[1] Имандашлар, мин Аллаћы Рухына ия булучыларга сѳйләгән кебек сѳйли алмадым, бәлки дѳньяви кешеләргә, Мәсих юлында әле дә имчәк баласы кебек булганнарга сѳйләгән кебек сѳйләдем сезгә.
[2] Мин сезгә каты ризык түгел, бәлки сѳт ашаттым, чѳнки сез ул ризык белән тукланырлык дәрәҗәдә түгел идегез ћәм хәзер дә әзер түгелсез.
[3] Чѳнки сез ћаман да дѳньяви яшисез. Әгәр бер-берегездән кѳнләшәсез ћәм ызгышып-талашып яшисез икән, бу хәлдә сез дѳньяви кешеләр түгелме ћәм гади кешеләр кебек эш итмисезме?
[4] Чѳнки берегез: «Мин – Паулныкы», ә икенчегез: «Мин – Апуллусныкы», – ди икән, ул чакта сез гади кешеләр буласыз түгелме соњ?
[5] Кем ул Паул? Апуллус кем ул? Алар – хезмәтчеләр генә, ћәм Раббы аларныњ ћәрберсенә нинди вазифа бирүенә карап, сез алар аркылы иман китердегез.
[6] Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүен Аллаћы үстерде.
[7] Шуња күрә утыртучы да, су сибүче дә түгел, бәлки үстерүче Аллаћы гына мѳћим.
[8] Утыртучы белән су сибүче – асылда бер; әмма ћәркайсы савабын үзенењ хезмәтенә карап алачак.
[9] Чѳнки без – Аллаћыныњ хезмәттәшләре, ә сез – Аллаћыныњ иген кыры, Аллаћыныњ корылмасы.
[10] Зирәк тѳзүче кебек, Аллаћы мәрхәмәте белән, мин нигез салдым, ә башка берәү шуныњ ѳстенә тѳзи. Әмма ћәркем үзенењ тѳзү рәвешенә игътибар итсен.
[11] Чѳнки булган нигездән башка бүтән нигезне ћичкем сала алмый, ә ул нигез – Гайсә Мәсих.
[12] Кем дә булса бу нигез ѳстенә алтыннан, кѳмештән, асылташлардан, агачтан, печәннән, саламнан тѳзесә,
[13] ћәрберенењ эше ачык күренәчәк; ул эшне исә хѳкем кѳне белдерәчәк. Ул кѳн ут белән ачылачак, ћәм ут ћәркемнењ эшен сынаячак.
[14] Кемнењ корылмасы исән калса, шул савап алачак.
[15] Эшләгән эше янса, ул зыян күрәчәк. Хәер, ул үзе котылып калачак, әмма ут эченнән чыккан кебек котылачак.
[16] Әллә Аллаћы йорты булуыгызны ћәм сездә Аллаћы Рухы яшәвен белмисезме?
[17] Кем Аллаћыныњ йортын җимерсә, Аллаћы аны җәзалаячак. Чѳнки Аллаћы йорты изге; ә ул йорт – сез.
[18] Берегез дә үзен-үзе алдамасын. Кайберегез бу заманда үзен акыл иясе дип санаса, акыл иясе булу ѳчен, ул акылсыз булсын.
[19] Бу заманныњ акыллылыгы – Аллаћы каршында акылсызлык бит. Чѳнки Изге язмада: «Аллаћы акыл ияләрен мәкерләрендә эләктереп ала», – дип язылган бит.
[20] Һәм тагын: «Раббы акыл ияләренењ уйларын белә: алар файдасыз».
[21] Шулай булгач, ћичкем кешеләр белән мактанмасын, чѳнки ћәрнәрсә – сезнеке.
[22] Паулмы, Апуллусмы, Кифасмы, дѳньямы, тормышмы, үлемме, хәзергеме яки киләчәкме – ћәммәсе сезнеке;
[23] сез исә – Мәсихнеке, ә Мәсих – Аллаћыныкы.