Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:01

[1] Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын; чѳнки Аллаћы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк, гамәлдәге хакимлек исә Аллаћы тарафыннан куелган.

[2] Шуња күрә, хакимлеккә каршы килүче кеше Аллаћы билгеләгәнгә каршы килә; ә каршы килүчеләр үз-үзләрен хѳкемгә дучар итәрләр.

[3] Чѳнки идарә итүчеләр яхшылык эшләүче ѳчен түгел, бәлки яманлык кылучы ѳчен куркыныч. Хакимлек итүчедән курыкмаска телисењме? Яхшылык эшлә, ћәм ул сине мактар.

[4] Чѳнки хакимлек итүче – синењ мәнфәгатењ ѳчен Аллаћыга хезмәт итә. Әмма яманлык кыласыњ икән, курык! Чѳнки ул тикмәгә генә кылыч тагып йѳрми: ул, Аллаћы хезмәтчесе буларак, явызлык кылучыларны Аллаћыныњ ачуына дучар итеп, җәза башкара.

[5] Шуныњ ѳчен, җәза алудан куркып кына түгел, бәлки вѳҗдан кушуы буенча да башлыкларга буйсынырга кирәк.

[6] Менә шуныњ ѳчен сез салым түлисез дә; чѳнки алар, үз хезмәтләрен башкару белән, Аллаћыга хезмәт итәләр.

[7] Шулай булгач, ћәркемгә тиешлесен бирегез: кемгә салым булса – салым; кемгә имана булса – имана түләгез; кемнән куркырга тиеш булсагыз – шуннан куркыгыз; кем хѳрмәткә лаек булса – шуны хѳрмәт итегез.

[8] Үзара мәхәббәттән башка, беркемгә дә ћичнәрсә белән дә бурычлы калмагыз; чѳнки якынын яратучы Муса канунындагы таләпләрне үтәгән була.

[9] «Зина кылма», «кеше үтермә», «урлама», «хирыслык кылма», «башка берәүнекенә нәфесењне сузма» дигән ћәм барлык башка әмерләр, кыскача бер сүз белән әйткәндә, «якыныњны үзењне яраткан кебек ярат» дигән сүзләр белән ањлатыла.

[10] Мәхәббәт башка кешегә явызлык китерми; шуња күрә бѳтен канун мәхәббәт белән үтәлгән була.

[11] Боларныњ барысын да эшләгез, чѳнки сез нинди заманда яшәвегезне беләсез. Хәзер безгә йокыдан уяну сәгате килеп җитте. Чѳнки иман китергән вакытка караганда, хәзер котылуыбыз якынрак.

[12] Тѳн үтеп бара, кѳн туа. Инде карањгылык эшләрен читкә куеп, яктылык коралларын алыйк.

[13] Сыйлану вә эчкечелек, фәхешлек ћәм азгынлык, ызгыш-талаш вә кѳнчелек белән түгел, бәлки, кѳндездәге кебек, әдәп белән гомер итик.

[14] Тормышыгыз белән Раббы Гайсә Мәсих идарә итсен, ћәм кешелек табигатегезнењ азгын нәфесләрен канәгатьләндерү турында уйлаудан туктагыз.

Паулдан Римлыларга Хат — Chapters