[1] Гайсә әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларныњ кайберләре Аллаћы Патшалыгыныњ кодрәт белән килгәнен күргәнче, үлемне татымаячаклар.
[2] Алты кѳннән соњ, Гайсә Петерне, Ягъкубны ћәм Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иделәр. Гайсәнењ тышкы кыяфәте аларныњ күз алдында үзгәреп китте.
[3] Аныњ киемнәре ялтырап, җир йѳзендә ћичкем агарталмаслык дәрәҗәдә, күз чагылдырырлык ак тѳскә керде.
[4] Шәкертләр алдында Ильяс белән Муса пәйгамбәрләр хасил булды, ћәм алар Гайсә белән сѳйләштеләр.
[5] Һәм Петер Гайсәгә әйтте: – Остаз! Безнењ монда булуыбыз нинди яхшы! Өч чатыр корыйк: берсен Сиња, берсен Мусага, берсен Ильяска.
[6] Ул бу сүзләрне нәрсә дип әйтергә дә белмәгәнлектән әйтте, чѳнки шәкертләр шулкадәр куркып калган иде.
[7] Шул вакытта болыт тѳшеп, аларны каплады ћәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Аны тыњлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде.
[8] Шәкертләр тиз-тиз як-якларына каранып алдылар, әмма яннарында Гайсәдән башка беркемне дә күрмәделәр.
[9] Таудан тѳшкәндә, Гайсә аларга ни күргәннәрен Адәм Улыныњ үледән терелеп торуына кадәр берәүгә дә сѳйләмәскә кушты.
[10] Алар моны үтәделәр, әмма үзара: «Аныњ: „үледән терелеп тору“ дигәне нәрсәне ањлата икән?» – дип сѳйләштеләр.
[11] Гайсәдән сорадылар: – Канунчылар ни ѳчен, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр?
[12] – Чыннан да, башта Ильяс килеп, барын да үз урынына урнаштырачак, – дип җавап бирде Гайсә. – Ә ни ѳчен соњ Изге язмада Адәм Улына күп газаплар чигеп кимсетелергә туры киләчәк дип язылган?
[13] Ләкин Мин сезгә әйтәм: Ильяс килде инде ћәм, аныњ турында язылганча, аныњ белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр.
[14] Алар калган шәкертләр янына әйләнеп кайткач, болар янына күп халык җыелганын ћәм канунчыларныњ болар белән бәхәсләшеп торуларын күрделәр.
[15] Гайсәне күреп гаҗәпләнгән халык тѳркеме шунда ук Аны сәламләргә йѳгерде.
[16] Гайсә: – Алар белән нәрсә хакында бәхәсләшәсез? – дип шәкертләреннән сорады.
[17] Халык арасыннан бер кеше җавап бирде: – Остаз! Мин Сиња үземнењ улымны китергән идем. Аныњ эченә шакшы рух кереп, улымны телсез итте.
[18] Шакшы рух аны кайда гына эләктермәсен, аны җиргә атып бәрә. Малайныњ авызыннан күбекләр ага, ул тешләрен шыкырдата, ә аннан соњ бѳтен гәүдәсе катып кала. Синењ шәкертләрењнән шакшы рухны куып чыгаруларын үтенгән идем, әмма алар моны булдыра алмадылар.
[19] – Әй, имансыз буын! – диде аларга Гайсә. – Миња сезнењ белән күпме булырга? Күпме сезне түзеп торырга? Малайны Минем янга китерегез!
[20] Аны Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрү белән шакшы рух малайны калтыратырга тотынды ћәм ул җиргә егылды, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәрәде.
[21] – Аныњ белән мондый хәл күптәннән була башладымы? – дип сорады Гайсә малайныњ атасыннан. – Балачактан бирле шулай, – дип җавап бирде анысы. –
[22] Аны шакшы рух күп тапкыр ћәлак итәргә тырышты: әле утка ташлады, әле суга. Әгәр нәрсәдер эшли алсањ, кызган безне, ярдәм итче!
[23] – Ул ни дигән сүз: «әгәр эшли алсањ»? Ышанган кешегә ћәммәсе дә мѳмкин.
[24] Һәм малайныњ атасы кычкырып җибәрде: – Ышанам! Ышанычым аз булганга күрә, миња ярдәм ит!
[25] Гайсә, халыкныњ җыелуын күреп, шакшы рухка боерды: – Телсезлек ћәм чукраклык рухы, Мин сиња боерам: аныњ эченнән чык ћәм башка кермә!
[26] Шакшы рух, малайны кѳчле итеп калтыратып, үкереп чыкты. Малай исә, үлгән сыман булды. Шуња күрә күбесе, үлде, дип сѳйләнделәр.
[27] Әмма Гайсә ања, кулыннан тотып, торырга ярдәм итте, ћәм ул аягына басты.
[28] Өйгә кереп, Гайсә белән үзләре генә калгач, шәкертләре Аннан: – Ә ни ѳчен аны без куып чыгара алмадык? – дип сорадылар.
[29] – Мондый җеннәрне тик дога белән генә куып чыгарып була, – диде Гайсә.
[30] Алар аннан китеп, инде Гәлиләя җире аша үттеләр. Гайсә исә бу турыда ћичкемнењ дә белүен теләмәде,
[31] чѳнки Үзенењ шәкертләрен ѳйрәтә иде. Ул аларга әйтте: – Адәм Улын кешеләр кулына тотып бирерләр ћәм алар Аны үтерәчәкләр, әмма Ул ѳч кѳннән соњ терелеп торачак.
[32] Әйткән сүзләрен шәкертләре ањламадылар, әмма Гайсәдән сорарга курыктылар.
[33] Алар Кәпәрнаумга әйләнеп килделәр. Өйдә Гайсә алардан: – Юлда барганда сез нәрсә хакында бәхәсләштегез? – дип сорады.
[34] Алар исә эндәшмәделәр, чѳнки юлда барган чакта, араларында кайсысы ињ бѳек, дип бәхәсләшкән иделәр.
[35] Гайсә, утырып, унике шәкертен янына чакырды ћәм әйтте: – Кем алдынгы булырга тели, шул ињ соњгы булырга тиеш ћәм бѳтенесе ѳчен дә хезмәтче булырга тиеш.
[36] Гайсә урталарына бер баланы бастырып, кочаклап алды ћәм шәкертләренә әйтте:
[37] – Шушындый балаларныњ берсен Минем хакка кабул иткән кеше Мине кабул итә. Ә Мине кабул иткән кеше Мине генә түгел, бәлки Мине Җибәрүчене кабул итә.
[38] – Остаз, – диде Яхъя, – без бер кешенењ, Синењ исемењне кулланып, җеннәрне куып чыгаруын күрдек. Безнењ белән бергә йѳрмәгәнгә күрә, без ања туктарга куштык.
[39] Гайсә җавап бирде: – Аны туктатмагыз. Минем исемемнән кодрәтле эш булдыра алган кеше Мине начар сүзләр белән тиз генә хурламас.
[40] Безгә каршы булмаган кеше безнењ яклы.
[41] Сезгә хак сүз әйтәм: кем дә кем, Мәсихнеке булуыгыз ѳчен, сезгә эчәргә дип бер чынаяк су бирә, ул әҗереннән мәхрүм калмаячак.
[42] Әмма Миња иман итүче бу кечкенәләрнењ берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташын асып, дињгезгә ташласалар, аныњ ѳчен яхшырак булыр иде.
[43] Әгәр кулыњ сине вәсвәсәгә тѳшерсә, аны чабып тѳшер! Җәћәннәмгә, сүнмәс утка ике кулыњ белән ташланганчы, тормышка бер кулыњ белән керүењ синењ ѳчен яхшырак. [
[44] ]
[45] Әгәр аягыњ сине вәсвәсәгә тѳшерсә, аны чабып тѳшер! Ике аягыњ белән җәћәннәмгә ташлануга караганда, тормышка бер аягыњ белән керүењ синењ ѳчен яхшырак. [
[46] ]
[47] Әгәр күзењ сине вәсвәсәгә тѳшерсә, аны алып ташла! «Кешеләрне бертуктаусыз кортлар ашап торган ћәм уты сүнмәгән» җәћәннәмгә ике күзењ белән ташлануга караганда, бер күзењ белән Аллаћы Патшалыгына керүењ синењ ѳчен яхшырак.
[49] Һәркем ут белән «тозланыр».
[50] Тоз – яхшы нәрсә. Әмма тоз тозсызланса, аны ничек тозлы итәрсез? Тоз сезнењ үзегездә булсын! Һәм бер-берегез белән тату булыгыз.