[1] Мәхәббәтне максат итеп, Изге Рухтан килгән сәләтләргә, бигрәк тә пәйгамбәрлек итү сәләтенә ашкыныгыз.
[2] Күктән бирелгән таныш булмаган телдә сѳйләүче кешеләргә түгел, бәлки Аллаћыга сѳйли. Чѳнки аны ћичкем ањламый, ул Изге Рух ярдәмендә серләр сѳйли.
[3] Пәйгамбәрлек итүче исә кешеләрне ныгыту, аларныњ рухларын күтәрү ћәм алар юаныч тапсын ѳчен сѳйли.
[4] Таныш булмаган телдә сѳйләүче үзен ныгыта, ә пәйгамбәрлек итүче – иман итүчеләр бердәмлеген ныгыта.
[5] Мин шуны телим: сез барыгыз да таныш булмаган телләрдә сѳйләгез, әмма тагын да яхшысы – пәйгамбәрлек итегез. Пәйгамбәрлек итүче таныш булмаган телләрдә сѳйләүчедән ѳстенрәк, әгәр таныш булмаган телләрдә сѳйләүче үз сүзләрен кешеләргә иман итүчеләр бердәмлеген нәсыйхәт итү ѳчен ањлата алмаса.
[6] Имандашлар, хәзер яныгызга килеп, таныш булмаган телләрдә сѳйлим, ћәм сезгә Аллаћыдан ачылыш яки пәйгамбәрлек сүзе, яисә тәгълимат бирмим икән, ни файда китерермен сезгә?
[7] Шуныњ кебек үк, сыбызгы яки курай кебек тавыш чыгаручы җансыз әйберләр бер-берсенә охшамаган кѳй чыгармасалар, сез аларныњ кѳен танырсызмы?
[8] Әгәр быргы ањлаешсыз аваз чыгарса, сугышка кем әзерләнер?
[9] Менә шулай сез дә телегез белән кеше тѳшенмәслек сүзләр әйтәсез икән, ничек сѳйләгәнегезне ањларлармы? Сез җилгә генә сѳйләгән булырсыз.
[10] Дѳньяда күп тѳрле телләр бар, ћәм аларныњ ћәрберсенењ үз мәгънәсе бар.
[11] Әгәр әйтелгән сүзнењ мәгънәсен ањламасам, ул чакта мин сѳйләүче ѳчен чит ил кешесе булган кебек, сѳйләүче дә минем ѳчен чит ил кешесе кебек була.
[12] Сезнењ белән дә шулай ук: рухи сәләтләргә омтылып, иман итүчеләр бердәмлеген нәсыйхәт итәчәк сәләтләрне мул кулланырга тырышыгыз.
[13] Шуња күрә, таныш булмаган телдә сѳйләүче ањлата белү ѳчен дога кылсын.
[14] Чѳнки мин таныш булмаган телдә дога кылсам, рухым дога кыла, ә акылым анда катнашмый кала.
[15] Нәрсә эшләргә соњ? Рухым белән дога кылырмын, ћәм акылым белән дә дога кылырмын, рухым белән данлап җырлармын, ћәм акылым белән дә данлап җырлармын.
[16] Югыйсә, рухыњ белән генә Аллаћыга шѳкер иткәндә, синењ әйткәнењне ањламаучы гади кеше рәхмәт укуыња ничек «амин» дип ризалыгын белдерер?
[17] Син ћичшиксез яхшы шѳкер итәсењ, әмма башка берәү моннан нәсыйхәт алмый.
[18] Барыгызга караганда күбрәк телләрдә сѳйләгәнем ѳчен Аллаћыма шѳкер итәм.
[19] Әмма иман итүчеләр бердәмлегендә таныш булмаган телдә ун мењ сүз әйтүгә караганда, башкаларга да нәсыйхәт булсын ѳчен, акыл белән биш сүз әйтүне яхшырак дип саныйм.
[20] Имандашлар! Уйларыгыз балаларныкы кебек булмасын. Яманлыкка карата балалар кебек, ә фикер йѳртү рәвешегез белән балигъ булган кешеләр сыман булыгыз.
[21] Канунда болай дип язылган: «Бу халыкка сәер телләрдә сѳйләүче кешеләр аша, чит кешеләрнењ авызлары белән сѳйләрмен, – ди Раббы, – әмма ул чакта да мине тыњламаслар».
[22] Димәк, таныш булмаган телләр – иманлылар ѳчен түгел, бәлки иман итмәүчеләр ѳчен билге. Пәйгамбәрлек итү исә иман итмәүчеләр ѳчен түгел, бәлки иманлылар ѳчен.
[23] Шулай итеп, бѳтен иман итүчеләр бердәмлеге бергә җыелып, ћәммәсе таныш булмаган телләрдә сѳйләгәндә сез сѳйләгәнне ањламаучы гади кешеләр яки иман итмәүчеләр кереп, алар: «Сез тилерәсез», – димәсләрме?
[24] Әмма барысы да пәйгамбәрлек иткәндә ањламаучы бер гади кеше яки иман итмәүче килеп керсә, ул, гаепләре ѳчен, барысы тарафыннан да фаш ителер, барысы тарафыннан да хѳкем ителер;
[25] шулай итеп, аныњ йѳрәк серләре барысына ачылыр, ћәм ул: «Чынлап та, Аллаћы сезнењ белән», – дияр ћәм сәҗдә кылып Аллаћыга табыныр.
[26] Димәк, имандашлар, инде хәзер нәрсә? Сез бергә җыелган вакытта ћәрберегезнењ мәдхиясе, тәгълиматы, таныш булмаган телдә хәбәре, Аллаћыдан ачылышы, ањлатмасы бар. Болар исә ћәммәсе дә бердәмлекне рухи яктан ныгыту ѳчен булсын.
[27] Кем дә булса таныш булмаган телдә сѳйли икән, берәү ањлатып торсын. Ә ике яки ињ күбе ѳч кеше бер-бер артлы сѳйли ала.
[28] Ањлатучы булмаса, ул чакта бердәмлектә сѳйләүче дәшмәсен, үзенә ћәм Аллаћыга гына сѳйләсен.
[29] Пәйгамбәрләр дә икәү яки ѳчәү сѳйләсеннәр, ә башкалар сѳйләнелгән буенча фикер йѳртеп, аларга бәя бирсен.
[30] Җыелышта утыручылар арасыннан берәүгә Аллаћыдан ачылыш килсә, беренче сѳйләүче ања сүз әйтергә мѳмкинлек бирсен.
[31] Чѳнки ћәммәгез дә ѳйрәнсен, ћәммәгез дә файда алсын ѳчен, бер-бер артлы пәйгамбәрлек итә аласыз.
[32] Пәйгамбәрләрнењ рухлары да пәйгамбәрләргә буйсына,
[33] чѳнки Аллаћы – тәртипсезлек Аллаћысы түгел, бәлки тынычлык Аллаћысы. Изгеләрнењ барлык бердәмлекләрендәге кебек,
[34] хатыннарыгыз бердәмлек җыелышларында дәшмәсеннәр, чѳнки аларга анда сѳйләргә рѳхсәт ителми. Муса канунында әйтелгәнчә, алар буйсынучан булырга тиеш.
[35] Алар нәрсә турында булса да белергә тели икән, ѳйләрендә ирләреннән сорасыннар. Чѳнки хатыннар ѳчен бердәмлек җыелышында сѳйләү хурлык санала.
[36] Аллаћы сүзе сездән чыктымы әллә? Әллә сезгә генә ирештеме?
[37] Үзен пәйгамбәр яки рухи яктан бик сәләтле дип исәпләгән кеше сезгә язганнарымныњ Раббы әмере икәнен танысын.
[38] Әгәр танымаса, ул да танылмасын.
[39] Шулай итеп, имандашлар, пәйгамбәрлек итәргә ашкыныгыз, әмма таныш булмаган телдә сѳйләүне дә тыймагыз.
[40] Тик ћәрнәрсә тәртипле ћәм килешле булырга тиеш.