүчеләр, оятсызлар, тәкәбберләр, мактанчыклар, явызлык тудыручылар, ата-анага итагатьсезләр,

[31] акылсызлар, үз сүзендә тормаучылар ћәм шәфкатьсезләр, мәрхәмәтсезләр.

[32] Алар мондый нәрсәләрне эшләүчеләрнењ Аллаћыныњ гадел хѳкеме буенча үлемгә лаек булулары турында беләләр; әмма мондый эшләрне эшләп кенә калмыйлар, бәлки андый эшләр кылучыларны хуплыйлар да.

Паулдан Римлыларга Хат — Chapters