Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:55

[1] Гайсә Аллаћы Йортыннан чыгып барганда, шәкертләренењ берсе Ања әйтте: – Остаз! Кара әле, нинди зур ташлар, нинди матур биналар!

[2] – Син бу зур биналарны күреп, тањ калдыњмы? – диде Гайсә. – Монда таш ѳстендә таш калмаячак, барысы да җимереләчәк!

[3] Гайсә Зәйтүн тавында Аллаћы Йорты каршында утырган чакта, Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри Аныњ белән берүзләре калгач, сорадылар:

[4] – Безгә әйтче, бу хәлләр кайчан булачак? Боларныњ тиздән гамәлгә ашачагын нинди билге аша беләчәкбез?

[5] Гайсә әйтте: – Сак булыгыз, сезне алдамасыннар!

[6] Күпләр, Минем исемем белән килеп: «Мин – Ул», – дип әйтерләр ћәм күпләрне алдарлар.

[7] Сез якындагы сугышлар тавышын ћәм ерактагы сугышлар хакында хәбәрләр ишеткәндә, курыкмагыз! Шулай булырга тиеш тә. Әмма бу әле ахыры түгел.

[8] Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, урыны-урыны белән җир тетрәүләр, ачлык булыр. Болар – тулгак тоту газапларыныњ башлануы гына.

[9] Сез исә әзер торыгыз: сезне, мәхкәмәләргә тапшырып, хѳкем итәрләр ћәм гыйбадәтханәләрдә кыйнарлар. Сез Минем аркада, Минем хакта шаћитлек бирү ѳчен, патшалар ћәм идарәчеләр каршына басарсыз.

[10] Әмма ахыры килеп җиткәнче, бѳтен халыкларга да Яхшы хәбәр таратылырга тиеш.

[11] Сезне хѳкемгә тапшыру ѳчен алып барганда исә, нәрсә әйтербез, дип хафаланмагыз: шул сәгатьтә сезгә нәрсә бирелсә, шуны сѳйләгез. Сез үзегез түгел, ә Аллаћы Рухы сѳйләр.

[12] Туган туганны, ата үзенењ баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертерләр.

[13] Минем ѳчен барысы да сезне нәфрәт итәр. Әмма ахырга тикле чыдаган кеше котылыр.

[14] Әмма сез «ташландык хәлдә калдыручы чирканыч нәрсәнењ» торырга тиеш түгел урында булуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше ањласын), Яћүдия җирендә булганнар тауга качсыннар.

[15] Өй түбәсендә булганнар, әйберләрен алырга дип, ѳйгә тѳшеп тормасын,

[16] кырда булганнар ѳс киемнәрен алырга ѳйләренә кайтмасыннар.

[17] Ул кѳннәрдә йѳкле хатыннарга ћәм бала имезүчеләргә кайгы!

[18] Болар кышка туры килмәсен иде дип, дога кылыгыз.

[19] Ул кѳннәрдә ињ баштан ук, Аллаћы дѳньяны булдырган кѳннән алып, бүгенге кѳнгә кадәр булмаган ћәм булмаячак афәт килер.

[20] Әгәр Раббы ул кѳннәрне кыскартмаса, ћичкем исән кала алмас иде. Әмма Үзе сайлаган кешеләре хакына Раббы ул кѳннәрне кыскартты.

[21] Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул анда!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз!

[22] Чѳнки ялган мәсихләр ћәм ялган пәйгамбәрләр килерләр, әгәр килеп чыкса, сайланганнарны алдау ѳчен, галәмәтләр ћәм могҗизалар күрсәтерләр.

[23] Әмма сез сак булыгыз – барысы хакында Мин сезгә алдан әйттем.

[24] Ләкин ул кѳннәрдә, афәттән соњ, «Кояш каралыр, ай яктыртмас,

[25] Күкләрдән йолдызлар коелыр ћәм күк кодрәтләре селкетелер»,

[26] шунда бѳек кодрәт ћәм балкып торган дан белән болытларда килүче Адәм Улын күрерләр.

[27] Шул вакыт Ул, фәрештәләрне җибәреп, җирнењ дүрт почмагыннан, җир читеннән алып күккә кадәр Үзе сайлаганнарны җыяр.

[28] Инҗир агачыннан гыйбрәт алыгыз. Аныњ ботаклары, бѳреләнеп, яфрак ярган чакта, сез тиздән җәйнењ җитәчәген беләсез.

[29] Монда да нәкъ шулай: боларныњ гамәлгә ашуын күргәндә, шуны белерсез: ул вакыт якын, инде ишек тѳбендә!

[30] Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын алышынырга ѳлгермәс, болар ћәммәсе дә гамәлгә ашыр.

[31] Күк ћәм җир юкка чыгачак, әмма Минем сүзләрем ћичкайчан юкка чыкмаячак.

[32] Ул кѳннењ ћәм сәгатьнењ кайчан булуы хакында ћичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә.

[33] Карагыз аны, уяу булыгыз! Вакыты кайчан җитәчәген сез белмисез.

[34] Юлга чыккан кеше үзенењ йортын хезмәтчеләренә калдырып, аларныњ ћәркайсына аерым эш кушып, капка сакчысына уяу торырга боера.

[35] Шуња күрә сез уяу булыгыз! Йорт хуҗасыныњ кайчан әйләнеп кайтуын белмисез бит: кич беләнме, тѳн уртасындамы, тәүге әтәч кычкыргандамы, яисә иртәгесенме.

[36] Кѳтмәгәндә кайтып, ул сезне йоклаган килеш тапмасын!

[37] Мин сезгә әйткәннәремне кешеләрнењ барысына да әйтәм: уяу булыгыз!

Марк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters