[1] Ул кѳннәрдә тагын күп кеше җыелды, ә аларныњ ашарларына ризыклары юк иде. Шәкертләрен чакырып, Гайсә әйтте:
[2] – Кешеләрне кызганам. Алар Минем белән инде ѳч кѳн буе, ә ашарларына ћич нәрсәләре юк.
[3] Әгәр Мин аларны ач килеш ѳйләренә кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, чѳнки аларныњ кайберләре ерактан килгәннәр.
[4] – Барысын да туендырыр ѳчен чүлдә шулкадәр икмәкне кайдан алыйк соњ? – дип сорадылар шәкертләре.
[5] – Сездә ничә икмәк бар? – дип сорады Гайсә. – Җиде, – диделәр алар.
[6] Шуннан соњ Гайсә халыкка утырырга кушты. Җиде икмәкне алып, Аллаћыга шѳкрана кылгач, икмәкне сындыргалады ћәм халыкка ѳләшү ѳчен шәкертләренә бирде. Алар икмәкне ѳләшеп чыктылар.
[7] Аларныњ берничә балыклары да бар иде. Гайсә, шѳкрана кылгач, аларны да ѳләшергә кушты.
[8] Кешеләр ашап туйдылар, ћәм шәкертләре, калган сыныкларны җыеп, җиде кәрзингә салдылар.
[9] Ашаучыларныњ саны дүрт мењгә якын иде. Гайсә аларны ѳйләренә кайтарып җибәрде,
[10] ә Үзе шунда ук шәкертләре белән кѳймәгә утырып, Далманута җирләренә китте.
[11] Фарисейләр килеп, Гайсә белән бәхәсләшә башладылар. Аны сынарга теләп, алар күктән илаћи билге күрсәтүен таләп иттеләр.
[12] Гайсә, авыр сулап, аларга әйтте: – Бу буын кешеләре ни ѳчен илаћи билге таләп итә икән? Сезгә хак сүз әйтәм: бу кешеләргә илаћи билге бирелмәячәк.
[13] Ул аларны калдырып, тагын кѳймәгә утырды ћәм икенче як ярга йѳзеп китте.
[14] Шәкертләре үзләре белән икмәк алырга оныткан булганнар, кѳймәдә аларныњ бер икмәкләре генә бар иде.
[15] Гайсә аларга кисәтеп әйтте: – Карагыз аны, фарисейләр ачыткысыннан ћәм Һируд ачыткысыннан сакланыгыз!
[16] Ә шәкертләре үзара: «Ул безнењ икмәгебез булмаганга шулай әйтә», – дип сѳйләнделәр.
[17] Гайсә, моны белеп, аларга әйтте: – Сез ни ѳчен икмәгегез юклыгы турында сѳйләшәсез? Сез берни дә ањламыйсызмыни? Сез ћичнәрсә тѳшенмисезмени? Йѳрәкләрегез катканмы?
[18] Күзләрегез бар, сез күрмисезме, колакларыгыз бар, сез ишетмисезме? Әллә хәтерләмисезме?
[19] Мин биш икмәкне биш мењгә бүлеп биргәндә, сез калган сыныкларны җыеп, ничә кәрзингә тутырдыгыз? – Унике, – дип җавап бирделәр.
[20] – Ә инде җиде икмәкне дүрт мењгә бүлгәндә, калган сыныкларны ничә кәрзин тутырып җыйдыгыз? – Җиде, – дип җавап бирделәр.
[21] – Әллә сез ћаман тѳшенмәдегезме? – диде Гайсә.
[22] Алар Бәйтсайдага килделәр. Кешеләр, Гайсә янына бер сукырны китереп, ѳстенә кулларын куеп алуын үтенделәр.
[23] Гайсә сукырны җитәкләп авылдан чыгарды. Аныњ күзләренә тѳкереп ћәм башына кулларын куеп сорады: – Берәр нәрсә күрәсењме?
[24] Ул карарга тырышты ћәм әйтте: – Мин кешеләрне күрәм. Алар агачлар булып күренәләр, ләкин алар йѳриләр.
[25] Гайсә аныњ күзләренә тагын кулларын тидергәч, ул текәлеп карады ћәм ачык итеп күрә башлады.
[26] – Авылга кире барма, – дип, Гайсә ања ѳенә кайтырга кушты.
[27] Гайсә Үзенењ шәкертләре белән Филип Кайсариясе шәћәре тирәсендә урнашкан авылларга китте. Юлда барганда, Ул шәкертләреннән сорады: – Кешеләр Мине кем дип белә?
[28] – Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, башкалары – Ильяс, ә кайберләре исә пәйгамбәрләрнењ берсе дип исәплиләр, – диделәр алар.
[29] – Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан. – Син – Мәсих, – дип җавап бирде Петер.
[30] Гайсә аларга Үзе хакында беркемгә дә сѳйләмәскә кушты.
[31] Гайсә, Адәм Улыныњ күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар ћәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга ћәм үтерелергә, әмма ѳч кѳннән соњ терелеп торырга тиешлеге турында шәкертләренә сѳйли башлады.
[32] Бу хакта Гайсә ачык итеп сѳйләде. Шунда Петер Аны читкәрәк чакырып, Ања каршы әйтә башлады.
[33] Ләкин Гайсә борылып шәкертләренә карады ћәм Петерне шелтәләде: – Кит янымнан, шайтан! Синдә Аллаћы уйлары түгел, ә кешенеке.
[34] Үзе янына шәкертләрен ћәм халыкны чакырып, Гайсә әйтте: – Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенењ хачын алып, Миња иярсен.
[35] Үзенењ тормышын саклап калырга теләүче тормышын югалтыр. Ә инде ул тормышын Минем хакка ћәм Яхшы хәбәр хакына югалтса, тормышын саклап калыр.
[36] Әгәр берәү бѳтен дѳнья милкен үзенә алып, җанын ћәлак итсә, моннан ања ни файда?
[37] Кеше нәрсә биреп үзенењ җанын кайтарып ала алыр икән?
[38] Кем бу иманы булмаган ћәм гѳнаћлы кешеләр арасында Миннән ћәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Үзенењ изге фәрештәләре белән Атасыныњ балкып торган шѳћрәте белән килгән вакытта, Адәм Улы да ул кешедән гарьләнер.