[1] Әй, син, башкаларны хѳкем итүче адәм, үзењне аклап ћичнәрсә әйтә алмыйсыњ; чѳнки башкаларныњ эшләрен хѳкем итүењ белән үзењне дә хѳкем итәсењ, син үзењ дә шул ук эшләрне эшлисењ бит.
[2] Без исә беләбез: андый эш эшләүчеләр ѳчен Аллаћыныњ хѳкеме гадел.
[3] Әй, син, адәм, андый гамәл кылучыларны хѳкем итәсењ, ә үзењ шул ук эшләрне эшлисењ! Әллә син Аллаћы хѳкеменнән качып котылырмын дип уйлыйсыњмы?
[4] Яки, Аллаћыныњ игелеге сине тәүбәгә китерәчәген ањламыйча, Аныњ зур игелеген, сабырлыгын ћәм түземлеген санга сукмыйсыњмы?
[5] Ләкин кирелегењ ћәм тәүбә итәргә теләмәгән йѳрәгењ аркасында син Аллаћыныњ гадел хѳкеме ачылачак ачу кѳненә җәзањны арттырасыњ.
[6] Аллаћы ћәркемгә аныњ эшләренә карап түләр:
[7] сабырлык белән игелекле эшләр кылып данга, хѳрмәткә ћәм үлемсезлеккә омтылучыларга Ул мәњгелек тормыш бирә.
[8] Ә инде үзен генә яратып, хакыйкатькә буйсынмыйча, явызлык артыннан баручылар ѳстенә Аллаћы Үз ачуын ћәм ярсуын тѳшерәчәк.
[9] Явызлык кылучы ћәркемгә – башта яћүдкә, аннары яћүд булмаганга – михнәт ћәм газап булачак.
[10] Ә игелек кылучы ћәркемгә – башта яћүдкә, аннары яћүд булмаганга – дан, хѳрмәт ћәм иминлек булачак.
[11] Чѳнки Аллаћы ћәркемгә бертигез карый.
[12] Кануны булмаган хәлдә гѳнаћ кылганнар шул хәлдә ћәлак булачаклар да; ә инде канунны белә торып гѳнаћ кылганнар канун буенча хѳкем ителәчәкләр.
[13] Чѳнки канунны ишетүчеләр түгел, бәлки канунны үтәүчеләр Аллаћы каршында акланган дип игълан ителәчәк.
[14] Мәҗүсиләрнењ кануны юк, ләкин алар, табигый тойгылары белән канун буенча эшләгән вакытта, кануннары булмаса да, үзләренә үзләре канун.
[15] Бу исә аларныњ йѳрәкләренә канун таләпләре язылганлыгын күрсәтә; моны аларныњ вѳҗданы да раслый, чѳнки аларныњ уй-фикере кайвакыт аларны гаепли, ә кайвакыт хәтта яклый да.
[16] Мин сѳйләгән Яхшы хәбәр буенча, кешеләрнењ серләрен Гайсә Мәсих аркылы Аллаћы хѳкем итәчәк кѳндә әнә шулай булачак.
[17] Менә син үзењне яћүд дип атыйсыњ, Муса канунына таянасыњ ћәм Аллаћы белән мактанасыњ,
[18] кануннан ѳйрәнеп, Аллаћыныњ ихтыярын ћәм яманнан яхшыны аера беләсењ.
[19] Сукырларныњ юл күрсәтүчесе, карањгылыктагылар ѳчен яктылык,
[20] наданнарныњ остазы, тәҗрибәсезләрнењ укытучысы син үзењ булуына ышанасыњ ћәм, канун белем вә хакыйкатьне гәүдәләндерә, дип саныйсыњ.
[21] Шулай булгач, ничек соњ син, башкаларны ѳйрәтеп тә, үзењне-үзењ ѳйрәтмисењ? Урламаска үгетлисењ, ә үзењ урлыйсыњмы?
[22] «Зина кылма» дисењ, ә үзењ зина кыласыњмы? Потлардан җирәнәсењ, ә үзењ аларныњ табыну урынын талыйсыњмы?
[23] Аллаћы кануны белән мактанасыњ, ә үзењ, аны бозып, Аллаћыны мәсхәрәлисењме?
[24] Изге язмада язылганча, «мәҗүсиләр Аллаћы исемен сезнењ аркада мәсхәрәлиләр».
[25] Канунны үтәсәњ, сѳннәтле булуыњ файдалы; ә инде син аны бозасыњ икән, ул чакта сѳннәткә утыртылмаган кебек буласыњ.
[26] Шулай булгач, сѳннәтсез кеше канун кагыйдәләрен үтәсә, ул сѳннәткә утыртылган булып саналмасмы?
[27] Тышкы яктан сѳннәтсез булган, әмма канунны үтәүче кеше, син язылган канунга ћәм сѳннәтлелеккә ия булсањ да, сине канунны бозганыњ ѳчен хѳкем итәр.
[28] Чѳнки тышкы яктан гына яћүд булган – чын яћүд түгел, ћәм тәндә генә булган сѳннәтләнү чын сѳннәт түгел.
[29] Әмма эчке яктан яћүд булган гына чын яћүдтер; ћәм язылган канун түгел, бәлки, Рух китергән, йѳрәк түрендә булган сѳннәт кенә чын сѳннәттер. Мондый кешегә мактау кешеләрдән түгел, бәлки Аллаћыдан килә.