Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:09

[1] Гайсә тагын гыйбадәтханәгә килде. Анда кулы корышкан кеше бар иде.

[2] Әгәр Гайсә шимбә кѳнне савыктырса, Аны гаепләргә сәбәп булыр дип, берничә фарисей Аныњ артыннан күзәттеләр.

[3] Кулы корышкан кешегә Гайсә әйтте: – Уртага чыгып бас.

[4] Ә тегеләрдән сорады: – Шимбә кѳнне нәрсә эшләргә рѳхсәт ителгән: яхшылыкмы, яисә яманлыкмы? Тормышны саклап калыргамы, яисә ћәлак итәргәме? Алар эндәшмәделәр.

[5] Гайсә аларныњ каты күњелле булуларына ачынып, аларга ачу белән карап алды ћәм кешегә әйтте: – Кулыњны суз! Ул кулын сузды, аныњ кулы савыкты.

[6] Фарисейләр киттеләр ћәм шунда ук, Һируд патша тарафдарлары белән бергә, Гайсәне ћәлак итү хакында кињәш кордылар.

[7] Гайсә Үзенењ шәкертләре белән Гәлиләя дињгезенә таба юнәлде. Ања Гәлиләядән ћәм Яћүдиядән күп санлы халык иярде. Аныњ эшләгән эшләре хакында ишетеп, Иерусалимнан да, Идумаядән дә, Үрдүн аръягыннан да, Тур ћәм Сидун тирәләреннән дә күп халык килде.

[9] Халык Үзен кысмасын дип, Гайсә шәкертләренә кѳймәне әзер тотарга кушты.

[10] Күп кешеләрне савыктырган булганга, чирдән интеккән кешеләр, Ања кагылыр ѳчен, Аныњ янына этешеп-тѳртешеп киләләр иде.

[11] Эчләрендә шакшы рухлар булганнар да, Аны күрү белән, каршына йѳзтүбән егылып: – Син – Аллаћы Улы! – дип кычкырдылар.

[12] Әмма Гайсә аларны Үзенењ кем булуы хакында сѳйләүләрен каты итеп тыйды.

[13] Гайсә, тауга менеп, Үзе сайлаганнарны янына чакыртып китертте.

[14] Болар – Үзе белән бергә булыр ѳчен, ћәм аларны Яхшы хәбәр сѳйләргә, җеннәрне Аныњ вәкаләте белән куып чыгарырга дип кешеләр янына җибәрер ѳчен сайлаган унике кеше иде.

[16] Менә ул унике шәкерт: Гайсә Петер дип атаган Шимун,

[17] Зебедәй улы Ягъкуб ћәм аныњ энесе Яхъя, – Гайсә аларны «Боаниргес», ягъни «Күк күкрәү уллары» дип атады,

[18] Әндри, Филип, Бартулумай, Маттай, Томас, Һалфай улы Ягъкуб, Таддай, Кѳрәшүче Шимун

[19] ћәм Гайсәгә хыянәт итәчәк Яћүд Искариот.

[20] Гайсә кире ѳйгә кайтты. Анда тагын шундый күп тѳркем җыелды ки, хәтта алар ашап алырга да ѳлгермәделәр.

[21] Туганнары бу хакта ишеткәч, акылдан язган икән Бу, дип уйлап, Аны кѳчләп алып китәргә килделәр.

[22] Иерусалимнан килгән канунчылар әйттеләр: – Аныњ эчендә Белзебул бар! Ул җеннәрне җеннәр башлыгы кѳче белән куып чыгара.

[23] Гайсә аларны Үзе янына чакырып алып, аларга гыйбрәтле сүзләр сѳйләде: – Ничек итеп шайтан шайтанны куып чыгарсын инде?

[24] Әгәр патшалык эчендә бүленеш булса, бу патшалык тора алмас.

[25] Әгәр гаилә эчендә ызгыш-талаш булса, бу гаилә таркалмый калмас.

[26] Ә инде шайтан үзенә-үзе каршы чыгып, бүлгәләнсә, шайтан патшалыгы калмас, бу аныњ ахыры булыр.

[27] Берәү дә кѳчленењ ѳенә кереп, аны бәйләмичә, малын талап чыга алмас. Бәлки аны бәйләгәч кенә ѳен талап чыгар.

[28] Сезгә хак сүз әйтәм: кешеләрнењ бѳтен гѳнаћлары ћәм, ничек кенә кѳфер сүз әйтмәсеннәр, бѳтен кѳферләнүләре кичерелер.

[29] Әмма Изге Рухка карата кѳфер сүз әйтүче мәњге кичерелмәс, ул мәњгелек гѳнаћта гаепле.

[30] Кайберәүләр, Аныњ эчендә шакшы рух бар, дип әйткәнгә күрә, Гайсә шулай сѳйләде.

[31] Шул вакытта Гайсәнењ анасы белән энеләре килделәр ћәм, тышта торган килеш, Аны чакырттылар.

[32] Янында утырган халык арасыннан берәүләр Ања әйттеләр: – Сине тышта әниењ ћәм энеләрењ кѳтә.

[33] – Кем Минем анам ћәм туганнарым? – диде Гайсә, аларга җавап итеп.

[34] Һәм Үзе тирәли утырганнарга карап әйтте: – Менә Минем анам ћәм туганнарым.

[35] Аллаћы ихтыярын үтәүчеләр Миња ир туган да, кыз туган да, ана да булалар.

Марк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters