Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:29

[1] Имандашлар, Изге Рухтан килгән сәләтләр хакында да белми калуыгызны теләмим.

[2] Сез беләсез, мәҗүси вакытыгызда, үзегезне кемдер җитәкләп йѳрткән сыман, телсез потларга табынырга йѳрдегез.

[3] Менә шуныњ ѳчен сезгә әйтәм: Аллаћы Рухы белән сѳйләүче беркем дә: «Гайсәгә ләгънәт», – димәс, ћәм бары Изге Рух аша гына: «Гайсә – Раббы», – дип әйтә алыр.

[4] Изге Рух биргән сәләтләр тѳрле, әмма Рух бер үк.

[5] Хезмәт итүнењ күп тѳрләре бар, әмма Раббы бер үк.

[6] Гамәлләр дә тѳрле, әмма ћәммәсендә ћәммә нәрсәне эш итүче – шул ук бер Аллаћы.

[7] Ә ћәрберебездә Рухныњ уртак файдага эш итүе күренә.

[8] Берәүгә Рух аша хикмәт белән сѳйләү осталыгы, икенчесенә шул ук Рух аркылы белем бирү осталыгы бирелә.

[9] Башка берәүгә шул ук Рух тарафыннан иман бирелә, ә икенче берәүгә шул ук Рух тарафыннан дәвалау сәләте бирелә.

[10] Берәүгә могҗиза күрсәтү, берәүгә пәйгамбәрлек итү, башка берәүгә тѳрле рухларны аера белү, кайберәүгә таныш булмаган тѳрле телләрдә сѳйләү, башкасына телләрне ањлата белү бирелә.

[11] Боларныњ ћәммәсен дә бер үк Рух эшли ћәм ћәркемгә сәләтне Үзе теләгәнчә бүлеп бирә.

[12] Мәсих – күп әгъзаларга ия булган тән кебек; тән күп әгъзалардан торса да, бер бѳтен тәнне тәшкил итә.

[13] Без ћәммәбез дә: яћүдләр яки греклар, коллар яки иреклеләр, бер Рух белән чумдырылып, Мәсих тәненә кушылдык, ћәм ћәммәбезгә эчү ѳчен шул ук Рух бирелде.

[14] Тән исә бер әгъзадан түгел, бәлки күп әгъзалардан тора.

[15] Әгәр аяк: «Мин, кул булмаганга, тәннеке түгел», – дисә, чынлап та ул шуња күрә генә тәннеке булмасмы?

[16] Һәм колак: «Мин, күз булмаганга, тәннеке түгел», – дисә, чынлап та, шуња күрә генә тәннењ бер әгъзасы булмасмы?

[17] Әгәр бѳтен тән күздән генә торса, ничек ишетә алыр иде? Бѳтен тән колактан гына торса, ис сизү тойгысы кайда булыр иде?

[18] Әмма ләкин Аллаћы тәндә әгъзаларныњ ћәрберсен Үзе теләгәнчә урнаштырган.

[19] Әгәр инде барысы бер әгъза булса, тән кайда булыр иде?

[20] Хәзер исә әгъзалар күп, әмма тән бер генә.

[21] Күз кулга: «Миња кирәгењ юк», – дип, яки баш аякларга: «Сез миња кирәк түгел», – дип әйтә алмас.

[22] Киресенчә, тәннењ зәгыйфьрәк күренгән әгъзалары бигрәк тә кирәк.

[23] Тәннењ аз хѳрмәткә ия булып күренгән ѳлешләрен күбрәк хѳрмәт итәбез. Килешсез саналган әгъзаларыбызны без аеруча тырышып каплыйбыз,

[24] ә инде килешле әгъзаларыбызныњ моња ихтыяҗы юк. Әмма тәндә аерымлык булмасын, бәлки барлык әгъзалар бер-берсе турында бер дәрәҗәдә кайгыртсыннар ѳчен, килешсез әгъзаларга күбрәк хѳрмәт күрсәтеп, Аллаћы тәндә әгъзаларны үзара шулай тоташтырды.

[26] Шуња күрә бер әгъза җәфаланса, барлык әгъзалар да аныњ белән бергә җәфа чигә, бер әгъза хѳрмәтләнсә, әгъзаларныњ ћәммәсе дә аныњ белән бергә шатлана.

[27] Сез – Мәсихнењ тәне, ә аерым-аерым – шул ук тәннењ әгъзалары.

[28] Аллаћы Үз бердәмлегендә берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, ѳченчеләрне ѳйрәтүчеләр итеп куйды. Аннары кайберәүләргә могҗизалар тудыру кодрәте, дәвалау, башкаларга ярдәм итү, идарә итү ћәм таныш булмаган телләрдә сѳйләү сәләте бирде.

[29] Барысы да рәсүлләрме? Барысы да пәйгамбәрләрме? Барысы да ѳйрәтүчеләрме? Барысы да могҗиза тудыручылармы?

[30] Һәммәсенењ дә дәвалау сәләте бармы? Барысы да таныш булмаган телләрдә сѳйлиме? Барысы да бу телләрне ањлата аламы?

[31] Зуррак сәләтләргә ашкыныгыз. Мин сезгә ињ яхшы юлны күрсәтермен.

Паулдан Көринтлеләргә Беренче Хат — Chapters