[1] Гайсә Мәсихнењ колы, Ягъкубныњ туганы Яћүдтән Аллаћы-Ата тарафыннан чакырылганнарга, сѳелгәннәргә ћәм Гайсә Мәсих ѳчен сакланганнарга:
[2] сезгә шәфкать, иминлек ћәм мәхәббәт мул итеп бирелсен.
[3] Сѳеклеләрем! Безнењ уртак котылуыбыз хакында сезгә язарга дип бик дәртләнсәм дә, мин изгеләргә бер тапкыр ћәм гомергә бирелгән иман ѳчен тырышып эшләгез, дип ѳндәп язуны тиешле таптым.
[4] Чѳнки кайбер имансыз кешеләр арагызга яшеренеп керделәр. Алар Аллаћыбызныњ мәрхәмәтен азгынлыкка бирелү сәбәбенә әйләндерәләр ћәм бердәнбер булган Хѳкемдарыбыз ћәм Раббыбыз Гайсә Мәсихне инкяр итәләр. Алар алачак хѳкем турында Изге язмада инде күптән әйтелгән.
[5] Ләкин мин сезгә, инде барын да белсәгез дә, хәтерегезгә тѳшерергә телим: Раббы бервакыт халыкны Мисырдан коткарган булса да, икенче очракта араларындагы ышанмаучы кешеләрне ћәлак иткән.
[6] Тиешле халәтләрен сакламый торып, әмма үзләренењ торакларын ташлап киткән фәрештәләрне онытмагыз: Раббы аларны тирән карањгылыкта, бѳек кѳндә хѳкем итү ѳчен мәњгелек чылбырларда бәйләп тота.
[7] Шул фәрештәләр кебек фәхешлеккә ћәм бәдәни бозыклыкка бирелгән Сәдүм белән Гамура шәћәрләре ћәм алар тирәли урнашкан шәћәрләр дә, барысына да кисәтүче гыйбрәт булып, мәњгелек ут җәзасын кичерәләр.
[8] Шулай бу кешеләр дә, хыялга бирелеп, тәннәрен нәҗеслиләр, Раббы хакимлеген инкяр итәләр, хәтта күкләрдәге шѳћрәтле затларга яла ягалар.
[9] Җитәкче Микаил фәрештә дә, Мусаныњ гәүдәсе хакында иблис белән бәхәсләшкәндә, хурлау сүзе әйтергә батырчылык итмәгән, бәлки: «Сине Раббы шелтәләсен», – дигән.
[10] Алар исә үзләре ањламаган ћәммә нәрсәне яманлыйлар, ањсыз хайваннар сыман, табигый теләкләренә бирелеп яшиләр ћәм нәкъ шул аларны ћәлак итә дә.
[11] Аларга кайгы, чѳнки алар Кабил юлыннан бардылар. Бильям кебек, акча хакына бѳтенләй ялгышлыкка бирелделәр, Корах кебек, фетнә чыгарган ѳчен ћәлак булдылар.
[12] Сезнењ мәхәббәт мәҗлесләрегездә алар – пычрак таплар: вѳҗдансызланып сыйланалар. Алар – үзләре хакында гына кайгыртучы кѳтүчеләр. Алар – җил куып йѳрткән яњгырсыз болытлар. Алар – бѳтенләй үлгән, тамыры белән кубарылган, кѳзен җимеш бирми торган агачлар.
[13] Алар – үзләренењ хурлыклы эшләренењ күбеге белән капланган давыллы дињгез дулкыннары. Алар – адашкан йолдызлар. Мәњгелек дѳм карањгылыкта алар ѳчен урын саклана.
[14] Ханух, Адәм буыныннан җиденчесе, алар хакында пәйгамбәрлек итеп болай дигән: «Менә Раббы барысы ѳстеннән хѳкем итү ѳчен, аларныњ кылган барча имансыз гамәлләре ћәм бѳтен гѳнаћлы имансызларныњ Раббыга каршы сѳйләгән барлык оятсыз сүзләре ѳчен җәзаларга дип, Үзенењ мењнәрчә изгеләре белән килә».
[16] Бу кешеләр – язмышларыннан канәгать булмаган сукранучылар. Алар үзләренењ нәфес теләкләре буенча гамәл итәләр, тәкәббер сүзләр әйтәләр, үз файдалары хакына ялагайланып йѳриләр.
[17] Сез исә, сѳеклеләрем, Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ рәсүлләре тарафыннан алдан әйтелгән сүзләрне истә тотыгыз.
[18] Алар сезгә: «Соњгы вакытта үзләренењ бозык теләкләре буенча гамәл кылучы мыскыллаучылар чыгачак», – диделәр.
[19] Ул кешеләр таркалыш чыгаралар, нәфес теләкләренә буйсыналар, ћәм аларда Изге Рух юк.
[20] Сез исә, сѳеклеләрем, үз тормышыгызны ињ изге иманыгыз нигезендә корып яшәгез, Изге Рух белән дәртләнеп дога кылыгыз.
[21] Раббыбыз Гайсә Мәсих Үзенењ шәфкатендә сезгә мәњгелек тормыш бирәчәген кѳтеп, Аллаћыга карата булган мәхәббәтегездә калыгыз.
[22] Кайбер кешеләр икеләнүдә булсалар, аларга шәфкать күрсәтегез.
[23] Башкаларын уттан тартып алгандай коткарыгыз. Өченчеләренә исә шәфкать күрсәткәндә, күњелләрегездә курку хисе булсын: шакшы эшләре белән тапланган киемнәреннән дә җирәнегез.
[24] Сезне гѳнаћка тѳшүдән саклый алучы, сезне кимчелексез рәвештә шатлык белән Үзенењ даны алдына китерә алучы
[25] Раббыбыз Гайсә Мәсих аша безне Коткаручы бердәнбер Аллаћыга бар вакытлардан элек, хәзер ћәм мәњгегә дан, мәћабәтлек, кодрәт ћәм хакимлек булсын. Амин.