Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 7:10

[1] Гайсә аларга гыйбрәтле хикәя сѳйли башлады. – Бер кеше йѳзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алганнан соњ, чокыр казып, йѳзем изү ѳчен махсус урын әзерләгән. Бакчаны саклау ѳчен манара торгызган ћәм йѳзем үстерүчеләргә бакчасын куллану ѳчен биреп, үзе чит якларга китеп барган.

[2] Уњыш җыяр вакыт җиткәч, йѳзем бакчасыннан үз ѳлешен алырга дип, үзенењ хезмәтчесен җибәргән.

[3] Ә тегеләре исә, аны тотып кыйнаганнар ћәм буш кул белән кайтарып җибәргәннәр.

[4] Инде икенче хезмәтчесен җибәргән. Ләкин аныњ башын яралаганнар, мыскыл иткәннәр.

[5] Тагын берсен җибәргән – аны үтергәннәр. Башкаларын да җибәреп караган: кайсысын кыйнаганнар, кайсысын үтергәннәр.

[6] Аныњ ињ соњгы бер генә кешесе – сѳекле улы калган. Һәм: «Минем улымны хѳрмәт итәрләр», – дип уйлап, аны җибәргән.

[7] Әмма йѳзем үстерүчеләр үзара: «Бу – варис. Әйдәгез, аны үтерик, ћәм ања каласы мирас безнеке булыр», – дип сѳйләшкәннәр.

[8] Алар аны тотып үтергәннәр ћәм йѳзем бакчасыннан чыгарып ташлаганнар.

[9] Инде йѳзем бакчасыныњ хуҗасы нәрсә эшләр? Ул, әйләнеп кайткач, йѳзем үстерүчеләрне үтерер ћәм йѳзем бакчасын башкаларга бирер.

[10] Изге язмада: «Тѳзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш ињ мѳћим почмак ташы булды. Бу Раббы тарафыннан эшләнде ћәм безнењ алда гаҗәп нәрсә», – дигәнне әллә сез укымадыгызмы?

[12] Гыйбрәтле хикәянењ үзләре турында икәнен ањлап, яћүд башлыклары Гайсәне кулга алырга теләделәр, әмма халыктан курыктылар. Шуња күрә алар Аны калдырып китеп бардылар.

[13] Аннан соњ Гайсә янына, Ул берәр бәйләнерлек сүз әйтмәсме дип, фарисейләрне ћәм Һируд тарафдарларын җибәрделәр.

[14] Алар килеп әйттеләр: – Остаз! Синењ дѳрес Кеше булуыњны без беләбез. Кешеләрнењ Синењ хакта нәрсә уйлаганнары Сиња мѳћим түгел. Кешенењ иҗтимагый торышына игътибар итмисењ, әмма Аллаћы юлына хакыйкать буенча ѳйрәтәсењ. Әйтче, кайсарга салым түләүне канун рѳхсәт итәме, әллә юкмы? Безгә түләргәме соњ, әллә түләмәскәме?

[15] Аларныњ икейѳзлеләнүләрен белеп, Гайсә әйтте: – Сез нигә Мине сыныйсыз? Миња динар күрсәтегез әле!

[16] Ања динар бирделәр ћәм Гайсә алардан сорады: – Монда кемнењ сурәте ћәм кемнењ исеме? – Кайсарныкы, – дип җавап бирделәр алар.

[17] Һәм Гайсә аларга әйтте: – Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаћыныкын Аллаћыга бирегез. Аныњ бу җавабына алар тањ калдылар.

[18] Гайсә янына үлеләрнењ терелүен инкяр итүче саддукейлар килде ћәм Аннан менә нәрсә хакында сорадылар:

[19] – Остаз! Муса канунда безгә: «Әгәр берәүнењ бертуганы бала тудырмаган килеш үлеп китеп, хатыны калса, ул бу тол хатынны үзенә алсын ћәм үлгән бертуганныњ буынын дәвам иттерсен», – дип язган.

[20] Җиде бертуган булган. Беренчесе ѳйләнгән ћәм баласы булмыйча үлеп киткән.

[21] Аныњ хатынын икенче туганы үзенә алган, ләкин бала булдырмыйча үлеп киткән. Өченчесе белән дә нәкъ шулай булган.

[22] Җиде агай-эне арасында берсе дә токым калдыра алмаган. Барысыннан соњ хатын үзе дә үлеп киткән.

[23] Үлеләр терелгән вакытта, ул хатын аларныњ кайсысыныњ хатыны булачак? Җидесе дә аныњ ире булган бит!

[24] – Сез ничек ялгышасыз! – диде аларга Гайсә. – Беләсезме, ни ѳчен алай? Чѳнки сез Изге язманы да, Аллаћы кодрәтен дә белмисез.

[25] Үлгәннәр терелеп торганда, алар ѳйләнмәячәкләр дә, кияүгә дә чыкмаячаклар. Алар күктәге фәрештәләрдәй булачаклар.

[26] Ә инде үлгәннәрнењ терелеп тору мәсьәләсенә кагылсак, Муса китабыныњ янып торган күгән агачы хакындагы ѳлешендә Аллаћыныњ: «Мин – Ибраћим Аллаћысы, Исхак Аллаћысы ћәм Ягъкуб Аллаћысы», – дигәнен укымадыгызмыни?

[27] Аллаћы – үлеләр Аллаћысы түгел, бәлки тереләр Аллаћысы. Сез бик тә ялгышасыз.

[28] Аларныњ бәхәсләшүләрен ишетеп ћәм Гайсәнењ аларга яхшы итеп җавап бирүен күреп, бер канунчы Аныњ янына килеп: – Әмерләрнењ кайсысы ињ мѳћим? – дип сорады.

[29] – Ињ мѳћим әмер, – дип җавап бирде Гайсә, – «Тыњла, Исраил! Раббы Аллаћыбыз – бердәнбер Раббы!

[30] Раббы Аллаћыњны бѳтен йѳрәгењ, бѳтен җаныњ, бѳтен акылыњ ћәм бѳтен кѳчењ белән ярат».

[31] Ә менә икенчесе: «Якыныњны үзењне яраткан кебек ярат». Бу әмерләрдән дә бѳегрәге юк.

[32] – Яхшы әйттењ, Остаз, – диде канунчы. – «Аллаћы бердәнбер ћәм Аннан башка илаћ юк», – дип Син дѳрес итеп әйттењ.

[33] «Аны бѳтен йѳрәгењ, бѳтен уйларыњ ћәм бѳтен кѳчењ белән ярату» ћәм «Якыныњны үзењне яраткан кебек ярату» бѳтен корбан итеп чалынган хайваннардан да ћәм корбан итеп яндырылган бүләкләрдән дә мѳћимрәк.

[34] Аныњ акыл белән җавап бирүен күреп, Гайсә әйтте: – Син Аллаћы Патшалыгыннан ерак түгелсењ. Моннан соњ бер кеше дә Гайсәдән нәрсә дә булса сорарга батырчылык итмәде.

[35] Аллаћы Йортында ѳйрәткәндә Гайсә әйтте: – Мәсихне Давыт Улы дип канунчылар ничек әйтә алалар?

[36] Изге Рух белән илћамланып, Давыт үзе: «Раббы Аллаћы минем Раббыма әйтте: Мин дошманнарыњны салганчы Синењ аякларыњ астына, Утыр Минем уњ ягымда», – дип әйткән бит.

[37] Давыт үзе Аны «Раббым» дип атый. Шулай булгач, ничек итеп Ул аныњ Улы була ала? Күп халык Аны хозурлык белән тыњлады.

[38] Халыкка нәсыйхәт биреп, Гайсә әйтте: – Канунчылардан сакланыгыз. Алар озын киемнәр киеп йѳрүне, җыелыш мәйданнарында үзләрен ихтирам итеп сәламләүне, гыйбадәтханәләрдә ињ яхшы урыннарда утыруны, мәҗлесләрдә ињ түрдә утыруны яраталар.

[40] Алар хәйләләп, тол хатыннарныњ йортларын үзләренә алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар. Мондыйлар тагын да катырак хѳкемгә тартылачаклар.

[41] Гайсә, сәдака сандыгы янына утырган килеш, халыкныњ акча салуын күзәтеп торды. Байларныњ күбесе күп итеп салды.

[42] Шунда бер фәкыйрь тол хатын килеп, ике вак акча (бер кодрант) салды.

[43] Гайсә, шәкертләрен чакырып, аларга әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: бу фәкыйрь тол хатын акча салган кешеләрнењ барысына караганда да күбрәк салды.

[44] Сәдака сандыгына салучыларныњ барысы да үзләреннән артканын салдылар, ә ул, фәкыйрь була торып, үзендә булганнарныњ барысын, яшәү ѳчен кирәк булганнарныњ бѳтенесен дә салды.

Марк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters