Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 6:58

[1] Шулай итеп, Мәсих Гайсәдә яшәүчеләргә хәзер ћичнинди хѳкем юк,

[2] чѳнки тормыш бирүче Рухныњ кануны Мәсих Гайсә аркылы сине гѳнаћ вә үлем кануныннан азат итте.

[3] Кешелек табигате кѳчсез булганга, канун башкара алмаганны Аллаћы Үзе башкарды. Гѳнаћлы кешегә охшашлы рәвештә, Ул Үзенењ Улын гѳнаћ ѳчен корбан итәргә җибәреп, кешедә гѳнаћны хѳкем итте.

[4] Аллаћы моны канунныњ гадел таләпләре бездә, кешелек табигатебез буенча түгел, бәлки Рух буенча яшәүчеләрдә, гамәлгә ашсын ѳчен эшләде.

[5] Чѳнки кешелек табигате буенча яшәүчеләр шул табигать теләге буенча гына фикер йѳртәләр, ә Рух буенча яшәүчеләр – Изге Рух теләгәнчә фикер йѳртәләр.

[6] Кешелек табигате буенча уйлау – үлемгә, ә Рух буенча уйлау – тормышка ћәм иминлеккә китерә.

[7] Чѳнки кешелек табигате буенча фикер йѳрткән кеше – Аллаћыга дошман; ул Аллаћы канунына буйсынмый ћәм буйсына да алмый.

[8] Кешелек табигате буенча яшәүчеләр Аллаћыга ярый алмыйлар.

[9] Әмма ләкин сездә Аллаћы Рухы яши икән, сез кешелек табигате буенча түгел, бәлки Рух буенча яши торган буласыз. Инде берәүдә Мәсих Рухы юк икән, димәк, ул Аныкы түгел.

[10] Ә инде Мәсих сездә икән, сезнењ тәнегез гѳнаћ аркасында үле, әмма, Аллаћы сезне хак санаганга күрә, Изге Рух сезнењ ѳчен тормыш була.

[11] Әгәр Гайсәне үледән терелткән Аллаћыныњ Рухы сездә яши икән, ул чакта Мәсихне үледән терелткән Аллаћы, сездә яшәүче Рухы белән, фани тәнегезгә дә тормыш бирәчәк.

[12] Шулай булгач, имандашлар, без бурычлы, ләкин без кешелек табигатенә, аныњ буенча яшәү ѳчен бурычлы түгел.

[13] Кешелек табигате буенча яшәсәгез, сез үләчәксез; ә инде гѳнаћлы эшләрегезне Изге Рух кѳче белән үтерәсез икән, сез яшәячәксез.

[14] Аллаћы Рухы йѳрткән кешеләрнењ ћәммәсе дә – Аллаћы балалары.

[15] Чѳнки сез, коллыкка тѳшереп, сезне кабат куркынып яшәүгә китерүче рухны түгел, бәлки үзегезне Аллаћы балалары итүче Рухны кабул иттегез. Һәм Аныњ белән: «Абба, Әти», – дип Аллаћыга мѳрәҗәгать итәбез.

[16] Изге Рух Үзе, рухыбыз белән бергә, безнењ Аллаћы балалары булуыбызны раслый.

[17] Әгәр Аныњ балалары икәнбез, варислары да – без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаћы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чѳнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аныњ данын да уртаклашырбыз.

[18] Мин болай уйлыйм: хәзерге вакытлы газаплар, безнењ ѳчен килеп, ачык күренәчәк дан белән чагыштырганда, бернәрсәгә тормыйлар.

[19] Аллаћы тарафыннан барлыкка китерелгәннәрнењ барысы да Ањардан Үз балаларын ачыктан-ачык күрсәтүне түземсезлек белән ѳметләнеп кѳтә,

[20] чѳнки Аллаћы бар иткәннәрнењ ћәммәсе ыгы-зыгыга буйсындырылды. Бу аларныњ ихтыяры буенча түгел, бәлки Буйсындыручыныњ ихтыяры буенча эшләнде.

[21] Аллаћы тарафыннан яратылганнарныњ бѳтенесе фанилыкка илтүче коллыктан азат ителеп, Аллаћы балаларыныњ данлы азатлыгын уртаклашачак дигән ѳмет булганга бу шулай эшләнде.

[22] Чѳнки без беләбез: Аллаћы тарафыннан яратылганнарныњ ћәммәсе хәзергә кадәр сыкрана ћәм бала тудыргандагы газапларны кичерә.

[23] Һәм алар гына түгел, Аллаћы бүләкләренењ беренчесе булган Изге Рухка ия булып, Аллаћыныњ безне Үз балалары итүен, тәнебезнењ азат ителүен кѳтеп, без дә эчебездән сыкранабыз.

[24] Чѳнки без бу ѳмет белән котылдык. Әмма ѳмет иткән нәрсәне күрсәк, ул инде ѳмет түгел; чѳнки үзе күргән нәрсәне кем ѳмет итә соњ?

[25] Ә инде үзебез күрмәгән нәрсәгә ѳметләнәбез икән, ул чакта моны сабырлык белән кѳтәбез.

[26] Шулай ук Рух та зәгыйфьлегебездә безгә ярдәм күрсәтә; чѳнки без ничек дога кылырга кирәк икәнен белмибез, әмма Рух Үзе сүз белән әйтеп булмаслык кѳрсенүләр белән безнењ ѳчен Аллаћыга ялвара.

[27] Йѳрәкләрне карап белүче Аллаћы исә Рухныњ фикерен белә, чѳнки Изге Рух, Аллаћы ихтыяры буенча, изгеләр ѳчен Ања ялвара.

[28] Белгәнебезчә, Аллаћыны сѳючеләргә, Аныњ нияте буенча чакырылганнарга яхшылык булсын ѳчен ћәрнәрсә ярдәм итә.

[29] Чѳнки, Аллаћы Улы күп санлы туганнары арасында беренче туган Угыл булсын ѳчен, Аллаћы алдан кемнәрне сайлаган булса, шуларны ук Үз Улына охшаш булырга алдан билгеләде дә.

[30] Ә кемнәрне алдан билгеләгән булса, Ул шуларны чакырды; кемнәрне чакырган булса, шуларны аклады; ћәм кемнәрне аклаган булса, шуларга Үзенењ бѳеклеген уртаклашырга мѳмкинлек бирде.

[31] Моња нәрсә әйтергә соњ? Аллаћы безнењ яклы икән, кем безгә каршы була ала соњ?

[32] Үзенењ Улын кызганмыйча, Аны безнењ ћәммәбез ѳчен биргән Аллаћы, Аныњ белән бергә ћәрнәрсәне безгә бүләк итеп бирмәс микәнни?

[33] Аллаћы сайлаганнарны кем гаепли алыр? Һичкем гаепли алмас! Аллаћы аларны гаепсез дип игълан итә.

[34] Кем аларны хѳкем итә алыр? Мәсих Гайсә үлде, әмма алай гына да түгел – үледән терелтелде; Ул Аллаћыныњ уњ ягында тора ћәм безнењ ѳчен Аллаћыга ялвара.

[35] Мәсих мәхәббәтеннән безне нәрсә аера алсын: михнәтме яки газапмы, эзәрлекләүме, ачлыкмы яки ялангачлыкмы, хәвефме яки кылычмы?

[36] Изге язмада болай дип язылган: «Синењ ѳчен безне ћәрвакыт үтерерләр, Безне суеласы сарыкларга саныйлар».

[37] Әмма без боларныњ ћәммәсен дә безне Яратучы ярдәмендә тулысынча җињеп чыгабыз.

[38] Чѳнки мин инанам: үлем ћәм тереклек тә, фәрештәләр, күктәге башлыклар ћәм кѳчләр дә, хәзерге вә киләчәктәге нәрсәләр дә,

[39] биеклек ћәм тирәнлек тә, барлыкка китерелгән ћичбер нәрсә дә Аллаћыныњ Раббыбыз Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән безне аера алмаячак.

Паулдан Римлыларга Хат — Chapters