Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 6:25

[1] Шулай итеп, сездән сорыйм: әллә Аллаћы Үз халкын кире кактымы? Һич тә алай түгел! Мин үзем Ибраћим нәселеннән, Биньямин кабиләсеннән булган исраиллемен.

[2] Аллаћы Үз халкын кире какмады, чѳнки Ул аны алдан ук сайлап алды. Әллә сез Изге язмада Ильяс хакында нәрсә әйтелгәнне белмисезме? Исраил халкы турында Аллаћыга зарланып, ул менә нәрсә дигән:

[3] «Йа Раббым! Синењ пәйгамбәрләрењне үтерделәр, корбан китерү урыннарыњны җимерделәр; бер мин генә калдым, минем җанымны да эзлиләр».

[4] Ања Аллаћыныњ җавабы нинди булды соњ? «Ялган илаћ Багал каршында тезләнеп, ања табынмаган җиде мењ кешене Мин Үзем ѳчен саклап калдым».

[5] Хәзерге вакытта да Аллаћы Үзенењ мәрхәмәте буенча сайлап алган кешеләр бар, әмма алар күп түгел.

[6] Әмма Аллаћыныњ сайлавы Үзенењ мәрхәмәте буенча икән, димәк, кешеләрнењ хәерле эшләренә карап түгел; югыйсә мәрхәмәт чын мәрхәмәт булмас иде.

[7] Алайса нәрсә соњ? Исраил эзләгәненә ирешмәде, ә сайланганнар аны алдылар, башкалар исә туњ күњеллегә әйләнделәр.

[8] Изге язмада язылганча: «Бүгенге кѳнгә кадәр Аллаћы аларны сизмәүчән итте, аларга күрми торган күзләр ћәм ишетми торган колаклар бирде».

[9] Давыт та әйтә: «Үзләренењ аш табыны алар ѳчен тозак ћәм ятьмә, абындыручы нәрсә ћәм җәза булсын.

[10] Аларныњ күзләре күрмәс ѳчен томалансын, аркалары гомер буе бѳкрәйгән хәлдә калсын».

[11] Шулай булгач, сорыйм: әллә исраиллеләр, абынганда, бѳтенләй егылдылармы? Һич юк! Аларныњ абынулары аркасында башка халыкларга котылу килде ћәм бу исраиллеләрдә кѳнчелек уятты.

[12] Әгәр аларныњ абынулары дѳньяга, уњышсызлыклары башка халыкларга мул фатихалар бирсә, исраиллеләрнењ Аллаћыны тулысынча итагать итүе шулкадәр күбрәк фатиха китерер!

[13] Сезгә – яћүд булмаганнарга әйтәм: яћүд булмаганнарныњ рәсүле буларак, үз хезмәтемне ихтирам итәм.

[14] Үз халкымнан булганнарда, шул рәвешчә кѳнчелек уятып, аларныњ кайберләрен коткара алуыма ѳметләнәм.

[15] Әгәр аларныњ кире кагылуы дѳньяны Аллаћы белән дуслаштыра икән, Аныњ тарафыннан кабул ителүләре нәрсә булыр соњ? Бу – үлеләр ѳчен тереклек булыр!

[16] Әгәр Аллаћыга бүләк ителгән беренче икмәк изге икән, шул камырдан пешерелгән башка икмәкләр дә изге; әгәр тамыр изге икән, ботаклар да изге була.

[17] Әгәр зәйтүн агачыныњ кайбер ботаклары сындырылып, калган зәйтүн ботаклары арасына син – кыргый зәйтүн агачыныњ ботагы – ялганып, зәйтүн агачыныњ юан тамырыннан шулай ук туенасыњ икән,

[18] сындырылган ботаклар алдында тәкәбберләнмә. Тәкәбберләнсәњ, хәтерењә тѳшер: син тамырны түгел, бәлки сине тамыр тотып тора.

[19] Син исә болай әйтерсењ: «Алар урынына мине ялгау ѳчен ботакларны сындырдылар».

[20] Дѳрес. Алар иман итмәгәнгә сындырылдылар, ә син иман итүењ белән урыныњда торасыњ; борыныњны күтәрмә, киресенчә, сак бул!

[21] Чѳнки, Аллаћы табигый ботакларны кызганмаган икән, сине дә кызганмас.

[22] Шуныњ ѳчен, күр: Аллаћы игелекле дә, кырыс та. Ул юлдан язганнарга карата кырыс, ә инде Аныњ игелегенә ѳмет багласањ, сиња игелек була, югыйсә син дә кисеп ташланырсыњ.

[23] Әмма юлдан язганнар да, имансыз булып калмасалар, кире ялганырлар, чѳнки Аллаћы аларны яњадан ялгый ала.

[24] Әгәр син, кыргый зәйтүн агачыннан киселеп, табигатькә каршы, бакчада үскән зәйтүн агачына ялгангансыњ икән, сындырылган табигый ботаклар яњадан үз агачына бигрәк тә тиз ялганачаклар!

[25] Имандашларым, сез үзегезне акыллыга санамасын ѳчен, бу сернењ сездән яшерен булып калуын теләмим: башка халыкларныњ кирәк кадәр тулы саны Аллаћы Патшалыгына кергәнгә кадәр Исраил ѳлешчә тискәрелегендә дәвам итәчәк.

[26] Һәм бѳтен Исраил шул рәвешчә котылачак, Изге язмада язылганча: «Сионнан Коткаручы киләчәк ћәм имансызлыкны Ягъкуб токымыннан алып ташлаячак.

[27] Мин аларныњ гѳнаћларын алып ташлаганда, алар белән килешүем менә шул булыр».

[28] Яхшы хәбәргә килгәндә, исраиллеләр Аллаћыга сезнењ хакка дошманнар; ә Аллаћыныњ сайлавына килгәндә, алар ата-бабалары хакына Аллаћыныњ сѳеклеләре булып калалар.

[29] Чѳнки Аллаћыныњ бүләкләре ћәм чакыруы кире алынмас.

[30] Кайчандыр сез Аллаћыга итагатьсез булдыгыз, ә хәзер аларныњ итагатьсезлеге нәтиҗәсендә шәфкать алдыгыз.

[31] Шулай ук, сезгә күрсәтелгән шәфкать ѳчен, хәзер исраиллеләр Аллаћыга итагатьсез булдылар. Бу хәзер аларга да шәфкать күрсәтелсен ѳчен эшләнде.

[32] Аллаћы, барысына да шәфкать күрсәтү ѳчен, бар кешеләрне итагатьсезлек тоткыны итте.

[33] Әй, Аллаћыныњ байлыгы ничек зур! Аныњ зирәклеге ћәм белеме ничек тирән! Аныњ хѳкемнәре акыл ирешмәслек, Аныњ юллары эзләп тапмаслык!

[34] Раббыныњ уй-фикерләренә кем тѳшенде? Яки Ања кем кињәш бирә ала?

[35] Яки, Аллаћы кире кайтарырдай, кем Ања нәрсә дә булса биргән?

[36] Һәммәсе Аннан, Аныњ аша ћәм Аныњ ѳчен бит. Ања мәњгегә дан! Амин.

Паулдан Римлыларга Хат — Chapters