Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:02

[1] Шуња күрә, без иман белән акланган, дип игълан ителеп, Раббыбыз Гайсә Мәсих аша Аллаћы белән безнењ арада татулык мѳнәсәбәте урнаша.

[2] Мәсих безгә мәрхәмәткә ирешергә мѳмкинлек бирде. Иманыбыз аша бу мәрхәмәттә торабыз. Шуныњ ѳчен, үзебез Аллаћы данын уртаклашырбыз, дигән ѳмет белән куанабыз.

[3] Моња гына түгел, бәлки михнәт чигүгә дә шатланабыз. Чѳнки беләбез: михнәт түземлек тудыра,

[4] түземлектән тотрыклылык, тотрыклылыктан ѳмет хасил була.

[5] Ә ѳмет алдамый, чѳнки Аллаћы Үзенењ мәхәббәтен безгә бирелгән Изге Рух аша йѳрәкләребезгә мул итеп яудырган.

[6] Без әле ярдәмгә мохтаҗ вакытта, Аллаћы билгеләгән бер заманда, Мәсих имансызлар ѳчен үлде.

[7] Кем дә булса тәкъва кеше ѳчен үләргә теләр микән? Хәер, игелек күрсәтүче кеше ѳчен, бәлки, кемнењ дә булса үләргә җѳрьәт итүе дә мѳмкин.

[8] Әмма Аллаћы безгә булган мәхәббәтен шуныњ белән исбат итә: Мәсих без әле гѳнаћлылар булган чакта ук безнењ ѳчен үлде.

[9] Шуња күрә, хәзер, Аныњ түгелгән каны белән акланган дип игълан ителгәнгә, Аныњ аркылы Аллаћыныњ ачуыннан без тагын да ныграк котылачакбыз.

[10] Чѳнки без Аллаћыга дошман булган вакытта, Улыныњ үлеме аркылы Аллаћы белән татуланганбыз икән, бигрәк тә хәзер, татулангач, Аныњ тормышы белән котылачакбыз.

[11] Һәм әле бу гына да түгел, бәлки Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы Аллаћы ѳчен шатланабыз, Аныњ белән безне Мәсих дуслаштырды бит.

[12] Бер кеше аркылы гѳнаћ ћәм гѳнаћ белән бергә үлем дѳньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чѳнки барлык кешеләр гѳнаћ кылдылар.

[13] Инде канунга кадәр дә дѳньяда гѳнаћ бар иде; әмма канун булмаганда берәүнењ дә гѳнаћы исәпкә алынмый.

[14] Әмма ләкин Адәмнән алып Муса пәйгамбәргә кадәр, барысы ѳстеннән, Адәмнењ гѳнаћы кебек гѳнаћ кылмаганнар ѳстеннән дә, үлем хакимлек иткән. Адәм исә, кайсыдыр ягы белән, киләчәк Зат кебек булган.

[15] Әмма Аллаћыныњ мәрхәмәт бүләген гѳнаћ белән чагыштырып булмый. Чѳнки берәүнењ гѳнаћы күпләрне үлемгә дучар итә икән, Аллаћыныњ мәрхәмәте дә, бер Кешенењ – Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте белән бирелгән бүләк тә күпләр ѳчен чагыштыргысыз дәрәҗәдә зур була.

[16] Аллаћыныњ бүләген бер кешенењ гѳнаћы белән чагыштырып булмый; бер гѳнаћ нәтиҗәсендә гаепле дигән хѳкем карары чыгарылды, ә күп гѳнаћлардан соњ Аллаћы кешеләргә, «сез гаепсез» дип, Үзенењ мәрхәмәтен күрсәтә.

[17] Чѳнки бер кешенењ гѳнаћы аркасында шул кеше аркылы үлем хакимлек итә икән, Аллаћыныњ мул мәрхәмәтен ћәм Аныњ алдында хак булу бүләген кабул иткәннәр исә бер Зат – Гайсә Мәсих аркылы тормышта бигрәк тә хакимлек итәчәк.

[18] Шулай булгач, бер гѳнаћ барлык кешеләргә хѳкем китергән кебек, бер хак эш барлык кешеләргә аклану ћәм тормыш китерә.

[19] Чѳнки, бер кешенењ итагатьсезлеге аркасында күпләр гѳнаћлы ителгән кебек, бер Кешенењ итагать итүе аркасында күпләр акландырылачак.

[20] Җинаятьнењ авырлыгын кѳчәйтү ѳчен Муса кануны кертелгән булган. Гѳнаћ күбәйгән җирдә Аллаћыныњ мәрхәмәте тагын да арткан.

[21] Шулай итеп, кешеләрне үлемгә китереп, алар ѳстеннән гѳнаћ хакимлек иткән кебек, Аллаћыныњ мәрхәмәте дә хаклык белән хакимлек итәр ћәм Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы мәњгелек тормышка илтер.

Паулдан Римлыларга Хат — Chapters