[1] Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз.
[2] Имандашлар, ћәрнәрсәдә мине истә тотуыгыз ћәм күрсәтмәләремне ничек биргән булсам, аларны шулай тотуыгыз ѳчен сезне мактыйм.
[3] Моны белүегезне телим: ћәр ирнењ Башы – Мәсих, хатынныњ башы – ир, ә Мәсихнењ Башы – Аллаћы.
[4] Баш киеме киеп дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче ћәр ир үзенењ башын оятлы итә.
[5] Баш киеме кимичә дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче ћәр хатын үзенењ башын оятлы итә, чѳнки бу – хатынныњ чәче алдырылган булу белән бер дәрәҗәдә.
[6] Чѳнки хатын башына кияргә теләми икән, чәче кырылсын, ә инде чәче алынган яки кырылган булу аныњ ѳчен оятлы икән, ул чакта башына кисен.
[7] Шулай итеп, ир кеше, Аллаћыныњ чагылышы ћәм даны булганга күрә, башына кияргә тиеш түгел; ә хатын – ирнењ даны.
[8] Чѳнки ир – хатыннан түгел, бәлки хатын – ирдән,
[9] ћәм ир хатын ѳчен түгел, бәлки хатын ир ѳчен яратылган.
[10] Шуња күрә хатын башында үз ѳстеннән хакимлекне күрсәткән билге булырга тиеш. Бу – фәрештәләргә дә шуны күрсәтә.
[11] Хәер, Раббы алдында ир хатыннан, хатын ирдән бәйсез түгел.
[12] Чѳнки хатын ирдән булган кебек, ир дә хатыннан туа. Ә ћәрнәрсә – Аллаћыдан.
[13] Үзегез фикер йѳртегез: хатын кешегә башына кимичә Аллаћыга дога кылу килешерме?
[14] Безне сәламәт акыл үзе үк ѳйрәтә: ир кешенењ чәче озын икән, бу – аныњ ѳчен хурлык.
[15] Әмма хатынныњ чәче озын икән, бу – аныњ ѳчен дан, чѳнки чәч ања каплавыч итеп бирелгән.
[16] Әгәр кем дә булса бу хакта бәхәсләшергә тели икән, бездә дә, Аллаћы бердәмлекләрендә дә хатын-кызныњ башына кимәү гадәте юк.
[17] Бирәчәк күрсәтмәләремдә сезне мактамыйм, чѳнки сезнењ җыелышларыгыз файдага караганда күбрәк зыян китерә.
[18] Беренчедән, иман итүчеләр бердәмлеге җыелышларыгызда аерым бер тѳркемнәргә бүленүегез турында ишетәм ћәм мин моња берникадәр ышанам да.
[19] Чѳнки Аллаћы тарафыннан хупланган кешеләр билгеле булсын ѳчен фикерләрнењ тѳрле булуы да кирәк.
[20] Сез бергә җыелган вакыт, чыннан да, әле Раббыныњ кичке ашын ашау дигән сүз түгел.
[21] Чѳнки ћәркем үз ризыгын башкалардан элегрәк ашарга ашыга, шулай итеп, кайберәүләр ач кала, кайберәүләр исерә.
[22] Ашарга ћәм эчәргә сезнењ ѳегез юкмы әллә? Әллә сез Аллаћы бердәмлеген санга сукмыйсызмы ћәм мохтаҗларны кимсетәсезме? Нәрсә әйтергә сезгә? Моныњ ѳчен сезне мактаргамы? Юк, мактамыйм.
[23] Чѳнки сезгә биргән күрсәтмәләрне мин Раббыныњ Үзеннән алдым. Раббы Гайсә хыянәткә дучар тѳнне кулына икмәк алды
[24] ћәм, шѳкрана иткәннән соњ, икмәкне сындырып болай диде: «Бу – сезнењ ѳчен бирелгән тәнем; Мине искә алу ѳчен шулай эшләгез».
[25] Шул рәвешчә, кичке аштан соњ кулына касә алып әйтте: «Менә бу касә – Минем каным белән расланган яња килешү. Моны эчкән саен, Мине искә алу ѳчен эчегез».
[26] Чѳнки бу икмәкне ашаган ћәм бу касәдән эчкән саен, сез Раббы килгәнгә кадәр Аныњ үлемен игълан итәсез.
[27] Шулай итеп, кем дә кем, бу йолага хѳрмәт күрсәтмичә, икмәкне ашаса ћәм Раббыныњ касәсеннән эчсә, Аныњ тәне вә канына каршы гѳнаћ кылуда гаепле булыр.
[28] Кеше башта үзен-үзе сынарга тиеш, аннан соњ гына бу икмәкне ашый ћәм бу касәдән эчә ала.
[29] Чѳнки, кемдер Раббы тәненә әћәмият бирмичә ашый ћәм эчә икән, ул шуныњ белән үзен-үзе хѳкемгә дучар итә.
[30] Менә шуња күрә күбегез зәгыйфь ћәм авыру, вафат булганнар да аз түгел.
[31] Ә без үз-үзебезне тикшерсәк, ул чакта хѳкем ителмәс идек.
[32] Хѳкем ителгәндә исә, дѳнья белән бергә хѳкем ителмәс ѳчен, Раббы безгә Үзе тәрбия бирә.
[33] Шуња күрә, имандашларым, кичке ашка җыелганда бер-берегезне кѳтегез.
[34] Җыелуыгыз Аллаћы тарафыннан хѳкем ителерлек булмасын ѳчен, ач кеше ѳендә ашасын. Ә башка нәрсәләр хакында яныгызга килгәч күрсәтмә бирермен.