Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 8:58

[1] Имандашлар, үзем сѳйләгән Яхшы хәбәрне исегезгә тѳшереп китәм. Сез аны кабул иттегез ћәм анда нык торасыз.

[2] Мин игълан иткән Яхшы хәбәр сүзләрен тотсагыз, котыласыз. Югыйсә, юкка гына иман китергән булып чыгасыз.

[3] Чѳнки ћәрнәрсәдән элек мин үзем кабул иткәнне сезгә тапшырдым, ә ињ мѳћиме: Мәсих, Изге язмада язылганча, безнењ гѳнаћларыбыз ѳчен үлде,

[4] күмелде ћәм, Изге язмада әйтелгәнчә, ѳченче кѳндә үледән терелтелде,

[5] элек Кифаска, аннан соњ унике рәсүлгә күренде.

[6] Шуннан бер үк вакытта биш йѳздән артык имандашка күренде. Аларныњ күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре инде үлде.

[7] Шуннан соњ Ул Ягъкубка, шулай ук барлык рәсүлләргә күренде.

[8] Ә инде ћәммәсеннән соњ, мин «җитлекми туган бала» сыман булуга карамастан, миња да күренде.

[9] Чѳнки мин – рәсүлләрнењ ињ әћәмиятсезе, ћәм рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен, чѳнки Аллаћы бердәмлеген эзәрлекләдем.

[10] Әмма хәзер мин кем булсам, Аллаћы мәрхәмәте белән булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт бушка китмәде: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, бәлки минем белән булган Аллаћы мәрхәмәте хезмәт итте.

[11] Шулай итеп, минме, алармы, без шуны игълан итәбез, ћәм сез шуња иман иттегез.

[12] Мәсих үледән терелтелгән дип игълан ителгәч, ничек сезнењ кайберләрегез, үлгәч терелү юк, дип сѳйли ала соњ?

[13] Үледән терелү юк икән, Мәсих тә үледән терелтелмәгән булып чыга.

[14] Әгәр Мәсих терелеп тормаган икән, безнењ хәбәребез дә, сезнењ иманыгыз да буш була.

[15] Моннан тыш без Аллаћы хакында да ялган шаћитләр булыр идек, чѳнки, Ул Мәсихне үледән терелтеп торгызды, дип шаћитлек иттек. Хәлбуки, үлеләрнењ терелүе булмагач, Аллаћы Мәсихне дә терелтеп торгызмаган булып чыга.

[16] Чѳнки, үлеләр терелтелми икән, Мәсих тә үледән терелтелмәгән була.

[17] Әгәр Мәсих терелеп тормаган икән, иманыгыз – буш, сез әле дә үз гѳнаћларыгыз белән бергә.

[18] Бу инде – Мәсихкә иман итеп үлгәннәр дә ћәлак булдылар дигән сүз.

[19] Мәсихкә бу тормышта гына ѳмет багласак, без барлык кешеләргә караганда да кызганычрак.

[20] Әмма ләкин чыннан да Мәсих үлеләр арасыннан беренче булып терелеп торды.

[21] Чѳнки, үлем кеше аша килгән кебек, үледән терелеп тору да бер Кеше аша килде.

[22] Адәм аркасында ћәммәсе үлгән кебек, Мәсих бәрабәренә ћәммәсе яњадан тереләчәк.

[23] Һәркем үз чиратында: беренче булып Мәсих, соњыннан, Ул килгәндә, Аныкылар тереләчәк.

[24] Шуннан соњ ахыры килер, Ул, ћәртѳрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юкка чыгарып, Патшалыкны Ата-Аллаћыга тапшырачак.

[25] Чѳнки барлык дошманнарын Үз аягы астына салганга кадәр Мәсих патшалык итәргә тиеш.

[26] Һәм соњгы дошман – үлем юкка чыгарылачак.

[27] Чѳнки Изге язмада әйтелгәнчә, «Аллаћы ћәрнәрсәне Аныњ аягы астына салып буйсындырды». Һәрнәрсә Мәсихкә буйсындырылды диелгән икән, ањлашыла ки, ћәрнәрсәне Ања Буйсындыручы Аллаћыдан башка буйсындырылды.

[28] Ә инде ћәрнәрсәне Мәсихкә буйсындыргач, Угыл Үзе дә ћәрнәрсәне Ања Буйсындыручыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаћы ћәммә нәрсәдә бар нәрсә булачак.

[29] Югыйсә, ник үлеләр ѳчен суга чумдырылу йоласын үтиләр? Үлеләр бѳтенләй терелеп тормагач, ник үлеләр ѳчен моны эшлиләр?

[30] Ни ѳчен без үзебез ћәрвакыт куркыныч астында торабыз?

[31] Мин ћәр кѳн үлем белән йѳзгә-йѳз очрашам. Имандашлар, бу турыда сезнењ ѳчен кичергән горурлыгым белән Раббыбыз Мәсих Гайсә алдында ант итәм.

[32] Гади кешеләр кебек уйлаганда, үлеләр терелтелмәсә, Эфестә ерткычлар белән кѳрәшүемнән миња ни файда? Үлеләр терелтелмәсә, «ашыйк, эчик, чѳнки иртәгә үләчәкбез!»

[33] Алданмагыз: «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза».

[34] Кирәгенчә айныгыз ћәм гѳнаћ кылмагыз. Чѳнки сезгә оят булсын ѳчен әйтәм: кайберләрегез Аллаћыны белми.

[35] Кем дә булса: «Үлеләр ничек терелеп торачаклар? Һәм аларныњ тәне нинди булыр?» – дип сорый ала.

[36] Әй акылсыз! Син чәчкән нәрсә, башта үлмәсә, терелмәячәк.

[37] Син, чәчкәндә, булачак үсемлекнењ үзен түгел, бәлки бер орлыкны – бодай яки нинди дә булса башка орлыкны чәчәсењ.

[38] Әмма Аллаћы ања ничек теләсә, шундый тән бирә, ћәр орлыкка үз тәнен бирә.

[39] Һәр тән бертѳрле түгел. Кешеләрнењ тәне башка, хайваннарныкы башка, балыкларныњ, кошларныњ да тәне башка.

[40] Күктәге җисемнәр дә, җирдәге җисемнәр дә бар, әмма күктәге җисемнәрнењ гүзәллеге җирдәге җисемнәрнекеннән аерыла.

[41] Кояшныњ да, айныњ да, йолдызларныњ да җемелдәүләре башка. Йолдызлар да үзара җемелдәүләре ягыннан бер-берсеннән аерыла.

[42] Үлеләр терелеп торганда да шулай булачак. Тән чери торган булып күмелә, ә мәњге үлми торган булып терелтелә.

[43] Кимсетелеп күмелә, данланып терелеп тора. Зәгыйфь килеш күмелә, кѳчле булып терелеп тора.

[44] Канлы тән күмелә, рухи тән терелеп тора. Канлы тән бар икән, рухи тән дә бар.

[45] Изге язмада болай дип язылган: «Беренче кеше – Адәм – тере җан иясе булды»; ә соњгы Адәм – тормыш бирүче Рух.

[46] Әмма беренче булып рухи түгел, бәлки канлы тәннән торган килде, аннан соњ гына рухи килде.

[47] Беренче кеше туфрак белән яратылды, ул – җирдән. Икенче Кеше – күктән.

[48] Җирнекеләр туфрак белән яратылган кеше кебек, күкнекеләр күктән булган Кеше кебек.

[49] Без хәзер туфрак белән яратылган кешенењ кыяфәтен йѳрткән кебек, киләчәктә күктән булган Кешенењ кыяфәтен йѳртәчәкбез.

[50] Имандашлар, шуны да әйтим: тән ћәм каннан торганнар Аллаћы Патшалыгына ия була алмас, ћәм фани да мәњгелеккә ия була алмас.

[51] Серне әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргыныњ соњгы тавышы яњгыраганда кинәт, күз ачып йомганчы, ћәммәбез үзгәртеләчәкбез. Чѳнки быргы кычкырганда үлеләр мәњге үлми торган булып терелеп торачаклар, ћәм без үзгәртеләчәкбез.

[53] Димәк, фани булган – мәњгелек булганга, ћәм үләчәк нәрсә үлемсез нәрсәгә үзгәрергә тиеш.

[54] Фани булган мәњгелек булганга үзгәргәч, ћәм үләчәк нәрсә үлемсез нәрсәгә үзгәргәч: «Үлем җињү белән йотылачак»;

[55] «Үлем! Синењ җињүењ кайда? Үлем! Синењ угыњ кайда?» – дип, Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашар.

[56] Үлемнењ угы исә – гѳнаћ; ә инде гѳнаћныњ кѳче – канун.

[57] Раббыбыз Гайсә Мәсих аша безгә җињү биргән Аллаћыга рәхмәт яусын!

[58] Сѳекле имандашларым, менә шуныњ ѳчен нык торыгыз ћәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнењ Раббы алдында бушка булмаячагын белеп, ћәрвакыт Аныњ эшен бар кѳчегезне куеп башкарыгыз.

Паулдан Көринтлеләргә Беренче Хат — Chapters