[1] Шулай итеп, яћүд булуныњ ѳстенлеге яки сѳннәтле булуныњ файдасы бармы?
[2] Һәрьяктан зур ѳстенлек бар! Аллаћы сүзе ињ элек нәкъ аларга әманәт ителгән.
[3] Шулай булгач, кайберәүләр Аллаћыга тугрылыклы булмаган икән, ни булыр? Аларныњ тугры булмаулары Аллаћыныњ тугрылыклыгын юкка чыгарырмы?
[4] Һич тә алай түгел! Һәр кеше ялганчы булса да, Аллаћы хак, Үз сүзенә турылыклы. Шуња күрә, Аныњ турында Изге язмада язылганча: «Синењ сүзләрењ хак дип танылыр, ћәм хѳкем ителгәндә җињәрсењ».
[5] Әгәр безнењ гаделсезлегебез Аллаћыныњ хаклыгын ачыграк күрсәтә икән, Аллаћы ѳстебезгә ачуын яудырып дѳрес эшләмәде, дип әйтә алабызмы? (Мин биредә кешеләрчә фикер йѳртәм).
[6] Һич тә! Юкса Аллаћы дѳньяны ничек хѳкем итә алыр иде?
[7] Әмма минем ялганым аркылы Аллаћыныњ хакыйкате ачыграк күренгәнгә Аныњ даны ћаман арта икән, ни ѳчен соњ әле мин гѳнаћлы дип хѳкем ителәм?
[8] Ни ѳчен соњ: «Әйдәгез, яхшылык килсен дип, яманлык кылыйк!» – дип әйтмәскә? Кайберәүләр, безне яманлап, имеш, без шулай әйтәбез, дип сѳйлиләр. Алар үзләренә тиешле хѳкемне алырлар.
[9] Шулай итеп нәрсә? Безнењ хәлебез яћүд булмаганныкылардан яхшыракмы? Һич тә юк; чѳнки без инде ачык күрсәттек: яћүдләр дә, яћүд булмаганнар да – барысы да гѳнаћ хакимлеге астында.
[10] Изге язмада язылганча: «Бер тәкъва кеше дә юк, бер генә дә.
[11] Акылга ия булучы беркем дә юк, Аллаћыны эзләми беркем дә.
[12] Барысы да Аллаћыдан читләштеләр ћәм Ања яраксыз булдылар; яхшылык эшләүче юк, берәү дә юк.
[13] Аларныњ бугазлары – ачык кабер, иреннәрендә елан агуы, телләре белән алдыйлар,
[14] аларныњ авызы ләгънәт ћәм әрнү белән тулы.
[15] Аларныњ аяклары кан түгү ѳчен җитез,
[16] алар булып узган җирдә бары җимерек ћәм ћәлакәт кенә кала.
[17] Алар иминлек юлын белмиләр.
[18] Аллаћыны хѳрмәт итү турында уйлап та карамыйлар».
[19] Ә без беләбез: үзен акларга дип авызын да ачмасын ѳчен ћәм бар дѳнья Аллаћы каршында гаепле булсын ѳчен, канун нәрсә дә булса сѳйли икән, ул канун хакимлеге астында булганнарга сѳйли,
[20] канун таләпләрен үтәү белән Аныњ каршында беркем дә акланган булмас бит. Дѳресрәге, без канун аркылы гѳнаћныњ нәрсә икәненә тѳшенәбез.
[21] Әмма хәзер Аллаћыныњ кешене Муса кануныннан бәйсез рәвештә хак санавы күренде. Бу турыда канун ћәм пәйгамбәрләр шаћитлек итә.
[22] Аллаћы Гайсә Мәсихкә иман итү аша барлык ышанучыларны хак саный. Кеше белән кеше арасында аерма юк,
[23] чѳнки барысы да гѳнаћ кылдылар ћәм Аллаћыныњ даныннан мәхрүм калдылар.
[24] Ә алар Аныњ мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаћы тарафыннан түләүсез акланалар.
[25] Аллаћы Гайсәне, Аныњ үлеме аша Гайсәгә иман итүчеләрнењ гѳнаћлары кичерелсен ѳчен, Аллаћы белән татулаштыручы, кичерү алып килүче корбан итеп билгеләп куйды. Шулай эшләп, элек кылынган гѳнаћлар ѳчен җәза бирмичә, Ул, зур сабырлык күрсәтеп, Үзенењ хаклыгын раслады.
[26] Ул шулай итеп хаклыгын хәзер дә күрсәтә: Ул Үзе хак ћәм Гайсәгә иман итүчеләрне аклый.
[27] Без хәзер нәрсә белән мактана алабыз? Бер нәрсә белән дә мактана алмыйбыз. Нинди кагыйдә белән? Канун таләпләрен үтәү беләнме? Юк, иманыбыз булу белән.
[28] Чѳнки без раслыйбыз: кеше, канун таләпләрен үтәүдән тыш, иман белән Аллаћы тарафыннан аклана.
[29] Аллаћы – яћүдләр Аллаћысы гынамы, башка халыклар Аллаћысы да түгелмени? Әлбәттә, башка халыклар Аллаћысы да,
[30] чѳнки Аллаћы бер, Ул яћүдләрне иман белән ћәм яћүд булмаганнарны иман аша аклый.
[31] Шулай итеп, без иман итү белән канунны юкка чыгарабызмы? Һич тә алай түгел, киресенчә, без аны раслыйбыз.