Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:57

[1] Имандашлар, ата-бабаларыгыз белән булган хәлләрне белми калуыгызны теләмим. Болыт астында торганда аларныњ барысын да Аллаћы саклады, алар ћәммәсе дә Кызыл дињгез аша коры җир буйлап чыктылар.

[2] Һәммәсенењ болыт астында торулары ћәм дињгез аша чыгулары алар ѳчен Муса ѳммәтенә чумдырылу булды.

[3] Һәммәсе дә күктән җибәрелгән бер үк ризыкны ашады.

[4] Һәммәсе дә үзләре белән йѳргән рухи кыя таштан күктән җибәрелгән бертѳрле эчемлекне эчте; бу кыя таш исә – Мәсих Үзе.

[5] Хәер, аларныњ күпчелеге Аллаћыга яраклы булмады ћәм чүлдә ћәлакәткә дучар булды.

[6] Алар яман теләкләргә бирелде. Шундый яман теләкләрдән саклап, алар белән булган хәлләр безнењ ѳчен сабак булды.

[7] Шулай ук, кайберләре кебек, потка табынучылар булмагыз. Изге язмада алар хакында: «Халык ашарга ћәм эчәргә утырды, ә аннан соњ торып бастылар ћәм күњел ачтылар», – дип язылган.

[8] Кайберәүләр фәхешлек иткән кебек, фәхешлек итмик – бер кѳн эчендә аларныњ егерме ѳч мење ћәлак булды.

[9] Кайберәүләр Мәсихне сынап караган кебек, без Аны сынамыйк – алар елан чагуыннан үлделәр.

[10] Аларныњ кайберләре сукранган кебек, сез сукранмагыз – аларны ћәлак итүче фәрештә үтерде.

[11] Бу хәлләр башкаларга сабак булсын ѳчен эшләнелде, ә безгә, заманнарныњ ахыры якынлашкан вакытта яшәүчеләргә, кисәтү ясап язылды.

[12] Менә шуња күрә кем дә кем нык торам дип уйлый икән, егылмас ѳчен сак булсын.

[13] Сез барлык кешеләргә хас булган сынауга гына дучар буласыз. Аллаћы Үз вәгъдәсенә турылыклы ћәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рѳхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору ѳчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк.

[14] Шуња күрә, сѳеклеләрем, потларга табынудан качыгыз.

[15] Мин сезгә акыллыларга сѳйләгән кебек сѳйлим. Сѳйләгәннәрем турында үзегез уйлап карагыз.

[16] Без рәхмәт белдергән шѳкрана касәсе Мәсих канына катнашу түгелме? Без сындырып алган икмәк Мәсих тәненә катнашу түгелме?

[17] Икмәк бер, ћәм без, күп булсак та, бер тәнне тәшкил итәбез, чѳнки бер икмәкне уртаклашабыз.

[18] Исраил халкына карагыз: алар корбан итен ашаучылар, корбан китерү урынындагы гыйбадәттә катнашучылар түгелме?

[19] Инде сезгә нәрсә әйтим? Пот та, потка китерелгән корбан да нинди дә булса әћәмияткә ияме?

[20] Һич юк. Әмма мәҗүсиләр корбанны Аллаћыга түгел, бәлки җеннәргә китерәләр. Ә мин җеннәр белән аралашуыгызны теләмим.

[21] Раббы касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә эчә алмассыз. Бер үк вакытта Раббыныњ да, җеннәрнењ дә аш табынында катнашучылар була алмассыз.

[22] Әллә без Раббыныњ ачуын чыгарырга телибезме? Әллә без Ањардан да кодрәтлерәкме?

[23] Һәрнәрсә рѳхсәт ителә, әмма ћәрнәрсә дә файдалы түгел. Һәрнәрсә рѳхсәт ителә, әмма ћәрнәрсә дә гыйбрәтле түгел.

[24] Һичкем үзенә файдалыны түгел, бәлки башкаларга файдалыны эзләсен.

[25] Ит базарында сатыла торганнарныњ барысын да ашагыз ћәм, вѳҗданыгыз тыныч булсын ѳчен, тѳпченеп тормагыз.

[26] Чѳнки Изге язмада язылганча: «Җир ћәм җирдәге ћәрнәрсә – Раббыныкы».

[27] Әгәр иман итмәүче берәү сезне ашка чакыра ћәм сез барырга телисез икән, вѳҗданыгыз тыныч булсын ѳчен тәкъдим ителгән ћәрнәрсәне тѳпченмичә ашагыз.

[28] Ләкин берәү сезгә: «Бу – потка китерелгән корбан», – дисә, шул берәү ћәм вѳҗдан хакына ашамагыз.

[29] Вѳҗдан дигәннән, сезнекен түгел, бәлки шул кешенењ вѳҗданын күз алдында тотам. «Ни ѳчен әле азатлыгым башка вѳҗдан белән чикләнергә тиеш?»

[30] Әгәр мин ризыкны Аллаћыга рәхмәт әйтеп кабул итәм икән, бу ризык ѳчен нигә мине шелтәләргә?

[31] Шулай итеп, ашыйсызмы, эчәсезме, яки башка берәр нәрсә эшлисезме – ћәммәсен дә Аллаћы даны ѳчен эшләгез.

[32] Яћүдләргә дә, грекларга да яисә Аллаћы бердәмлегенә дә абыну ташы булмагыз.

[33] Мин дә үз файдама түгел, бәлки, күпләр котылсын ѳчен, алар файдасына ћәркемгә ћәрнәрсәдә ярарга тырышам бит.

Паулдан Көринтлеләргә Беренче Хат — Chapters