[1] Аллаћы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнењ рәсүле булырга чакырылган Паулдан, Состенис имандаштан
[2] Мәсих Гайсә аша Аллаћыга багышланган ћәм Аныњ изгеләре булырга чакырылган Кѳринттәге иман итүчеләр бердәмлегенә ћәм ћәр урында Раббы Гайсә Мәсихкә мѳрәҗәгать итүчеләрнењ ћәммәсенә сәлам. Мәсих аларныњ ћәм безнењ Раббыбыз бит.
[3] Атабыз Аллаћы вә Раббы Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт ћәм иминлек булсын.
[4] Сезнењ ѳчен Аллаћыма ћәрвакыт рәхмәт укыйм: Ул Мәсих Гайсә аша сезгә мәрхәмәт бүләк итте.
[5] Чѳнки Мәсих Гайсәдә сез ћәрнәрсәдә: сүздә ћәм белемдә баедыгыз,
[6] шуныњ белән Мәсих хакындагы безнењ шаћитлек сездә расланды.
[7] Шуња күрә Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ килүен кѳткәндә сезнењ ћичнинди рухи сәләткә мохтаҗлыгыгыз калмады;
[8] Раббыбыз Гайсә Мәсих килгән кѳндә сез гаепсез булсын ѳчен Аллаћы сезне ахырга кадәр нык тотачак.
[9] Сезне Үзенењ Улы Раббыбыз Гайсә Мәсих белән аралашу ѳчен чакырган Аллаћы Үз вәгъдәсенә турылыклы.
[10] Имандашлар, Раббыбыз Гайсә Мәсих исеме белән ћәммәгездән ялварып сорыйм: сез барыгыз да бер сүзле булыгыз, арагызда тѳрле бүленешләр булмасын, киресенчә, уй-фикерләрегез бердәм булсын.
[11] Имандашларым, сездә ызгыш-талашлар булгалавы турында миња Хлоя ѳендәгеләрдән билгеле булды.
[12] Мин шуны күздә тотам: сездә «Мин – Паулныкы», «Мин – Апуллусныкы», «Мин – Кифасныкы», «ә Мин – Мәсихнеке» дип сѳйләүчеләр бар.
[13] Әллә Мәсих бүленгәнме? Паул сезнењ ѳчен хачка кадакландымы әллә? Әллә сез Паул исеме белән суга чумдырылу йоласын үтәдегезме?
[14] Аллаћыга шѳкер, мин Криспи ћәм Гәйдән башка сезнењ берегезне дә чумдырмадым.
[15] Шуња күрә беркем дә беркайчан да минем турыда: «Паул үз исеме белән чумдырды», – дип әйтә алмас.
[16] Мин шулай ук Эстефәнәс ѳендәгеләрне чумдырдым; ә тагын кемне дә булса чумдыруымны хәтерләмим.
[17] Чѳнки Мәсих мине чумдыру ѳчен түгел, бәлки, Мәсих хачыныњ әћәмияте юкка чыкмасын дип, Яхшы хәбәрне зирәк сүзләр кулланмыйча игълан итәргә җибәрде.
[18] Чѳнки хач турындагы сүз – ћәлакәткә дучар ителгәннәр ѳчен акылсызлык, ә безнењ ѳчен – Гайсәгә иман итеп котылучылар ѳчен Аллаћы кодрәте.
[19] Изге язмада: «Хикмәт ияләренењ зирәклеген юкка чыгарырмын, акыллыларныњ акылын кире кагармын», – дип язылган.
[20] Хикмәт иясе кайда да канунчы кайда? Бу заманныњ фәлсәфәчеләре кайда? Аллаћы бу дѳньяныњ зирәклеген акылсыз итмәдеме?
[21] Чѳнки дѳнья әле үз зирәклеге аша Аллаћыныњ тирән акылын танып белмәгән вакытта, Аллаћы иман итүчеләрне акылсыз дип саналган Яхшы хәбәр аркылы коткаруны мәгъкуль күрде.
[22] Яћүдләр могҗиза таләп итәләр, ә греклар зирәклек эзлиләр;
[23] без исә хачка кадакланган Мәсих турында игълан итәбез, ә бу – яћүдләр ѳчен абыну ташы, греклар ѳчен – акылсызлык.
[24] Ә инде Аллаћы чакырып алганнар ѳчен, алар яћүдме, яисә грек булсынмы, Мәсих – Аллаћыныњ кодрәте ћәм зирәклеге.
[25] Чѳнки Аллаћыныњ «акылсызлыгы» кешеләрнењ зирәклегеннән күпкә зирәгрәк ћәм Аллаћыныњ «кѳчсезлеге» кешеләрнењ кодрәтеннән күп ѳлеш кодрәтлерәк.
[26] Имандашлар, исегезгә тѳшерегез әле, Аллаћы сезне чакырган вакытта сез кем идегез? Сезнењ кайберләрегез генә кешеләрнењ үз үлчәме буенча акыллы, кодрәтле, беразыгыз гына затлы нәселдән иде.
[27] Әмма Аллаћы, акыл ияләренә ћәм кѳчлеләргә оят булсын ѳчен, дѳнья акылсыз ћәм кѳчсез дип исәпләгәннәрне сайлап алды.
[28] Һичбер кеше Аллаћы алдында мактанмасын дип, дѳньяныњ мѳћим саналганнарын юкка чыгару ѳчен, Ул дѳньяныњ әћәмиятсез дип исәпләнгәннәрен ћәм кимсетелгәннәрен сайлап алды.
[30] Әмма хәзер Аллаћыныњ гамәле аркылы сез Мәсих Гайсәдә торасыз. Ул – безнењ ѳчен Аллаћыдан килгән зирәклек булды. Гайсә аша без хаклык, изгелек ћәм азатлык алабыз.
[31] Шулай итеп, Изге язмада язылганча: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын».