Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:41

[1] Имандашлар! Мин чын күњелдән Исраил халкыныњ котылуын телим ћәм бу хакта Аллаћыга дога кылам.

[2] Мин шаћитлек итә алам: алар үзләрен ихлас күњелдән Аллаћыга багышлаганнар, әмма бу хак белемгә нигезләнмәгән.

[3] Аллаћыныњ кешеләрне ни рәвешле хак итүен белмичә, алар үзләренчә хак булуны урнаштырырга тырышып, Аллаћыныњ хаклык юлына буйсынмадылар.

[4] Ә Мәсих канунга чик куйды, ћәм Аллаћы ћәр иман итүчене хак дип игълан итә.

[5] Канунны үтәү аркылы Аллаћы алдында хак булу турында Муса болай дип яза: «Канун таләпләрен үтәүче кеше алар белән яшәячәк».

[6] Ә иман аркылы Аллаћы алдында хак булу турында Изге язмада болай диелә: «Күњелењнән: Күккә кем менәр (ягъни Мәсихне тѳшерергә)?

[7] Яки: Упкынга кем тѳшәр (ягъни Мәсихне үлеләрдән алып чыгу ѳчен)? – димә».

[8] Изге язмада нәрсә диелә соњ? «Аллаћы сүзе синењ яныњда, авызыњда ћәм күњелењдә тора». Менә бу сүз – без игълан итә торган иман турындагы хәбәр.

[9] Гайсәне Раббы дип икърар итсәњ ћәм Аллаћыныњ Аны үледән терелтүенә чын күњелдән инансањ, котылачаксыњ.

[10] Чѳнки йѳрәк белән иман итү Аллаћы биргән хаклыкка алып килә, ә иманны икърар итү – котылу бирә.

[11] Изге язмада болай диелә: «Ања иман итүче беркем оятка калмас».

[12] Яћүдләр белән яћүд булмаганнар арасында аерма юк, чѳнки бер Раббы – барысыныњ да Раббысы. Ања мѳрәҗәгать итүчеләрнењ ћәммәсе ѳчен дә Ул юмарт.

[13] Изге язмада болай дип язылган: «Ялварып Раббыга мѳрәҗәгать иткән ћәркем котылачак».

[14] Әмма Раббыга иман итмәгән килеш, Ања ничек ялварып мѳрәҗәгать итә алырлар? Аныњ хакында ишетмәгән килеш, Ања ничек иман китерә алырлар? Аныњ турында игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар?

[15] Әгәр игълан итәргә җибәрелмәгән булса, ничек итеп кем дә булса игълан итә алыр? Изге язмада болай дип язылган: «Яхшы хәбәр китерүчеләрнењ килүе ничек куанычлы!»

[16] Әмма Яхшы хәбәрне барысы да кабул итмәде. Ишагыйя болай ди бит: «Йа Раббым! Без сѳйләгән хәбәргә кем ышанды икән соњ?»

[17] Шулай итеп, кешеләргә иман Яхшы хәбәрне ишетүдән килә, ә ишетү – Мәсих турындагы Яхшы хәбәрдән туа.

[18] Әмма болай дип сорыйм: әллә Исраил халкы шул хәбәрне ишетмәде микән? Әлбәттә, ишеттеләр: «Аларныњ тавышы бѳтен дѳнья буйлап үтте, ћәм аларныњ сүзләре җир йѳзенењ барлык читләренә барып җитте».

[19] Һәм яњадан сорыйм: әллә Исраил халкы ањламады микән? Беренче булып Муса җавап бирә: «Мин сездә халык дип атап булмаган халык аркылы кѳнчелек уятачакмын, ањсыз халык аркылы сездә ачу кузгатачакмын».

[20] Ә Ишагыйя тагын да кыюрак итеп әйтә: «Мине эзләмәгән кешеләр Мине тапты, Мине сорамаганнарга Үземне күрсәттем».

[21] Исраил халкы турында исә: «Мин тыњлаусыз ћәм үзсүзле халыкка кѳне буе кулларымны сузып тордым», – ди.

Паулдан Римлыларга Хат — Chapters