Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:47

[1] Алар Иерусалимга якынлашканда, инде Бәйтфәгидән ћәм Бәйтәниядән ерак түгел, Зәйтүн тавы янында Гайсә ике шәкертен чакырып,

[2] аларга әйтте: – Алда күренгән авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдәге, ћичкем атланмаган яшь ишәкне күрерсез. Аны бәйдән ычкындырып, монда алып килегез.

[3] Әгәр берәрсе: «Сез нәрсә эшлисез?» – дип сораса: «Ул Хуҗага кирәк, Ул аны тиздән кайтарып бирер», – дип җавап бирегез.

[4] Алар барып, тыкрыкта ишек янына бәйләп куелган яшь ишәкне табып, аны чишә башладылар.

[5] Анда булган кешеләр алардан: – Сез ни эшлисез? Ни ѳчен ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар.

[6] Әмма Гайсә кушканча җавап кайтаргач, аларны җибәрделәр.

[7] Ишәкне Гайсә янына китереп, ѳс киемнәрен ишәк ѳстенә салдылар ћәм Гайсә ања атланды.

[8] Халыкныњ күбесе ѳс киемнәрен юл ѳстенә җәйделәр, ә башкалары исә, кырдагы агачларныњ ботакларын кисеп түшәделәр.

[9] Һәм алда баручылар да, арттагылары да кычкырдылар: – Һошанна! Раббы исеме белән Килүче мѳбарәк!

[10] Атабыз Давытныњ киләчәк патшалыгы мѳбарәк! Югарыда Һошанна!

[11] Гайсә, Иерусалимга кереп, Аллаћы Йортына юнәлде. Барын да карап чыккач, инде соњ булганга, унике шәкерте белән бергә Бәйтфәгигә әйләнеп кайтты.

[12] Икенче кѳнне алар Бәйтфәгидән чыккач, Гайсәнењ карыны ачты.

[13] Ерактагы инҗир агачын күреп, Ул, җимеше булмасмы дип, аныњ янына килде, әмма яфрактан башка берни дә тапмады: инҗир ѳлгерергә әле иртә иде.

[14] Гайсә ања әйтте: – Синењ җимешењне ћичкайчан берәү дә ашамасын! Шәкертләре исә моны ишетеп тордылар.

[15] Алар Иерусалимга килделәр. Аллаћы Йортына керү белән, андагы сатучыларны ћәм сатып алучыларны Гайсә куып чыгара башлады, акча алмаштыручыларныњ ѳстәлләрен ћәм күгәрчен сатучыларныњ утыргычларын аударып ташлады.

[16] Һәм Аллаћы Йорты аша берәүгә дә ћичбер әйбер алып үтмәскә кушты.

[17] Гайсә аларны ѳйрәтеп әйтте: – Изге язмада әйтелмәгәнмени: «Минем Йортым барча халыклар ѳчен дога кылу йорты дип аталыр», – дип? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез!

[18] Бу хакта баш руханилар ћәм канунчылар ишеткәч, алар Гайсәне ћәлак итү әмәлен табарга тырыша башладылар. Чѳнки бѳтен халык Аныњ ѳйрәтүен тањ калып тыњлаганга күрә, алар Аннан курыктылар.

[19] Кич җиткәч, Гайсә шәкертләре белән шәћәрдән китте.

[20] Икенче кѳнне иртә белән инҗир агачы яныннан үтеп барганда, алар аныњ очыннан алып, тамырына тикле корып тѳшкәнен күрделәр.

[21] Петер исә, кичәгесен ни булганын исенә тѳшереп, Гайсәгә әйтте: – Остаз! Кара әле, Син каргаган инҗир агачы корып тѳшкән!

[22] Гайсә аларга җавап бирде: – Аллаћыга ышаныгыз!

[23] Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр кем дә кем бу тауга: «Күтәрелеп, дињгезгә ташлан!» – дип әйтсә, ћәм күњеленнән ћич тә шикләнмичә әйткән сүзләренењ үтәләчәгенә ышанса, шулай булачак.

[24] Шуња күрә Мин сезгә әйтәм: сез Аллаћыдан нәрсә генә үтенеп сорасагыз да, алганыгызга ышаныгыз, ћәм сез алачаксыз да!

[25] Һәм дога кылып торган чакта, берәрсенә карата үпкәгез булса, Күктәге Атагыз сезнењ гѳнаћларыгызны кичерсен ѳчен, үзегез дә ћәммәсен кичерегез. [

[26] ]

[27] Алар тагын Иерусалимга килделәр. Гайсә Аллаћы Йортыныњ ишегалдысы буйлап йѳргән чакта, Аныњ янына баш руханилар, канунчылар ћәм аксакаллар килделәр.

[28] – Синењ боларны эшләргә нинди хокукыњ бар? Боларны эшләргә Сиња кем вәкаләт бирде? – дип сорадылар алар.

[29] – Мин сезгә бер сорау бирәм, – диде Гайсә. – Әгәр сез җавап бирсәгез, Мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен.

[30] Яхъяныњ суга чумдыруы күктән идеме яки кешеләрдәнме? Җавап бирегез!

[31] Алар үзара: – Әгәр: «Аллаћыдан», – дип әйтсәк, ул чакта Ул: «Ә ни ѳчен сез ања ышанмадыгыз?» – дип әйтер.

[32] «Кешеләрдән», – дип әйтергәме әллә? – диештеләр. Барча халык тѳркеме Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгәнгә күрә, халыктан курыктылар.

[33] Шуња күрә: – Белмибез, – дип җавап кайтардылар. – Алай булгач, Мин дә сезгә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтмим, – дип җавап бирде Гайсә.

Марк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters