Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:50

[1] Шулай итеп, безне ћәркем Мәсихнењ хезмәтчеләре ћәм Аллаћы серләре ышанып тапшырылган идарә итүчеләр дип санасын.

[2] Моннан тыш ышанып тапшырылганнарныњ ћәрберсенењ тугры булуы таләп ителә.

[3] Сезнењ яки башкаларныњ минем хакта хѳкем йѳртү рәвеше әћәмиятле түгел; мин үзем дә үзем турында хѳкем йѳртмим.

[4] Ләкин, үземдә бернинди гаеп күрмәсәм дә, моныњ белән үземне акламыйм. Мине бер Раббы гына хѳкем итә.

[5] Шуња күрә, Раббы килгәнче берничек тә хѳкем итмәгез. Ул карањгылыкта яшерелгәннәрне яктыртачак ћәм эчкерсез ниятләрне күрсәтәчәк, ћәм шул чакта ћәркемгә Аллаћыдан мактау булачак.

[6] Имандашлар, сезнењ хакка мин боларны үземә ћәм Апуллуска карата кулландым. Изге язмада язылганнан тыш акыл сатмаска ѳйрәнүегезне телим, ћәм ћичкем берәүне башка берәү алдында мактап ѳстен куймасын.

[7] Сине кем ѳстен итеп куя? Син кабул итмәгән берәр нәрсә бармы? Ә инде кабул иткәнсењ икән, ни ѳчен кабул итмәгән кебек мактанасыњ?

[8] Сез инде тукландыгыз, сез инде баедыгыз, сез инде бездән башка патшалар булдыгыз! Мин, чыннан да, патшалар булуыгызны теләр идем, шул вакытта без дә сезнењ белән бергә патшалар булыр идек!

[9] Ә миња Аллаћы безне, рәсүлләрне, үлемгә хѳкем ителгән кешеләр кебек, ињ артка куйган сыман тоела. Чѳнки Аллаћы безне дѳнья, фәрештәләр ћәм кешеләр ѳчен тамаша итте.

[10] Без – Мәсих хакына тилеләр, сез исә – Мәсих белән берләшүдә акыллылар! Без – хәлсезләр, ә сез – кѳчлеләр! Сезне хѳрмәтлиләр, ә безне хурлыйлар.

[11] Хәтта, әлегә кадәр ачлыкка ћәм сусауга дучарбыз, ярым ялангач ћәм кыйналган хәлдә, бер урыннан икенче урынга күченеп йѳрибез, чѳнки йорт-җиребез юк.

[12] Һәм үз кулларыбыз белән авыр хезмәт башкарып кѳн күрәбез. Безгә ләгънәт укыйлар – без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр – без түзәбез.

[13] Безгә яла ягалар – без яхшылык белән җавап бирәбез. Дѳнья ѳчен әлегә кадәр барысы тарафыннан санга саналмаган чүп-чар кебек булдык без.

[14] Мин боларны сезне оялту ѳчен язмыйм, әмма яраткан балаларымны кисәткән сыман кисәтәм.

[15] Гәрчә Мәсих юлында мењләгән нәсыйхәтчеләрегез булса да, аталарыгыз күп түгел. Яхшы хәбәр белдереп, Мәсих Гайсә аша мин сезнењ рухи атагыз булдым.

[16] Шуња күрә ялварып сорыйм: миннән үрнәк алыгыз.

[17] Шуныњ ѳчен мин сезгә үземнењ сѳекле ћәм Раббыга турылыклы улым Тимутене җибәрдем. Ул Мәсих Гайсәгә ияреп тормыш итүем ћәм ћәр җирдә ћәрбер иман итүчеләр бердәмлегендәге ѳйрәтүләрем турында сезнењ исегезгә тѳшерер.

[18] Мин яныгызга килмәс дип, сезнењ кайберләрегез масайган.

[19] Әмма, Аллаћы насыйп итсә, мин тиздән сезгә килермен ћәм әлеге масаючыларныњ сүзен түгел, бәлки кѳчен сынап белермен.

[20] Чѳнки Аллаћы Патшалыгы сүздә түгел, бәлки кѳчтә.

[21] Нәрсә телисез сез? Сезгә таяк беләнме яисә мәхәббәт ћәм басынкылык рухы белән килимме?

Паулдан Көринтлеләргә Беренче Хат — Chapters