[1] Гайсә берничә кѳннән Кәпәрнаумга әйләнеп кайткач, Аныњ ѳйдә булуы хакында хәбәр таралды.
[2] Халык шулкадәр күп җыелды ки, хәтта тышта, ишек алдында да урын җитмәде. Гайсә аларга Яхшы хәбәр сүзен сѳйләде.
[3] Аныњ янына дүрт кеше паралич суккан кешене күтәреп алып килде.
[4] Әмма халык арасыннан үтә алмаганлыктан, алар Гайсә булган урында түбәне тишеп, паралич суккан кешене ятагы белән бергә шул тишек аша тѳшерделәр.
[5] Гайсә, аларныњ ышануларын күреп, паралич суккан кешегә әйтте: – Бала, синењ гѳнаћларыњ кичерелде!
[6] Анда берничә канунчы утыра иде, алар үзара уйлаштылар:
[7] – Ул нәрсә сѳйли? Бу бит кѳфер сүз! Гѳнаћларны Аллаћыдан башка кем кичерә ала?
[8] Гайсә, шунда ук рухы белән аларныњ уйларын белеп, аларга әйтте: – Ни ѳчен сезнењ күњелегездә шундый уйлар?
[9] Паралич суккан кешегә ничек дип әйтергә җињелрәк: «Синењ гѳнаћларыњ кичерелде», – дипме, әллә: «Тор, ятагыњны алып кайтып кит», – дипме?
[10] Хәзер сез Адәм Улыныњ җирдә гѳнаћларны кичерергә хакимлеге барлыгын белерсез. Мин сиња әйтәм, – Гайсә паралич суккан кешегә мѳрәҗәгать итте: – Тор, ятагыњны ал да ѳењә кайт.
[12] Ул торды ћәм шунда ук, ятагын алып, барысыныњ күз алдында чыгып китте. Моња бѳтенесе дә тањ калдылар ћәм Аллаћыны данлап әйттеләр: – Безнењ мондый хәлне әле күргәнебез булмады!
[13] Гайсә тагын Гәлиләя дињгезе ярына чыкты. Бѳтен халык Ања килде ћәм Ул аларны ѳйрәтте.
[14] Үтеп барышлый, салым җыя торган урында утыручы Һалфай улы Левине күреп, ања әйтте: – Минем артымнан бар! Ул, торып, Аныњ артыннан китте.
[15] Менә Гайсә Леви ѳенә ашка килде. Өстәл артында Гайсә ћәм Аныњ шәкертләре белән бергә күп санлы салым җыючылар ћәм башка гѳнаћлылар утырды. Шундыйлар Гайсә белән йѳрүчеләр арасында күп иде.
[16] Фарисейләр арасындагы канунчылар Аныњ гѳнаћлылар ћәм салым җыючылар белән бергә ашаганын күреп, Аныњ шәкертләренә әйттеләр: – Ничек Ул салым җыючылар ћәм гѳнаћлылар белән бергә ашап-эчә?
[17] Гайсә, моны ишетеп, аларга әйтте: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. Мин тәкъва кешеләрне түгел, ә гѳнаћлыларны чакырырга дип килдем.
[18] Кѳннәрдән бер кѳнне Чумдыручы Яхъяныњ шәкертләре ћәм фарисейләр ураза тотканда, кешеләр Гайсә янына килеп сорадылар: – Ни ѳчен Яхъяныњ ћәм фарисейләрнењ шәкертләре ураза тоталар, ә Синењ шәкертләрењ ураза тотмыйлар?
[19] Гайсә аларга әйтте: – Кияү егете туйдагы кунаклар белән булган вакытта аныњ дуслары ураза тота алырлармы? Кияү алар белән бергә булганда, алар, әлбәттә, ураза тотмыйлар!
[20] Әмма килер бер кѳн: алар яныннан кияү алыныр ћәм шул чакта алар ураза тотарлар.
[21] Иске киемгә яња тукымадан ямаулык салмыйлар, югыйсә, ямаулык иске тукыманы басып тѳшәр ћәм тишек тагын да зураер.
[22] Шулай ук яња шәрабны иске турсыкка салмыйлар, югыйсә шәраб турсыкны тишеп чыгар, ћәм шәраб та, турсык та әрәм булырлар. Яња шәрабны яња турсыкка салалар.
[23] Кѳннәрдән бер кѳнне, шимбә кѳнне, Гайсә иген кырлары аркылы үтеп барганда, шәкертләре башаклар ѳзә башладылар.
[24] Фарисейләр Ања әйттеләр: – Кара, алар ни эшлиләр? Шимбә кѳнне болай эшләргә ярамый!
[25] Гайсә аларга әйтте: – Давыт мохтаҗлыкта калган чакта, ул үзе ћәм аныњ белән булган кешеләр ачыккач, нәрсә эшләгәнен сез ћичкайчан укымадыгызмы әллә?
[26] Ињ баш рухани булып Эбьятар торганда, ул Изге йортка кергән ћәм Аллаћыга багышланган икмәкләрне үзе ашаган ћәм иптәшләренә дә биргән, ә ул исә руханилардан башка ћичкемгә дә ашарга рѳхсәт ителмәгән.
[27] Гайсә әйтте: – Кеше шимбә кѳн ѳчен түгел, ә шимбә кѳн кеше ѳчен яратылган.
[28] Шуња күрә Адәм Улы шимбә кѳненењ дә Хуҗасы.