[1] Гайсә шул урыннан китеп, шәкертләре белән бергә Үзе яшәгән шәћәргә кайтты.
[2] Шимбә кѳнне Гайсә гыйбадәтханәдә ѳйрәтте. Аны тыњлаган ћәммәсе: – Бу Ања кайдан килгән икән? Нинди тирән акыл бирелгән? Аныњ куллары белән шундый кодрәтле эшләр эшләнә бит! – дип тањ калдылар.
[3] – Ул – балта остасы; Мәрьямнењ улы, Ягъкубныњ, Йосыфныњ, Яћүднењ ћәм Шимунныњ абыйсы түгелме соњ? Аныњ сењелләре безнењ арабызда түгелме соњ? – диделәр. Алар Аны кире кактылар.
[4] – Пәйгамбәр ћәр җирдә дә ихтирам ителә, тик үз ватанында, үз туганнары ћәм гаиләсе тарафыннан гына хѳрмәт күрми, – диде аларга Гайсә.
[5] Шуња күрә Ул анда бер генә дә кодрәтле эш күрсәтә алмады, фәкать ѳсләренә кулларын куеп, берничә авыру кешене савыктырды.
[6] Аларныњ ышанмаулары Аны гаҗәпләндерде. Гайсә, авылдан-авылга күчеп, ѳйрәтеп йѳрде.
[7] Ул Үзе янына унике шәкертен чакырып, аларга шакшы рухларны куып чыгарырга вәкаләт биреп, икешәрләп-икешәрләп кешеләр янына җибәрде.
[8] Юлга үзләре белән юл таягыннан башка икмәк тә, биштәр дә, акча да алмаска,
[9] аяк киемнәре кияргә кушты ћәм: – Үзегез белән алмаш күлмәк алмагыз, – диде. –
[10] Нинди йортка керсәгез, ул урыннардан киткәнче, шул йортта калыгыз, – диде Ул аларга.
[11] – Әгәр берәр җирдә сезне кабул итмичә, тыњлап та тормасалар, ул чакта, ул урыннан киткәндә, аларга каршы шаћитлек билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып тѳшерегез.
[12] Һәм алар китеп, кешеләрне тәүбә итәргә ѳндәп йѳрделәр,
[13] күп җеннәрне куып чыгардылар ћәм, зәйтүн мае сѳртеп, күп авыру кешеләрне савыктырдылар.
[14] Гайсәнењ исеме кињ танылгач, ул хакта Һируд патшага да ишетелде. Кайберәүләрнењ сѳйләвенчә, Бу – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя, шуња күрә Аныњ кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар,
[15] башкалары сѳйләвенчә, Ул – Ильяс, бүтәннәре исә, борынгыда булган пәйгамбәр кебек бер пәйгамбәр Ул, дигәннәр.
[16] Әмма Һируд, тыњлап торып, әйтте: – Ул – Чумдыручы Яхъя! Мин аныњ башын кистердем, әмма ул үледән терелеп торды!
[17] Һируд үзенењ абыйсы Филипнењ хатынына – Һирудиягә ѳйләнгәнлектән, Яхъяны кулга алып, тѳрмәгә утыртырга әмер биргән иде.
[18] Чѳнки Яхъя Һирудка: «Сиња абыењныњ хатыны белән яшәргә ярамый», – дип әйткән иде.
[19] Шуныњ аркасында Һирудия ања нәфрәт итеп, аны үтертергә теләгән, әмма берни эшли алмаган.
[20] Яхъяныњ тәкъва ћәм изге кеше булуын белгәнгә, Һируд аннан курка ћәм яклап килә иде. Аныњ сүзләре патшаны борчыса да, ул аны рәхәтләнеп тыњлый иде.
[21] Һируд үзенењ туган кѳне уњае белән, зур дәрәҗәле түрәләрне, гаскәр башлыкларын ћәм Гәлиләя ѳлкәннәрен аш мәҗлесенә чакыргач, Һирудиягә җай чыкты.
[22] Анда Һирудиянењ кызы да килгән иде. Аныњ биюе Һирудка ћәм аныњ кунакларына бик ошады. Патша ања: – Ни теләсәњ, барын да миннән сора: барын да бирермен! – диде.
[23] Һәм ул, ант итеп, әйтте: – Хәтта, патшалыгымныњ яртысын сорасањ да, сиња бирермен!
[24] Кыз, барып, анасыннан сорады: – Миња нәрсә сорарга? – Яхъя пәйгамбәрнењ башын сора, – диде тегесе.
[25] Ул шунда ук патша янына барып: – Чумдыручы Яхъяныњ башын хәзер үк тәлинкәгә салып китерүењне телим! – дип таләп итте.
[26] Патша зур кайгыга тѳшсә дә, кунаклары алдында ант иткәч, ања каршы килергә батырчылык итмәде.
[27] Ул шунда ук сакчысын, Яхъяныњ башын китерергә кушып, тѳрмәгә җибәрде. Ул анда барып, Яхъяныњ башын кисте
[28] ћәм аны тәлинкәгә салып, кызга китереп бирде, ә анысы исә анасына тапшырды.
[29] Яхъяныњ шәкертләре бу хакта ишетеп, аныњ гәүдәсен килеп алдылар ћәм кабергә салдылар.
[30] Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайтып, эшләгән эшләре ћәм ѳйрәтүләре хакында бәйнә-бәйнә сѳйләп бирделәр.
[31] Ул аларга әйтте: – Ә хәзер, берәр аулак җиргә барып, ялгыз гына бераз ял итеп алыгыз. Чынлап та, кешеләр берсе артыннан берсе килгәнгә күрә, аларга ашап алырга да вакыт калмый иде.
[32] Алар кѳймәгә утырып, үзләре генә аулак урынга киттеләр.
[33] Әмма, кѳймәгә утырган чакта, кешеләрнењ күбесе аларны таныдылар, ћәм тирә-яктагы барлык шәћәрләрдән килгән кешеләр яр буйлап йѳгерә-йѳгерә алар барасы урынга алардан алда килеп җиттеләр.
[34] Гайсә ярга чыккач, зур халык тѳркемен күрде ћәм аларны кызганды, чѳнки алар кѳтүчеләре булмаган сарыклар кебек иде. Ул аларны күп нәрсәләргә ѳйрәтә башлады.
[35] Вакыт соњ иде инде ћәм шәкертләре Аныњ янына килеп әйттеләр: – Бу кеше йѳрми торган урын, вакыт та соњ инде.
[36] Җибәр аларны, якын-тирәдәге авылларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар.
[37] – Сез аларны үзегез ашатыгыз, – диде Гайсә. – Әллә үзебезгә барып, алар ѳчен бер ике йѳз динарлык икмәк сатып алыргамы? – диделәр алар.
[38] – Сездә күпме икмәк бар? Барып карагыз әле, – диде Ул. Алар карагач, җавап бирделәр: – Биш икмәк ћәм ике балык.
[39] Гайсә шәкертләренә, халыкны тѳркемнәргә бүлеп, яшел чирәмгә утыртырга кушты.
[40] Алар, йѳзәр ћәм иллешәр кешегә бүленеп, тезелешеп утырдылар.
[41] Гайсә биш икмәкне, ике балыкны алды да, күккә карап, шѳкрана кылды ћәм, икмәкне сындыргалап, халыкка ѳләшер ѳчен шәкертләренә бирде. Ул ике балыкны да ћәммәсенә бүлеп бирде.
[42] Алар барысы да ашап туйдылар.
[43] Шәкертләр ипидән ћәм балыктан калган сыныкларны җыеп, унике кәрзингә тутырдылар.
[44] Ашаучыларныњ саны биш мењ ир кеше иде.
[45] Аннары Гайсә шәкертләренә, Аныњ халыкны җибәрүен кѳтмичә, хәзер үк кѳймәгә утырып, каршы як ярдагы Бәйтсайдага Үзеннән алданрак китәргә кушты.
[46] Халык белән саубуллашкач, Ул дога кылыр ѳчен тауга менде.
[47] Кич җиткәндә кѳймә дињгез уртасында иде инде, ә Ул яр буенда берүзе калды.
[48] Каршы искән җил белән кѳрәшүләрен, аларныњ ишүдән хәлдән тайганнарын күреп, иртәнге ѳч белән алты арасында Ул, су ѳстеннән атлап, алар янына китте. Ул аларны узып китәргә теләде,
[49] ә шәкертләре Аныњ су ѳстеннән килүен күреп, ѳрәктер дип уйладылар ћәм куркышып, кычкырып җибәрделәр. – Кыю булыгыз, бу – Мин! Курыкмагыз! – диде шунда ук аларга Гайсә
[51] ћәм алар янына кѳймәгә кереп утырды. Шул вакытта ук җил туктады. Һәм бу аларны тагын да ныграк гаҗәпләндерде.
[52] Икмәк белән булган хәл нәрсә ањлатканны алар бит ањламадылар, чѳнки аларныњ йѳрәкләре каткан иде.
[53] Алар, дињгезне кичеп, Геннисарет ярына килеп туктадылар.
[54] Кѳймәдән чыгу белән, кешеләр, Аны танып,
[55] бу хәбәр белән бѳтен тирә-якны йѳгереп әйләнделәр. Гайсәнењ кай җирдә тукталганын ишетеп, шул урынга түшәктә ятучы авыруларны китерә башладылар.
[56] Гайсә кайда гына булмасын, авыллардамы, шәћәрләрдәме, берәр йорттамы, бѳтен җирдә авыруларны мәйданнарга китереп салдылар, Аныњ киеменењ чабуына гына булса да кагылырга рѳхсәт бирүен үтенделәр. Һәм кем генә кагылмасын, барысы да савыктырылды.