Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:29

[1] Гайсә Гәлиләя дињгезе буенда кешеләрне тагын ѳйрәтә башлады. Аныњ тирәсенә тѳркем җыелганга күрә, Ул кѳймәгә утырды. Кѳймә исә дињгездә иде, ә халык яр буенда калды.

[2] Гайсә аларга күп кинаяле хикәяләр сѳйләде ћәм Үзенењ ѳйрәтүендә әйтте:

[3] – Тыњлагыз: менә чәчүче чәчәргә чыккан.

[4] Ул чәчкәндә, орлыкларыныњ бер ѳлеше юл буена тѳшкән; кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергәннәр.

[5] Башка бер ѳлеше туфрагы аз булган ташлы урынга тѳшкән; орлык тирән ятмаганга күрә, тиз шытып чыккан.

[6] Ә инде кояш чыгып кыздыргач, тамыры булмаганлыктан, үсентеләр шињеп тѳшкән.

[7] Орлыкларныњ башкалары күгәнлеккә тѳшкән; күгән куаклары үсеп, аларны басып киткәнгә, алар башак бирмәгәннәр.

[8] Ә инде башка орлыклар исә уњдырышлы җиргә тѳшкән; алар үсеп күтәрелгән ћәм утызлата, алтмышлата, йѳзләтә уњыш биргән.

[9] Гайсә әйтте: – Ишетергә колаклары булганнар – ишетсеннәр!

[10] Үзләре генә калгач, юлдашлары ћәм шәкертләре Гайсәдән кинаяле хикәяләр хакында сорадылар.

[11] – Аллаћы Патшалыгыныњ серләре сезгә ачылган, – диде Гайсә аларга, – ә башкаларга, тышта торганнарга, кинаяле хикәяләр белән әйтелә.

[12] «Аллаћыга борылып кичерелмәсеннәр ѳчен, Карап-карап та, күрмәсеннәр, Тыњлап-тыњлап та, ањламасыннар».

[13] Сез бу кинаяле хикәянењ мәгънәсен ањламадыгызмы? – дип сорады алардан Гайсә. – Сез ничек башка кинаяләрне ањларсыз соњ?

[14] Чәчүче сүз чәчә.

[15] Юл буена тѳшкән орлыклар – чәчкән вакытта ишетүче кешеләр ул, әмма шайтан, килеп, күњелләренә салынган сүзне шунда ук алып китә.

[16] Ташлы урынга чәчелгәне исә – сүзне ишетү белән, шатланып кабул итүчеләр.

[17] Әмма аларныњ тамырлары булмаганлыктан, алар сүзне вакытлыча гына тоталар. Сүз аркасында кайгы яки эзәрлекләүләр булса, алар бик тиз чигенәләр.

[18] Ә башкалары, күгәнлеккә чәчелгән орлык кебек, сүзне ишетәләр.

[19] Әмма тормыш мәшәкатьләре, байлыкка кызыгу ћәм башка теләкләр аларга үтеп кереп, ишетелгән сүзне басып китәләр ћәм сүз уњыш бирми.

[20] Ә инде уњдырышлы җиргә чәчелгәннәре исә – сүзне ишетеп, аны кабул итүчеләр: алар утызлата, алтмышлата, йѳзләтә уњыш бирәләр.

[21] Гайсә аларга әйтте: – Шәмне чүлмәк яки сәке астына куяр ѳчен алып керәләрмени? Юк, аны шәмдәлгә утыртып куялар.

[22] Һәр яшерен нәрсә фаш ителү ѳчен генә яшерелгән, ћәр сер ачылу ѳчен генә сер ителгән.

[23] Колаклары булганнар – ишетсеннәр!

[24] Гайсә аларга әйтте: – Ишеткән нәрсәләргә дикъкать итегез. Сез нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер ћәм тагын ѳстәрләр.

[25] Кемнењ бар, шуња бирелер, ә кемнењ юк, аныњ булган нәрсәсе дә алыныр.

[26] Гайсә әйтте: – Аллаћы Патшалыгы нинди ул? Ул болай булыр: кеше җиргә орлык чәчә.

[27] Тѳнлә йоклап, кѳндезен тора, ә орлык, шытып чыгып, ѳскә үрмәли. Ул кеше моныњ ничек булуын белми дә.

[28] Җир үзеннән-үзе уњыш бирә: башта сабак үстерә, аннары башагы, аннары башак тулы орлык була.

[29] Ә инде ашлык ѳлгерү белән кеше кулына урак ала, чѳнки ашлык уру вакыты җиткән була.

[30] Гайсә әйтте: – Аллаћы Патшалыгын безгә нәрсә белән чагыштырырга ћәм ничек итеп тасвирларга икән?

[31] Ул горчица орлыгы кебек. Җиргә чәчкән вакытта ул җирдәге бѳтен орлыклардан да кечкенәрәк.

[32] Ә инде чәчелгәч, ул, шытып чыгып, бѳтен үсемлекләрдән дә зуррак булып үсәр, ањардан шундый зур ботаклар үсеп чыгар, хәтта аныњ күләгәсендә кошлар оя кора алырлар.

[33] Халык ањлый алганга кадәр, Гайсә шундый гыйбрәтле сүзләр сѳйләде.

[34] Башкача Ул берни дә сѳйләмәде, ә инде шәкертләре белән үзләре генә калган чакта, аларга барын да ањлатып сѳйләде.

[35] Шул кѳнне кичен Гайсә шәкертләренә әйтте: – Әйдәгез әле, күлнењ аръягына чыгыйк.

[36] Халыкны тараткач, алар Гайсә булган кѳймәгә утырып, Аныњ белән юлга кузгалдылар. Анда башка кѳймәләр дә бар иде.

[37] Кѳчле давыл күтәрелде ћәм, дулкыннар кѳймәгә бәрелүдән, аныњ эченә су тула башлады.

[38] Гайсә исә кѳймәнењ арткы ѳлешендә башын мендәргә салып йоклый иде. Шәкертләре Аны уятып: – Остаз, батабыз бит! Бу Сине борчымыймы? – диделәр.

[39] Ул торып, җилне тыйды, ә дињгезгә әйтте: – Шаулама, тынычлан! Җил туктады ћәм тынлык урнашты.

[40] – Ни ѳчен сез шундый куркак? Сезнењ ћаман иманыгыз юкмы? – диде Гайсә аларга.

[41] Аларны курку басты ћәм бер-беренә: – Кем соњ Ул? Җил дә, дињгез дә Ања буйсына ич, – диештеләр.

Марк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters