[1] Изгеләр ѳчен җыела торган иганәгә килгәндә, мин Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә нинди күрсәтмә биргән булсам, сез дә шул рәвешчә эшләгез.
[2] Мин яныгызга килгәч, сез иганә җыеп йѳрмәс ѳчен, сезнењ ћәрберегез атнаныњ беренче кѳнендә, хәленә күрә, табышыныњ бер ѳлешен аерып куйсын ћәм сакласын.
[3] Яныгызга килгәч, иганәгезне тапшыру ѳчен сез сайлаячак кешеләрне хатлар белән Иерусалимга җибәрермен.
[4] Миња бару килешле булса, алар минем белән барырлар.
[5] Македуния аша йѳргәч, мин яныгызга килермен; чѳнки мин Македуния аша барырмын.
[6] Бәлки, беркадәр сезнењ янда яшәрмен, яки, хәтта, кышны да үткәрермен, ћәм шулай итеп, кая барсам да, мине озатып йѳри алырсыз.
[7] Чѳнки хәзер сезнењ белән аз гына вакытка күрешергә теләмим, бәлки, Раббы насыйп итсә, беркадәр вакыт яныгызда булырга ѳмет итәм.
[8] Эфестә исә Илленче кѳн бәйрәменә кадәр калырмын,
[9] чѳнки анда, дошманнар күп булуга да карамастан, нәтиҗәле хезмәт итү ѳчен ишекләр кињ ачылды миња.
[10] Тимуте яныгызга килсә, карагыз аны, бернәрсәгә борчылмасын, чѳнки ул да минем кебек Раббы эшләрен башкара.
[11] Шуныњ ѳчен ћичкем ања илтифатсыз булмасын, бәлки аны минем яныма иминлек белән озатыгыз. Мин аны имандашлар белән бергә кѳтәм.
[12] Апуллус туганга килгәндә исә, мин аннан имандашлар белән бергә яныгызга баруын бик нык үтендем. Әмма хәзергә ул сезнењ янга барырга теләми, ләкин уњай вакыт табуга барыр.
[13] Иманда торыгыз, уяу, кыю ћәм нык булыгыз.
[14] Һәрнәрсәне яратып башкарыгыз.
[15] Имандашлар, минем сезгә бер үтенечем бар. Сез Эстефәнәс гаиләсен беләсез, ул Ахаядә беренчеләрдән булып Мәсихкә иман китерде, ћәм алар үзләрен изгеләргә хезмәт итүгә багышладылар;
[16] үзегезне шундыйларга, безнењ белән бергә хезмәт күрсәтүчеләргә ћәм авыр хезмәт башкаручыларга буйсындырыгыз.
[17] Мин Эстефәнәснењ, Фѳртүнәтнењ ћәм Әхәйкнењ килеп җитүенә шатмын: алар, сез юк чакта, җитешмәгән нәрсәләр белән мине тәэмин иттеләр.
[18] Чѳнки алар минем ћәм сезнењ рухыгызны тынычландырдылар. Мондыйлар хѳрмәт ителүгә лаек.
[19] Асия ѳлкәсендәге иман итүчеләр бердәмлекләре сезне сәламли. Өйләрендәге иман итүчеләр бердәмлекләре белән бергә Әкүл ћәм Прискиллә сезгә Раббы исеме белән кайнар сәлам тапшыра.
[20] Мондагы барлык имандашлар сезгә сәлам җибәрәләр. Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез.
[21] Мин, Паул, үз кулым белән язып сезгә сәлам җибәрәм.
[22] Кем Раббыны яратмый, ања каћәр тѳшсен. «Марана та – Раббы, кил инде!»
[23] Раббы Гайсәнењ мәрхәмәте сезнењ белән булсын.
[24] Сез барыгыз да Мәсих Гайсәнеке. Минем мәхәббәтем сезнењ барыгыз белән бергә булсын. 1