Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:54

[1] Без, кѳчлеләр, кѳчсезләрнењ йѳкләрен күтәреп йѳрергә тиеш, ћәм без үз-үзебезгә ярарга тиеш түгел.

[2] Безнењ ћәрберебез, якыныбызныњ иманын ныгыту ѳчен, ања яхшы булсын дип, ања ярарга тырышырга тиеш.

[3] Чѳнки Мәсих тә Үзенә ярарга тырышмады, бәлки Изге язмада язылганча: «Сине яманлаучыларныњ хурлаулары Минем ѳстемә тѳште».

[4] Элек Изге язмада язылганнарныњ барысы да, алар биргән сабырлык ћәм илћам аша бездә ѳмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү ѳчен язылган.

[5] Сабырлык ћәм илћам чыганагы булган Аллаћы, Мәсих Гайсә үрнәгенә ияреп, үз арагызда бер фикердә булуны бүләк итсен.

[6] Шулай итеп, сез бердәм рәвештә, бер авыздан Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Аллаћысын ћәм Атасын данларсыз.

[7] Шуња күрә, Аллаћыга дан булсын ѳчен, Мәсих сезне кабул иткән кебек, бер-берегезне шулай кабул итегез.

[8] Шуны әйтәм: ата-бабаларга бирелгән вәгъдә үтәлсен дип, Аллаћыныњ тугрылыклы икәнен күрсәтү ѳчен, Мәсих яћүдләргә хезмәт итәргә килде.

[9] Ул, шулай ук, Аллаћыныњ башка халыкларга күрсәткән шәфкате ѳчен, алар Аны данласын дип тә килде. Чѳнки Изге язмада: «Шул сәбәпле, Сине халыклар арасында данлармын, Синењ исемењне мактап җырлармын», – дип язылган.

[10] Аннары тагын: «Әй, бар халыклар, Аллаћы халкы белән бергә шатланыгыз!» – диелгән.

[11] Һәм тагын: «Бар халыклар, Раббыны мактагыз, әй, бар милләт кешеләре, Аны данлагыз!» – дип язылган.

[12] Ишагыйя да болай ди: «Ишай нәселеннән Берәү килер ћәм халыклар ѳстеннән хакимлек итү ѳчен күтәрелер; алар Ања ѳмет баглаячаклар».

[13] Изге Рухныњ кодрәте аша ѳметегез артканнан-арта барсын ѳчен, ѳмет бирүче Аллаћы сезне, Ања иман итүчеләрне, бар шатлык ћәм иминлек белән сугарсын.

[14] Имандашларым, мин ышанам, сез игелек белән тулы, бар белем белән сугарылгансыз ћәм бер-берегезгә үгет-нәсыйхәт бирә беләсез.

[15] Шуња да карамастан, миња Аллаћы тарафыннан бирелгән мәрхәмәт буенча, имандашларым, сезнењ исегезгә тѳшереп, кайбер мәсьәләләр турында шактый кыю рәвештә яздым, чѳнки Аллаћы Үзенењ мәрхәмәте белән

[16] мине яћүд булмаганнарга Мәсих Гайсәнењ хезмәтчесе итте. Аныњ хезмәтчесе буларак, яћүд булмаганнар Аллаћыга яраклы, Изге Рух тарафыннан изгеләндерелгән корбан булсын ѳчен, мин, Аллаћыныњ Яхшы хәбәрен игълан итеп, рухани хезмәтен башкарам.

[17] Шулай итеп, Мәсих Гайсәнеке булганлыктан, Аллаћыга хезмәт итүем белән горурлана алам.

[18] Чѳнки яћүд булмаганнарны Аллаћыга буйсынучан итү ѳчен, Мәсих минем аша гамәл кылганнардан башка нәрсәләр хакында ћичнәрсә сѳйләргә батырчылык итмәм. Ул боларны сүз ћәм эш белән, галәмәтләр ћәм могҗизалар кѳче ярдәмендә, Аллаћы Рухыныњ кодрәте белән башкарды. Мин Иерусалимнан Иллүрикүн ѳлкәсенә кадәр йѳреп, Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне тулысынча җиткердем.

[20] Ә башка берәү салган нигезгә кормас ѳчен, мин ћәрвакыт Яхшы хәбәрне Мәсихнењ исеме билгеле булмаган урыннарда белдерергә тырыша идем.

[21] Изге язмада язылганча: «Аныњ хакында ишетмәгән кешеләр күрәчәкләр ћәм ишетмәгәннәр ањлаячаклар», – дип эшләдем.

[22] Моныњ ѳчен, мин күп тапкырлар яныгызга барырга теләсәм дә, әлегәчә тоткарлыкларга очрадым.

[23] Хәзер исә, бу тѳбәкләрдә эшләү мѳмкинлеге булмаганга ћәм күп еллардан бирле сезгә барырга бик теләгәнлектән,

[24] Испаниягә юл тотып, яныгызга барырмын. Анда барышлый, сезне күрермен ћәм, сезнењ белән аралашудан берникадәр ләззәт алганнан соњ, сез мине юлга озатырсыз дип ѳмет итәм.

[25] Ә хәзер изгеләргә хезмәт итү ѳчен, Иерусалимга барам.

[26] Чѳнки Македуния белән Ахаядәге иман итүчеләр бердәмлекләре Иерусалимдагы изгеләр арасындагы ярлыларга акчалата ярдәм итәргә риза булдылар.

[27] Алар шулай эшләргә карар кылдылар; ћәм, дѳрестән дә, яћүд булмаганнар яћүдләр алдында бурычлы. Чѳнки, яћүд булмаганнар яћүдләрнењ рухи фатихаларын уртаклашканга, яћүд булмаганнар матди нәрсәләр белән ярдәм күрсәтергә тиешләр.

[28] Моны башкарып чыккач ћәм җыелган акчаны исән-имин аларга тапшырганнан соњ, мин Испаниягә китәрмен ћәм юл уњаенда сезнењ янга тукталып үтәрмен.

[29] Яныгызга килгәндә исә, Мәсихнењ тулы фатихасы белән киләчәгемне беләм.

[30] Имандашларым, Раббыбыз Гайсә Мәсих ћәм Рух мәхәббәте белән сезгә ялварам: минем белән бергә тырышлык күрсәтеп, минем ѳчен Аллаћыга дога кылыгыз.

[31] Яћүдиядәге иман итмәүчеләр миња зыян китермәсен, ћәм Иерусалимдагы изгеләр мин алып килгән акчалата ярдәмне кабул итсен ѳчен, дога кылыгыз.

[32] Шулай итеп, Аллаћы насыйп итсә, мин шат хәлдә яныгызга килермен ћәм, сезнењ белән аралашып, кѳч җыя алырмын.

[33] Иминлек бирүче Аллаћы сезнењ ћәммәгез белән булсын! Амин.

Паулдан Римлыларга Хат — Chapters