[1] Алар Гәлиләя дињгезе аръягындагы Герәсә җиренә килеп туктадылар.
[2] Гайсә кѳймәдән тѳшкәч үк, каберләр арасыннан чыккан бер җенле кешене очратты. Ул кеше каберләр арасында яши иде. Аны хәтта чылбырлар белән дә бәйләп куя алмаганнар.
[4] Чѳнки күп тапкырлар аяк-кулларын чылбырлар белән бәйләсәләр дә, ул барыбер чылбырларны ѳзә ћәм богауларны вата торган булган. Берәү дә аны җињә алмаган.
[5] Ул кѳне-тѳне бертуктаусыз каберләр арасында ћәм тауларда үзен ташлар белән бәреп кычкыра торган булган.
[6] Ерактан ук Гайсәне күреп, ул Аныњ янына йѳгереп килде ћәм, аякларына егылып,
[7] каты тавыш белән кычкырды: – Аллаћы Тәгаләнењ Улы, Гайсә! Миннән Сиња ни кирәк? Аллаћы хакы ѳчен Синнән ялварам, газаплама мине.
[8] Ул шулай әйтте, чѳнки Гайсә ања: «Шакшы рух, бу кешенењ эченнән чык!» – дигән иде.
[9] – Исемењ ничек? – дип сорады аннан Гайсә. – Без бик күбәү, шуња күрә минем исемем – Гаскәр, – дип җавап бирде тегесе.
[10] Һәм аларны бу җирдән куып җибәрмәвен үтенеп сорады.
[11] Тау битендә зур дуњгыз кѳтүе утлап йѳри иде.
[12] – Безне дуњгызларга җибәрче, без аларныњ эченә керербез! – дип ялвардылар шакшы рухлар.
[13] Гайсә рѳхсәт иткәч, кеше эченнән чыккан шакшы рухлар дуњгызлар эченә керделәр ћәм дуњгыз кѳтүе текә ярдан дињгезгә ташланып батып үлде. Ә дуњгызларныњ саны ике мењгә якын иде.
[14] Кѳтүчеләр, качып китеп, бу хакта шәћәрдә ћәм аныњ тирәсендәге авылларда сѳйләп йѳрделәр. Ә анда яшәүчеләр исә, ни булганын карарга дип,
[15] Гайсә янына килделәр, эчендә җеннәр булган кешенењ киенгән ћәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп, куркып калдылар.
[16] Вакыйганы күргән кешеләр җенле кеше ћәм дуњгызлар белән ни булганы хакында сѳйләп бирделәр.
[17] Шуннан соњ алар Гайсәнењ бу урыннан китүен үтенә башладылар.
[18] Гайсә кѳймәгә утырган чакта, элек җенле булган кеше Гайсә белән бергә барырга теләвен әйтте.
[19] Әмма Ул рѳхсәт итмәде: – Бар, ѳењә кайтып, туганнарыња Раббыныњ ничек сине кызгануын ћәм синењ ѳчен нәрсә эшләгәнен сѳйлә, – диде Гайсә.
[20] Ул кеше китеп, Гайсәнењ аныњ ѳчен нәрсә эшләгәне хакында Ун калада сѳйләп йѳрде ћәм барысы да моња тањ калдылар.
[21] Гайсә кѳймәдә кире икенче як ярга чыккач, яр буенда Аныњ янына тагын күп халык җыелды.
[22] Гыйбадәтханә башлыкларыннан берсе, Яћир исемлесе, Аны күрү белән, янына килеп, Гайсәнењ аякларына егылды
[23] ћәм ялварып сорады: – Минем кызым үлем хәлендә ята. Килеп, аныњ ѳстенә кулларыњны куйчы, ул савыгыр ћәм яшәр иде!
[24] Гайсә аныњ белән китте. Ања, ћәр яктан кысрыклап, күп халык ияреп барды.
[25] Бер хатын унике ел буе кан китүдән җәфаланган булган.
[26] Бик күп табибларда дәваланган, бѳтен байлыгын сарыф итсә дә, файдасын күрмәгән: хәле тагын да начарайган икән.
[27] Ул Гайсә хакында ишетеп: «Аныњ киеменә генә булса да кагылсам, савыгыр идем», – дип уйлаганга, халык арасына кереп, арттан килеп, Гайсәнењ киеменә кагылды.
[29] Шунда ук аныњ кан агуы туктады ћәм ул үзенењ тулысынча савыгуын тойды.
[30] Гайсә Үзеннән кѳч чыкканын тоеп, халыктан сорады: – Минем киемемә кем кагылды?
[31] – Халыкныњ ничек кысрыклавын күреп торасыњ бит! Ә Син, кем кагылды, дип сорыйсыњ, – диделәр шәкертләре.
[32] Әмма Ул моны эшләүчене күзләре белән эзли бирде.
[33] Куркуыннан калтырап тѳшкән хатын, үзе белән ни булганын ањлап, халык арасыннан чыкты ћәм, Гайсә алдына егылып, дѳресен сѳйләп бирде.
[34] – Кызым, ышануыњ сине савыктырды, имин йѳр, исән-сау бул, – диде ања Гайсә.
[35] Гайсә бу сүзләрне әйткән арада, гыйбадәтханә башлыгыныњ ѳеннән килеп әйттеләр: – Синењ кызыњ үлде. Остазны бүтән борчыма!
[36] Әмма Гайсә, аларныњ сүзләрен ишетеп, башлыкка әйтте: – Курыкма, тик ышан гына!
[37] Гайсә Петердән, Ягъкубтан, Ягъкубныњ энесе Яхъядан башка ћичкемгә Үзе белән барырга рѳхсәт итмәде.
[38] Башлыкныњ ѳе янына килгәч, Гайсә анда ыгы-зыгы килеп йѳрүчеләрне, ћәм такмаклап-такмаклап үкереп елаучыларны күрде.
[39] – Сез нигә ыгы-зыгы килеп йѳрисез, нигә елыйсыз? Бала үлмәгән, тик йоклый гына, – диде аларга Гайсә, ѳйгә кергәч.
[40] Ањардан кѳлделәр, әмма Ул аларны куып чыгарып, кызныњ атасын, анасын, Үзенењ юлдашларын алып, кыз яткан бүлмәгә керде.
[41] Баланыњ кулыннан тотып, ања әйтте: – Талита, кум! (Ягъни, «Кызым, сиња әйтәм, тор!»)
[42] Кыз бала шунда ук торды ћәм йѳри башлады, ања унике яшь иде. Барысы да күргәннәреннән хәйран калдылар.
[43] Гайсә бу хакта ћичкем белергә тиеш түгеллеген кисәтеп әйтте, кызны исә ашатырга кушты.