Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:04

[1] Баш руханилар, аксакаллар, канунчылар ћәм бѳтен Югары кињәшмә, иртәдән үк кињәшләшеп, Гайсәне бәйләделәр ћәм Пилатка илтеп тапшырдылар.

[2] – Син яћүдләр Патшасымы? – дип сорады Пилат. – Моны син үзењ әйтәсењ, – дип җавап бирде Гайсә.

[3] Баш руханилар Аны күп нәрсәдә гаепләделәр.

[4] Пилат Аннан тагын сорады: – Син берничек тә җавап бирмисењме? Күрәсењме, Сиња каршы күпме гаепләүләр!

[5] Әмма Гайсә җавап бирмәде ћәм моныњ белән Ул Пилатны бик нык гаҗәпләндерде.

[6] Пилат ћәр бәйрәм уњае белән халык сораган тоткынны азат итә торган иде.

[7] Ул чакта чуалыш вакытында кеше үтергән фетнәчеләр зинданга ябылган иде. Алар арасында Бараб атлы тоткын да бар иде.

[8] Халык, Пилат янына килеп, гадәттәгечә, берәр тоткынны азат итүен сорый башлады.

[9] Пилат аларга әйтте: – Сезнењ ѳчен яћүдләр Патшасын азат итүемне телисезме?

[10] Баш руханиларныњ Гайсәне кѳнләшү аркасында тотып биргәннәрен ул ањлый иде.

[11] Әмма баш руханилар халыкны, Барабны азат итүен таләп итегез дип, котыртып куйган иделәр.

[12] – Ә сез яћүдләр Патшасы дип атаган кеше белән миња ни эшләргә? – диде яњадан Пилат.

[13] – Аны хачка кадакла! – дип кычкырдылар алар.

[14] – Әмма ни начарлык эшләгән соњ Ул? – диде Пилат. Ләкин алар тагын да кѳчлерәк тавыш белән: – Аны хачка кадакла! – дип кычкырдылар.

[15] Пилат, халыкка ярарга тырышып, Барабны азат итте, Гайсәне, камчылаткач, хачка кадаклатырга тапшырды.

[16] Гаскәриләр Аны сарай эченә, ягъни преториумга алып кереп, үзләренењ бѳтен гаскәрен шул урынга чакырдылар.

[17] Алар Гайсәгә куе кызыл тѳстәге япанча кидерделәр, ә башына чәнечкеле ботаклардан үрелгән таҗ куйдылар

[18] ћәм, Аны сәламли башлап: – Яшәсен яћүдләр Патшасы! – диделәр.

[19] Аннары башына таяк белән сугып кыйнадылар. Ања тѳкерделәр, тезләнеп, Аныњ алдында баш иделәр.

[20] Мәсхәрәләгәннән соњ, ѳстеннән куе кызыл япанчаны салдырып, Үзенењ киемнәрен кидерделәр ћәм кадакларга алып чыгып киттеләр.

[21] Кырдан кайтып килүче күриниле Шимун атлы бер кешене – Искәндәр белән Руфусныњ атасын – Гайсәнењ хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр.

[22] Гайсәне Гѳлгетә дип аталган урынга, бу сүз «баш сѳяге» дигәнне ањлата, алып килделәр.

[23] Мирра катыш шәраб тәкъдим иттеләр, әмма Ул аны эчмәде.

[24] Аннары Гайсәне хачка кадакладылар. Һәм, кемгә нәрсә тияр дип, жирәбә салышып, Аныњ киемнәрен үзара бүлештеләр.

[25] Алар Аны иртәнге сәгать тугызда хачка кадакладылар.

[26] Гайсәнењ гаебен күрсәтүче язуда: «Яћүдләр Патшасы», – дип язылган иде.

[27] Гайсә белән бергә ике юлбасарны – берсен уњ ягында, икенчесен сул ягында – кадакладылар. [

[28] ]

[29] Үтеп баручылар исә башларын чайкый-чайкый Аны хурладылар. – Әй, Син, Аллаћы Йортын җимерүче ћәм аны ѳч кѳндә тѳзүче,

[30] Үзењне Үзењ коткар, хачтан тѳш! – диделәр алар.

[31] Шулай ук баш руханилар ћәм канунчылар да Гайсәне мыскылладылар. – Башкаларны коткарды, – диделәр алар, – ә Үзен коткара алмый.

[32] Мәсих, Исраил Патшасы! Хәзер безнењ күз алдыбызда хачтан тѳшсен, шул чакта Ања без ышанырбыз! Хәтта Аныњ белән бергә кадакланганнар да Аны мәсхәрәләделәр.

[33] Кѳн уртасында бѳтен җир ѳстен карањгылык каплап алды, ћәм кѳндезге сәгать ѳчкә кадәр шулай булды.

[34] Ә сәгать ѳчтә Гайсә каты тавыш белән: – Элои, Элои, лема сабахтани? – дип кычкырды. Бу: «Әй, Аллаћым, әй, Аллаћым! Нигә Син Мине ташладыњ?» – дигәнне ањлата.

[35] Янында торучыларныњ кайберләре, Аныњ сүзләрен ишетеп әйттеләр: – Ишетәсезме, Ильясны чакыра!

[36] Ә берсе, йѳгереп килеп, губка кисәген шәраб серкәсенә манчыды ћәм аны, таякка элеп, Ања эчәргә биреп, әйтте: – Әйдәгез карыйк: Ильяс Аны хачтан алырга килерме икән?

[37] Гайсә кѳчле тавыш белән кычкырып җибәрде ћәм җан бирде.

[38] Аллаћы Йортындагы пәрдә ѳстән аска кадәр урталай ертылды.

[39] Хач алдында торучы йѳзбашы, Гайсәнењ шулай җан биргәнен күреп, әйтте: – Бу Кеше чыннан да Аллаћы Улы булган икән!

[40] Анда, ерактан карап торучы хатыннар арасында: Магдалалы Мәрьям, шулай ук, кече Ягъкуб белән Йосиснењ анасы Мәрьям ћәм Салуми да бар иделәр.

[41] Алар Гайсәгә ияреп йѳргән иделәр ћәм Ул Гәлиләядә булган чакта, Ања хезмәт иткән иделәр. Һәм анда Аныњ белән Иерусалимга килгән башка күп хатыннар да бар иде.

[42] Кич җитә иде. Бу кѳн – бәйрәмгә әзерләнә торган кѳн, ягъни шимбә алды кѳн булганга күрә,

[43] Югары кињәшмәнењ абруйлы әгъзасы, Ариматайдан булган Йосыф – ул да Аллаћы Патшалыгын кѳтә иде – Пилат янына кыю рәвештә килеп, Гайсәнењ гәүдәсен алырга рѳхсәт сорады.

[44] Аныњ инде үлгәненә Пилат гаҗәпләнде ћәм йѳзбашын чакыртып: – Гайсә үлдемени инде? – дип сорады.

[45] Йѳзбашы аныњ шулай булуын раслагач, Пилат Йосыфка Гайсәнењ гәүдәсен алырга рѳхсәт бирде.

[46] Йосыф, ак җитен тукыма сатып алып, гәүдәне тѳреп, таш тауны тишеп ясалган кабергә салды ћәм, таш тәгәрәтеп китереп, кабер авызын каплап куйды.

[47] Ә Магдалалы Мәрьям белән Юсиснењ анасы Мәрьям Гайсәнењ кайда куелганын күзәтеп тордылар.

Марк Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters