Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 7:45

[1] Ул урыннан Гайсә Яћүдиягә ћәм Үрдүн аръягындагы җирләргә юнәлде. Тагы күп халык Ања ияреп китте ћәм Ул, гадәттәгечә, аларны ѳйрәтте.

[2] Гайсә янына фарисейләр килделәр ћәм, Аны сынарга теләп, сорадылар: – Ир кешегә хатынын аерып җибәрергә канун рѳхсәт итәме?

[3] – Муса сезгә нәрсә эшләргә кушты соњ? – диде Гайсә.

[4] – Муса ир кешегә хатынын, аерылышу кәгазе язып, аерып җибәрергә рѳхсәт бирде, – дип җавап бирделәр алар.

[5] – Ул сезгә шундый әмерне күњелләрегез каты булганга күрә язган, – диде Гайсә.

[6] – Әмма баштан ук, ћәммә нәрсә яратылганда, Аллаћы «аларны ир ћәм хатын итеп бар итте.

[7] Шуња күрә ир кеше, атасын ћәм анасын калдырып, хатынына кушылыр

[8] ћәм икесе дә бер тән булыр». Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бер бѳтен.

[9] Аллаћы кушылдырганны кеше аермасын.

[10] Өйдә вакытта шәкертләре бу хакта кабат Гайсәдән сорадылар.

[11] – Ир кеше, хатыны белән аерылышып, башкага ѳйләнә икән, ул чакта хатынына каршы зина кыла, – диде Гайсә. –

[12] Шулай ук, хатын кеше дә, иреннән аерылып, башкага кияүгә чыкса, иренә каршы зина кыла.

[13] Фатихалау ѳчен кулларын куйсын дип, Гайсә янына кешеләр балаларны алып килделәр, шәкертләре исә аларны шелтәләделәр.

[14] Моны күреп, Гайсәнењ ачуы килде ћәм Ул шәкертләренә әйтте: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чѳнки Аллаћы Патшалыгы менә шундыйларныкы.

[15] Сезгә хак сүз әйтәм, Аллаћы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк.

[16] Һәм Ул балаларны кочаклап, ѳсләренә кулларын куеп, аларны фатихалады.

[17] Гайсә юлга чыккач, янына бер кеше йѳгереп килде ћәм Аныњ каршында тез чүгеп сорады: – Игелекле Остаз, мәњгелек тормышны мирас итеп алу ѳчен миња нәрсә эшләргә кирәк?

[18] – Ни ѳчен син Мине игелекле дип атыйсыњ? – диде Гайсә. – Бары тик Аллаћы гына игелекле.

[19] Аныњ әмерләрен син беләсењ: кеше үтермә, зина кылма, урлама, ялган шаћитлек итмә, ялганлама, атањны ћәм анањны хѳрмәт ит.

[20] – Остаз, мин боларныњ барысын да яшьтән үк үтәп килдем, – дип җавап бирде тегесе.

[21] Гайсә ања карады ћәм ул Аныњ күњеленә хуш килде. Ул ања әйтте: – Сиња тик бер нәрсә җитми. Бар ћәм нәрсәњ бар, шуны сатып, фәкыйрьләргә ѳләш. Шулай эшләсәњ, күктәге хәзинәгә ия булырсыњ. Аннары яныма кил дә Миња ияр.

[22] Егет исә, бу сүзләрне ишетеп, борчуга тѳште ћәм китеп барды. Чѳнки ул бик бай кеше иде.

[23] Гайсә исә, як-ягына карап, шәкертләренә әйтте: – Байлыгы булганнарга Аллаћы Патшалыгына керү ничек кыен!

[24] Аныњ бу сүзләре шәкертләрен бик тә гаҗәпләндерде. Әмма Гайсә кабатлап әйтте: – Дусларым! Аллаћы Патшалыгына керү ничек кыен!

[25] Бай кешегә Аллаћы Патшалыгына керүгә караганда, дѳягә энә күзе аша үтү җињелрәк.

[26] Алар, гаҗәпләнеп, үзара сѳйләштеләр: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соњ?

[27] Гайсә аларга карап: – Кешеләргә бу мѳмкин түгел, әмма Аллаћыга мѳмкин. Аллаћыга ћәр нәрсә мѳмкин, – дип әйтте.

[28] Шуннан соњ Петер: – Менә без, бѳтен нәрсәбезне калдырып, Сиња иярдек, – диде.

[29] – Сезгә хак сүз әйтәм: йортын яки агай-энеләрен яки апа-сењелләрен яки ата-аналарын яки балаларын яки басуларын Минем хакка ћәм Яхшы хәбәр хакына калдырган ћәркем

[30] хәзерге вакытта йѳз тапкыр күбрәк йортлар, агай-энеләр, апа-сењелләр, аналар, балалар, басулар ћәм, әлбәттә, эзәрлекләүләр дә алачак. Ә инде киләчәк дѳньяда мәњгелек тормышка ия булачак.

[31] Әмма беренче булганнарныњ күбесе ахыргы булырлар, ә ахыргылары исә беренче булырлар.

[32] Алар Иерусалимга бара торган юлдан баралар иде. Гайсә алда барды, шәкертләре хәйран калган хәлдә, ә артларыннан баручылар куркынган хәлдә иделәр. Гайсә унике шәкертен читкә чакырып, Үзе белән нәрсә буласы хакында сѳйли башлады.

[33] – Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улы баш руханилар ћәм канунчылар кулына тотып биреләчәк. Алар Аны үлемгә хѳкем итеп, Аны мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар.

[34] Тегеләре, мыскыллап, Ања тѳкереп, камчылаячаклар ћәм Аны үтерәчәкләр. Әмма Ул, ѳч кѳн үткәч, үледән терелеп торачак.

[35] Гайсә янына Зебедәй уллары – Ягъкуб белән Яхья килеп: – Остаз, без сораганны үтәсәњ иде, – диделәр.

[36] – Сезнењ ѳчен Мин нәрсә эшләргә тиеш соњ? – дип сорады Ул.

[37] Алар җавап бирделәр: – Дан патшалыгыњда безгә Синењ белән янәшә утырырга рѳхсәт бирсәњ иде – беребезгә уњ ягыњда, икенчебезгә исә сул ягыњда.

[38] – Сез нәрсә сораганыгызны белмисез, – диде Гайсә. – Мин эчә торган касәдән эчә алырсызмы, яки Мин чумдырыла торган чумдырылу белән чумдырыла алырсызмы?

[39] – Алырбыз, – дип җавап бирделәр алар. Шуннан соњ Гайсә аларга әйтте: – Сез Мин эчә торган касәдән эчәрсез, Мин чумдырыла торган чумдырылу белән чумдырылырсыз.

[40] Ә инде Минем уњ ягымда яки сул ягымда утырырга рѳхсәт бирү Минем кулда түгел. Анда кемгә билгеләнгән булса, шулар утырырлар.

[41] Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнењ ачулары чыкты.

[42] Әмма Гайсә аларны чакырып алып әйтте: – Сез беләсез: халык җитәкчеләре дип исәпләнгәннәр халыклар ѳстеннән хакимлек итәләр. Бѳекләр халыкларны үз куллары астында тота.

[43] Ләкин сездә алай булмасын: сезнењ арагызда бѳек булырга теләүче башкаларга хезмәтче булсын.

[44] Һәм арагызда беренче булырга теләүче барыгыз ѳчен дә кол булсын.

[45] Адәм Улы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр ѳчен дип килмәде, ә Үзе хезмәт итеп, күпләрне йолып алу ѳчен Үзенењ тормышын бирергә дип килде.

[46] Алар Әрихә шәћәренә килеп җиттеләр. Гайсә Әрихәдән шәкертләре ћәм күп санлы халык белән чыгып барганда, юл читендә сукыр фәкыйрь Бартимәй (ягъни, Тимәй улы) теләнеп утыра иде.

[47] Насаралы Гайсәнењ үтеп баруы хакында ишетеп, ул кычкырып җибәрде: – Давыт Улы Гайсә! Кызган мине!

[48] Күпләре аныњ эндәшмәвен таләп иттеләр, әмма сукыр тагын да кѳр тавыш белән кычкырды: – Давыт Улы, кызган мине!

[49] Гайсә баруыннан тукталып әйтте: – Чакырыгыз аны! – Курыкма, Ул сине чакыра, – дип сукырны чакырдылар.

[50] Бартимәй исә, ѳс киемен салып ташлап, сикереп торды да Гайсә янына йѳгереп килде.

[51] – Синењ ѳчен нәрсә эшләвемне телисењ? – дип сорады аннан Гайсә. – Остаз, күзләрем күрсен иде! – диде сукыр кеше.

[52] – Бар, сине ышануыњ савыктырды, – диде Гайсә. Ул шунда ук күрә башлады ћәм Гайсәгә ияреп китте.

Марк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters