Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:03

[1] Гайсә янына фарисейләр белән бергә Иерусалимнан килгән кайбер канунчылар җыелдылар.

[2] Алар Аныњ кайбер шәкертләренењ кул юмыйча, пычрак, ягъни, йола буенча юылмаган кул белән ашаганнарын күргән иделәр.

[3] Барлык яћүдләр кебек үк, фарисейләр, гадәткә кертелгәнчә, ата-бабадан килгән йолаларны үтәп, кулларын юмыйча ашарга утырмыйлар.

[4] Базардан кайту белән дә юынмыйча ашарга утырмыйлар. Һәм бик күп башка нәрсәләрне, мәсәлән, касәләрне, чүлмәкләрне, бакырдан эшләнгән савытларны юуга караган күрсәтмәләрне үтиләр.

[5] Фарисейләр ћәм канунчылар Гайсәдән сорадылар: – Ни ѳчен Синењ шәкертләрењ ата-бабалардан килгән йолаларны үтәмиләр, ризыкны пычрак куллары белән ашыйлар?

[6] Ә Ул аларга җавап бирде: – Сез монафикълар! Ишагыйя пәйгамбәр сезнењ хакта, алдан күреп, дѳрес әйткән. Ул болай дип язган: «Бу халык Мине теле белән хѳрмәт итә, ә күњелләре исә Миннән еракта.

[7] Аларныњ Миња табынулары бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә ѳйрәтәләр».

[8] Аллаћы әмерен читтә калдырып, сез кеше урнаштырган йолаларны үтисез.

[9] Үзегезнењ йолагызны үтәр ѳчен, ничек оста итеп Аллаћы әмерен кире кагасыз! – дип дәвам итте Гайсә. –

[10] Муса болай дип әйткән: «Атањны ћәм анањны хѳрмәт ит» ћәм «Атасын ћәм анасын хурлаган кеше үтерелергә тиеш».

[11] Ә сез: «Әгәр кеше атасына, яки анасына: „Мин сиња бирергә тиеш булган әйберне Аллаћыга корбан (ягъни, Аллаћыга тиешле бүләк) итеп вәгъдә иттем“, – дип әйтә икән,

[12] ул чакта ул кешегә атасы яки анасы ѳчен берни эшләмәскә мѳмкин», – дип ѳйрәтәсез.

[13] Сез үзегезнењ йолагыз белән Аллаћы сүзен юкка чыгарасыз ћәм шуња охшаган тѳрле эшләр эшлисез.

[14] Ул тагын халыкны чакырып, аларга әйтте: – Барыгыз да Мине тыњлагыз ћәм ањлагыз!

[15] Тыштан кергән ћичнәрсә кешене пычрата алмый, әмма аныњ эченнән чыкканы аны пычрата. [

[16] ]

[17] Гайсә халыкны калдырып ѳйгә кергәч, шәкертләре Аннан бу сүзләрне ањлатып бирүен сорадылар.

[18] – Әллә сез дә ћаман ањламыйсызмы? – диде Ул. – Кешенењ эченә тыштан кергән ћичнәрсә аны пычрата алмаганын ањламыйсызмы?

[19] Чѳнки аныњ йѳрәгенә түгел, ә карынына керә ћәм аннан чыгарылып ташлана! (Моныњ белән Гайсә бѳтен ризыкныњ да чиста булуын белдерде.)

[20] Һәм Гайсә дәвам итте: – Ә кешенењ эченнән чыкканы исә аны пычрата.

[21] Фәхешлеккә, урлашуга, кеше үтерүгә,

[22] зиначылыкка китерүче явыз ниятләр кешенењ йѳрәгеннән килә; шуннан ук саранлык, кабәхәтлек, мәкерлек, әхлаксызлык, кѳнчелек, хурлау, тәкәбберлек, акылсызлык килә.

[23] Бу барлык яманлык кешенењ эченнән чыга, шул аны пычрата да инде.

[24] Аннан Гайсә Тур шәћәре тирәләренә юл тотты. Ул андагы бер йортта тукталды, ћәм бу хакта берәүнењ дә белүен теләмәгән иде дә, әмма мѳмкин булмады.

[25] Аныњ хакында кечкенә кызыныњ эчендә шакшы рух булган бер хатын ишетеп алды. Ул шунда ук, килеп, Гайсәнењ аякларына егылды.

[26] Бу мәҗүси хатын чыгышы белән Сурия Фойникәсе ѳлкәсеннән иде. Ул Гайсәдән кызы эчендәге җенне куып чыгаруын үтенде.

[27] – Башта балалар туенсыннар, – диде ања Гайсә. – Икмәкне балалардан алып, кѳчекләргә ташлау яхшы түгел.

[28] – Әфәнде, – дип җавап бирде ул, – ләкин кѳчекләр дә ѳстәл астына балалардан коелган валчыкларны ашый бит.

[29] – Шулай дип әйтәсењ икән, ѳењә кайт: кызыњныњ эченнән җен чыкты, – диде Гайсә.

[30] Хатын ѳенә әйләнеп кайтты ћәм кызыныњ исән-сау түшәктә ятуын күрде. Җен аныњ эченнән чыккан иде инде.

[31] Аннан соњ, Тур тирәләреннән китеп, Сидун аша ћәм Ун кала тирәләреннән үтеп, Гайсә Гәлиләя дињгезенә чыкты.

[32] Аныњ янына чукрак ћәм начар сѳйләшә торган кешене китереп, аныњ ѳстенә кулларын куеп алуын үтенделәр.

[33] Гайсә, аны халык тѳркеменнән читкәрәк алып китеп, аныњ колакларына Үзенењ бармакларын тыкканнан соњ, тѳкереп, аныњ теленә кагылды.

[34] Аннары Гайсә күккә карап ћәм тирән сулап әйтте: – Эффата! (Ягъни, «Ачыл!»)

[35] Шунда ук аныњ колаклары ишетә башлады ћәм теле чишелде, ћәм ул ачык итеп сѳйләшә башлады.

[36] Гайсә кешеләргә бу хакта берәүгә дә сѳйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен алар тагын да күбрәк сѳйләп йѳрделәр.

[37] Аларныњ гаҗәпләнүләренењ чиге булмады. – Бѳтен нәрсәне дә Ул яхшы итеп эшли: чукраклар ишетәләр ћәм телсезләр сѳйләшәләр! – диделәр алар.

Марк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters