Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:50

[1] Нәрсә әйтик соњ? Аллаћыныњ мәрхәмәте артсын дип, гѳнаћ кылуны дәвам итәргәме?

[2] Һичбер вакытта да! Без гѳнаћка карата үле: шулай булгач, ничек гѳнаћ кылуны дәвам итә алабыз?

[3] Суга чумдырылу йоласын үтәп, Мәсих Гайсәгә чумдырылган ћәммәбезнењ дә Аныњ үлеменә чумдырылуы турында беләсездер.

[4] Шулай итеп, Атаныњ бѳек кодрәте белән Мәсих үледән терелтелгән кебек, яња тормыш белән яшәү ѳчен, чумдырылу йоласы аша без Аныњ үлемен уртаклаштык ћәм Аныњ белән бергә күмелдек.

[5] Мәсих белән бертѳрле үлемдә берләшкәнбез икән, үледән терелүдә дә Аныњ белән берләшкән булачакбыз.

[6] Без беләбез: без гѳнаћ коллары булудан туктасын дип, гѳнаћлы асылыбызныњ хакимлеге юкка чыгарылсын ѳчен, элекке кеше Аныњ белән бергә хачка кадакланды.

[7] Үлгән кеше инде гѳнаћ хакимлегеннән азат ителде.

[8] Мәсих белән бергә үлгәнбез икән, Аныњ белән бергә яшәрбез дә, дип ышанабыз.

[9] Чѳнки беләбез: үледән терелтелгәч, Мәсих кабат үлми; инде үлем Аныњ ѳстеннән хакимлек итми.

[10] Ул бер тапкыр үлде, ћәм гѳнаћка карата бѳтенләйгә үлде. Ә Аныњ гомер кичерүе – Аллаћы ѳчен яшәү.

[11] Шулай ук сез дә үзегезне гѳнаћка карата үле, әмма Мәсих Гайсә аша Аллаћы ѳчен тере дип исәпләгез.

[12] Шуња күрә, фани тәнегез ѳстеннән гѳнаћ хакимлек итмәсен, шул вакытта сез тәнегез нәфесләренә буйсынмассыз.

[13] Тәнегездәге кайсы да булса ѳлешнењ явызлык коралы булып, гѳнаћка хезмәт итүенә юл куймагыз, киресенчә, үлемнән тормышка күчерелгәннәр буларак, үзегезне Аллаћыга ћәм әгъзаларыгызны тәкъвалык коралы итеп Ања тапшырыгыз.

[14] Гѳнаћ сезнењ ѳстән хакимлек итми, чѳнки сез канун астында түгел, бәлки Аллаћыныњ мәрхәмәте астында яшисез.

[15] Инде нишлик? Канун астында түгел, бәлки Аллаћыныњ мәрхәмәте астында булганга күрә, безгә гѳнаћ кылыргамы? Бер вакытта да!

[16] Сез моны беләсездер: үзегезне итагатьле кол итеп кемгә тапшырсагыз, шуныњ коллары булырсыз: гѳнаћ коллары булсагыз, бу сезне үлемгә китерер; Аллаћыны тыњлаучанлыкныњ коллары булсагыз, бу сезне Аллаћы алдында хак саналуга алып килер.

[17] Аллаћыга шѳкер, элек гѳнаћ коллары булсагыз да, хәзер үзегез кабул иткән тәгълимат тѳренә чын күњелдән итагать иттегез.

[18] Гѳнаћтан азат ителгәч, тәкъвалык коллары булдыгыз.

[19] (Сезнењ табигый кѳчсезлегегез сәбәпле, кешеләр фикер йѳрткәнчә сѳйлим.) Элек тәннәрегезне явыз эшләргә китерүче бозыклыкка ћәм явызлыкка кол итеп тапшырганыгыз кебек, хәзер аларны, изге тормыш итү ѳчен, тәкъвалыкка кол итеп тапшырыгыз.

[20] Сез, гѳнаћ коллары булган вакытта, тәкъвалык гамәлләренә карата азат идегез.

[21] Элек кылган яман эшләрегездән сез нинди файда алдыгыз? Ул чакта алган нәрсәләрдән хәзер сез ояласыз, чѳнки аларныњ ахыры – үлем.

[22] Ләкин хәзер, гѳнаћтан азат ителгәнлектән, Аллаћыныњ коллары булгач, изгелеккә илтүче уњышка ия буласыз, нәтиҗәдә мәњгелек тормыш алырсыз.

[23] Чѳнки гѳнаћ ѳчен әҗер – үлем, ә инде Аллаћыныњ мәрхәмәт бүләге – Раббыбыз Мәсих Гайсәдә мәњгелек тормыш.

Паулдан Римлыларга Хат — Chapters