[1] Аллаћы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнењ рәсүле Паулдан ћәм Тимуте имандаштан бѳтен Ахаядәге барлык изгеләргә ћәм Кѳринттәге Аллаћы бердәмлегенә сәлам.
[2] Сезгә Атабыз Аллаћыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын!
[3] Һәрьяктан ярдәм итүче Аллаћыга ћәм шәфкать Атасына, Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Аллаћысы ћәм Атасына дан!
[4] Аллаћы безгә бѳтен кайгыларыбызда булыша, шуња күрә Аннан кабул иткән ярдәм белән без дә ћәртѳрле кайгылары булганнарга булыша алабыз.
[5] Чѳнки безгә карата Мәсихнењ газаплары арткан саен, Мәсих аша безнењ юанычларыбыз да артканнан-арта бара.
[6] Кайгырабыз икән, сез юансын ћәм котылсын ѳчен кайгырабыз; юанабыз икән, сез дә юанасыз. Без кичергән шул ук газапларга сез чыдый алсын ѳчен, сезгә кѳч бирелә.
[7] Һәм сезнењ хакта безнењ ѳметебез нык. Чѳнки беләбез: газапларыбызны уртаклашасыз икән, Аллаћы биргән ярдәмне дә уртаклашасыз.
[8] Имандашлар, Асия ѳлкәсендә кичергән михнәтләребез турында белми калуыгызны теләмибез, без чиктән тыш ћәм кѳч җитмәслек каты итеп изелдек, хәтта исән калуыбызга да ѳметебезне югалткан идек.
[9] Үзебезгә-үзебез таяну ѳчен түгел, бәлки үлеләрне терелтүче Аллаћыга таяну ѳчен, без үзебезне үлемгә хѳкем ителгәннәр кебек хис иттек.
[10] Аллаћы безне дәћшәтле үлемнән коткарды ћәм коткарачак, безнењ ѳчен кылган догаларыгыз белән безгә сез дә ярдәм иткәнгә күрә, Аныњ киләчәктә дә коткарачагына ѳмет баглыйбыз. Шулай итеп, күпләрнењ ялваруларына җавап итеп безгә бирелгән мәрхәмәт бүләге хакына күпләр безнењ ѳчен Аллаћыга рәхмәт укыйлар.
[12] Бу – безнењ мактанычыбыз: безнењ вѳҗданыбыз: «Без дѳньяда, бигрәк тә сезнењ арада, кеше зирәклеге белән түгел, бәлки Аллаћыдан килүче изгелек ћәм Аллаћы мәрхәмәте белән ихлас күњелдән яшибез», – дип шаћитлек итә.
[13] Без бит сез укый ћәм ањлый торганнарны гына язабыз. Сез безне инде ѳлешчә ањлыйсыз, ә мин тулысынча ањларсыз дип ѳмет итәм.
[14] Шулай итеп, Раббыбыз Гайсә кѳнендә без сезнењ мактанычыгыз булган кебек, сез дә безнењ мактанычыбыз булырсыз.
[15] Менә шундый ышаныч белән икеләтә мәрхәмәт алуыгызны теләп, башта яныгызга барырга,
[16] ягъни сезнењ аша Македуниягә, Македуниядән соњ тагын сезгә килергә ћәм сезнењ ярдәм белән Яћүдиягә барырга дип ниятләнгән идем.
[17] Әллә болай ниятләнеп, мин уйламыйча эш иттемме? Әллә мин, имансыз кеше кебек, бер үк вакытта «әйе, әйе» ћәм «юк, юк» дип әйтә-әйтә ният итәмме?
[18] Әмма, Аллаћыныњ тугрылыгы хак булган кебек, без сезгә бер үк вакытта «әйе» ћәм «юк» дип әйтмибез.
[19] Чѳнки мин, Силас ћәм Тимуте сезгә игълан иткән Аллаћы Улы Гайсә Мәсих бер үк вакытта «әйе» ћәм «юк» булмады. Киресенчә, Ањарда ћәрвакыт «әйе» генә була.
[20] Чѳнки Аллаћыныњ бѳтен вәгъдәләре Гайсә Мәсихтә «әйе» дип раслана, ћәм без Аллаћыны данлау ѳчен әйтә торган «амин» да Аныњ аша әйтелә.
[21] Аллаћы безне дә, сезне дә, Мәсих белән берләштереп, Үзе ныгыта. Безне билгеләүче Аллаћы,
[22] мѳћере белән тамгалап, безгә биреләчәк нәрсәләр ѳчен йѳрәкләребезгә ышанычлы дәлил буларак Рух бирде.
[23] Аллаћыны үземә каршы шаћит итеп чакырам: әлегә кадәр мин, бары тик сезне кызганганга күрә, Кѳринткә килмәдем.
[24] Бу – иманыгыз ѳстеннән без хакимлек итәбез дигән сүз түгел. Киресенчә, куануыгызны теләп, без сезнењ белән бергә хезмәт итәбез, чѳнки сез иманыгыз белән нык торасыз.