[1] Кешеләр ћәм фәрештәләр теле белән сѳйләшсәм дә, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, ул чакта мин яњгыравык бакыр яки чыњлавык тәлинкә кебек кенә булыр идем.
[2] Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне ћәм ћәртѳрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, мин берни булмас идем.
[3] Бѳтен мѳлкәтемне ѳләшеп, тәнемне яндырырга тапшырсам да, әгәр мәхәббәт юк икән, миња моннан бернинди дә файда булмас иде.
[4] Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, кѳнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми,
[5] дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый.
[6] Мәхәббәт ялганга сѳенми, бәлки хакыйкатькә шатлана.
[7] Ул барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, ћәрнәрсәгә ѳметләнә ћәм сабыр итә.
[8] Пәйгамбәрлек итүләр тукталыр, телләр тынар ћәм белем юкка чыгар, әмма мәхәббәт беркайчан да бетмәс.
[9] Безнењ белемебез дә, пәйгамбәрлек итүебез дә ѳлешчә генә бит.
[10] Ә камил нәрсә килгәч, ѳлешчә генә булган нәрсә югалачак.
[11] Мин бала чагында балаларча сѳйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йѳрттем, ә инде үсеп җиткәч, бала вакыттагы эшләрне ташладым.
[12] Хәзер без, тонык кѳзге аркылы карагандай, чагылыш кына күрәбез, ә инде ул вакытта, турыдан-туры йѳзгә-йѳз күрәчәкбез. Минем белемем хәзер ѳлешчә, ә инде ул вакытта, Аллаћы мине ничек тулы белә, мин дә тулысынча беләчәкмен.
[13] Менә ћәрвакыт булачак ѳч нәрсә: иман, ѳмет ћәм мәхәббәт. Ә мәхәббәт аларныњ ињ бѳеге.