Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 10:14

[1] Ике кѳннән соњ Коткарылу ћәм Тѳче күмәч бәйрәме буласы иде. Баш руханилар ћәм канунчылар Гайсәне хәйлә белән кулга алып, үтерү әмәлен эзләделәр.

[2] «Халык арасында фетнә килеп чыкмасын ѳчен, бәйрәм вакытында булмасын», – диделәр алар.

[3] Гайсә Бәйтәниядә махаулы Шимунныњ ѳендә ашап утырган чакта, бер хатын алебастр савытка салынган бик кыйммәтле саф хуш исле нард мае алып килеп, савытын ватып, майны Аныњ башына койды.

[4] Кайберләре ачуланып, үзара әйтештеләр: – Бу майны нигә алай әрәм итәргә?

[5] Аны ѳч йѳздән артык динарга сатып, акчасын фәкыйрьләргә ѳләшергә була иде бит! Һәм алар аны шелтәләделәр.

[6] Әмма Гайсә әйтте: – Калдырыгыз аны, ник аны борчыйсыз? Ул Минем ѳчен яхшы эш эшләде.

[7] Фәкыйрьләр ћәрвакыт сезнењ белән бар ћәм сез аларга теләгән вакытыгызда яхшылык күрсәтә алырсыз, ә Мин сезнењ белән ћәрвакыт булмам.

[8] Ул хәленнән килгәнен эшләде: Минем тәнемне алдан майлап, күмәргә әзерләде.

[9] Сезгә хак сүз әйтәм: Яхшы хәбәр дѳньяныњ кайсы гына почмагында таратылмасын, бу хатынны искә алып, аныњ нәрсә эшләгәне хакында сѳйләячәкләр.

[10] Шунда Яћүд Искариот, унике шәкертнењ берсе, Гайсәгә хыянәт итәргә ниятләп, баш руханилар янына барды.

[11] Алар аны тыњлагач, шатланышып, ања акча бирергә сүз куештылар. Һәм ул Гайсәне аларныњ кулына тапшырырга уњай очрак эзли башлады.

[12] Тѳче күмәч бәйрәменењ беренче кѳнендә, Коткарылу бәрәнен чала торган кѳндә Гайсәдән шәкертләре сорадылар: – Коткарылу бәйрәме ашын Синењ ѳчен кая барып әзерләвебезне телисењ?

[13] Ул, ике шәкертен җибәреп, аларга әйтте: – Шәћәргә барыгыз. Сезгә су чүлмәге күтәреп кайтучы кеше очрар. Аныњ артыннан барыгыз

[14] ћәм ул кергән ѳйнењ хуҗасына: «Остаз синнән: „Шәкертләрем белән Коткарылу бәйрәме ашын кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый», – дип әйтегез.

[15] Ул сезгә ѳске катта бәйрәм ѳчен җићазланган әзер бүлмәне күрсәтер. Шунда безнењ ѳчен ашарга әзерләгез.

[16] Шәкертләре, шәћәргә килеп, барын да Гайсә әйткәнчә дип таптылар ћәм бәйрәм ашын әзерләделәр.

[17] Кич җиткәч, Гайсә унике шәкерте белән бергә килде.

[18] Алар ашап утырганда, Гайсә әйтте: – Мин сезгә хак сүз әйтәм: сезнењ арагыздан берәү – Минем белән ашап утыручыларныњ берсе – Миња хыянәт итәчәк.

[19] Шәкертләре хафага тѳшеп, берсе артыннан берсе сорый башладылар: – Мин түгелдер бит?

[20] Ул аларга җавап бирде: – Ул – Минем белән бергә бер савытта икмәк манучы унике шәкертнењ берсе.

[21] Әйе, Изге язмада язылганча, Адәм Улы китә. Әмма Адәм Улына хыянәт итүчегә кайгы! Ул кеше бѳтенләй дә тумаган булса, аныњ ѳчен яхшырак булыр иде!

[22] Алар ашаган чакта, Гайсә, икмәк алып, Аллаћыга шѳкрана итте ћәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде. – Алыгыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул.

[23] Касәне алып, Ул Аллаћыга шѳкрана итте ћәм аларга бирде. Барысы да аннан эчтеләр.

[24] Ул аларга әйтте: – Бу – күпләр ѳчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаћы килешүен раслый торган кан.

[25] Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаћы Патшалыгында яња шәраб эчәчәк кѳн җитми торып, Мин инде йѳзем җимеше шәрабын эчмәячәкмен.

[26] Алар, мәдхия җырлаганнан соњ, Зәйтүн тавына киттеләр.

[27] Гайсә аларга әйтте: – Сез барыгыз да, Изге язмада: «Кѳтүчене ћәлак итәрмен ћәм сарыклар таралышырлар», – дип язылганча, ышанычыгызны югалтачаксыз.

[28] Әмма Мине үледән терелтеп торгызылганнан соњ, сез Гәлиләягә килгәнче, Мин анда булырмын.

[29] – Барысы ышанычларын югалтсалар да, мин югалтмам, – дип каршы тѳште Петер.

[30] – Сиња хак сүз әйтәм: бүген тѳнлә белән әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксењ, – диде ања Гайсә.

[31] Петер тагын раслап әйтте: – Синењ белән үләргә туры килсә дә Синнән ћичкайчан ваз кичмәячәкмен! Башкалары да шулай диделәр.

[32] Алар Гетсимәни дип аталган урынга килделәр. Гайсә шәкертләренә әйтте: – Мин дога кылган вакытта монда утырып торыгыз.

[33] Ул Үзе белән Петерне, Ягъкубны, Яхъяны алды. Гайсәне авыр кичереш ћәм тойгылар биләп алды.

[34] Гайсә аларга әйтте: – Минем җаным чиктән тыш газап кичерә, монда кѳтегез ћәм уяу булыгыз!

[35] Ул читкәрәк китте ћәм, җиргә егылып, мѳмкин булса, газаплар сәгате Үзеннән үтеп китсен иде дип, дога кылды.

[36] – Абба, Әти! Сиња бар нәрсә мѳмкин! Миннән бу газаплар касәсен кире алчы! Әмма Мин теләгәнчә түгел, ә Синењ ихтыярыњ буенча булсын!

[37] Гайсә әйләнеп килгәндә, ѳч шәкерте йоклый иде. – Шимун, син йоклап ятасыњмы? Йокламыйча бер сәгать тә тора алмадыњмы? – диде Ул Петергә. –

[38] Вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен, дога кылыгыз. Рух кѳчле, ә тән хәлсез!

[39] Гайсә тагын читкә китеп ћәм шул ук сүзләрне әйтеп дога кылды.

[40] Әйләнеп килгәч, аларныњ тагын йоклауларын күрде: аларныњ күзләрен йокы баскан иде. Алар Гайсәгә нәрсә әйтергә дә белмәделәр.

[41] Өченче тапкыр әйләнеп килеп, Ул әйтте: – Сез ћаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Җиткәндер! Вакыт җитте: менә Адәм Улы гѳнаћлылар кулына тапшырыла.

[42] Торыгыз, киттек! Карагыз, Миња хыянәт итүче килә.

[43] Ул әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнењ берсе – Яћүд килеп чыкты. Аныњ белән бергә баш руханилар, канунчылар ћәм аксакаллар җибәргән халык тѳркеме кылычлар ћәм чукмарлар күтәреп килде.

[44] Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алып, ышанычлы сак астында алып китегез», – дип, алар белән алдан ук сүз куешкан иде.

[45] Яћүд шунда ук Гайсә янына килде. – Остаз! – диде ул ћәм Гайсәне үбеп алды.

[46] Гайсәне шунда ук кулга алып, сак астына куйдылар.

[47] Янәшә торучыларныњ берсе, кылычын чыгарып, ињ баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аныњ колагын чабып ѳзде.

[48] Гайсә әйтте: – Юлбасар тотарга чыккан кебек, сез Мине тотарга кылычлар ћәм чукмарлар күтәреп килгәнсез!

[49] Мин ћәр кѳнне Аллаћы Йортында ѳйрәткәндә сез дә анда идегез, ћәм сез Мине кулга алмадыгыз. Әмма Изге язмаларда язылганнар тормышка ашсын!

[50] Шул вакыт барлык шәкертләре Гайсәне калдырып, качып киттеләр.

[51] Ниндидер бер егет, шәрә тәненә җитен япма бѳркәнгән килеш, алар артыннан барды. Аны тотып алдылар,

[52] әмма ул, киемен тегеләрнењ кулларында калдырып, шәрә килеш качып китте.

[53] Гайсәне ињ баш рухани янына алып килделәр. Анда барлык баш руханилар, аксакаллар ћәм канунчылар җыелдылар.

[54] Петер исә, алардан арттарак калып, ињ баш руханиныњ ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды. Ул анда учак янында хезмәтчеләр белән бергә җылынып утырды.

[55] Ә баш руханилар ћәм бѳтен Югары кињәшмә, Гайсәне үлемгә тапшыру ѳчен, Ања каршы шаћитлек эзләделәр, әмма таба алмадылар.

[56] Күпләр Ања каршы ялган шаћитлек бирделәр, әмма аларныњ күрсәтмәләре туры килмәде.

[57] Шул вакытта мондый ялган шаћитлек бирүчеләр табылды:

[58] – Аныњ: «Мин кеше кулы белән салынган бу Аллаћы Йортын җимерәчәкмен ћәм ѳч кѳндә кеше кулы белән эшләнмәгән башкасын тѳзиячәкмен», – дип әйткәнен без ишеттек.

[59] Әмма аларныњ бу күрсәтмәләре дә расланмады.

[60] Шуннан соњ ињ баш рухани, алга чыгып, Гайсәдән сорады: – Үзењә каршы шаћитлеккә Син берничек тә җавап бирмисењме?

[61] Әмма Гайсә эндәшмәде, бернәрсә җавап бирмәде. Ињ баш рухани Аннан тагын сорады: – Син – Мәсихме, мѳбарәк Аллаћыныњ Улымы?

[62] – Әйе, Мин, – дип җавап кайтарды Гайсә, – ћәм сез Адәм Улыныњ Кодрәт Иясенењ уњ ягында утыруын ћәм күк болытлары белән килүен күрерсез.

[63] Шунда ињ баш рухани киемнәрен ертып әйтте: – Нигә безгә тагын шаћитләр кирәк?

[64] Кѳфер сүз сѳйләвен сез үзегез ишеттегез! Сез бу хакта ничек уйлыйсыз? Барысы да, Ул гаепле ћәм үләргә тиеш, дигән хѳкем карары чыгардылар.

[65] Аларныњ кайберләре Аны тѳкерә башладылар, битен каплап, Аны кыйнарга тотындылар. – Пәйгамбәрлек ит! – диделәр алар. Шулай ук сакчылар да Аны кыйнады.

[66] Бу вакыт Петер аста, ишегалдында иде. Ињ баш руханиныњ хезмәтче кызларыннан берсе килеп,

[67] учак янында җылынып утырган Петерне күреп алды ћәм ања текәлеп карап: – Син дә бит бу насаралы Гайсә белән бергә булдыњ, – диде.

[68] Әмма Петер ваз кичеп әйтте: – Мин бернәрсә дә белмим, синењ нәрсә хакында сѳйләгәнењне ањламыйм! Һәм тышка, алгы ишегалдына чыгып китте. [Шул вакытта әтәч кычкырды.]

[69] Хезмәтче кыз исә, аны анда күреп алды ћәм ишегалдында булган кешеләргә икенче тапкыр әйтте: – Бу кеше – аларныњ берсе.

[70] Петер тагын ваз кичте. Бераздан ишегалдында торучылар әйттеләр: – Ә син чыннан да аларныњ берсе. Син дә бит Гәлиләядән.

[71] Ул: – Мин Аны, сез әйткән Кешене, белмим! Әгәр сүзләрем дѳрес булмаса, мине каћәр суксын! – дип ант итә башлады.

[72] Нәкъ шул вакыт әтәч икенче тапкыр кычкырды. Петер исә Гайсәнењ: «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксењ», – дигән сүзләрен исенә тѳшереп, елый башлады.

Марк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters