[1] Арагыздагы башка берәүгә дәгъвасы булган кеше, изгеләр алдында түгел, бәлки имансызлар алдында хѳкем ителергә ничек батырчылык итәр икән?
[2] Дѳньяны изгеләр хѳкем итәчәген белмисезме әллә? Әгәр дѳньяны сез хѳкем итәсез икән, ул вакытта сез әћәмиятсез эшләрне хѳкем итә алмассызмы?
[3] Фәрештәләрне хѳкем итәчәгебезне белмисезме әллә? Кѳндәлек дәгъваларны хѳкем итәргә сәләтебез җитмәсме?
[4] Ә кѳндәлек дәгъваларны хәл итәргә кирәк булганда сез имансызларны хакимнәр итеп куясызмы?
[5] Сезгә оят булсын дип әйтәм: әллә имандашлары арасындагы бәхәсләрне хәл итәрлек бер генә акыллы кешегез дә юкмы?
[6] Имандаш белән имандаш дәгъвалаша, ѳстәвенә, бу – имансызлар алдында эшләнелә!
[7] Бер-берегез арасында дәгъвалар булуы инде үзе үк сезнењ тулысынча җињелүегезне күрсәтә. Сезгә ни ѳчен рәнҗетелгәннәр ћәм алданганнар булып калмаска?
[8] Әмма сез үзегез рәнҗетәсез ћәм имандашларыгызны алдыйсыз.
[9] Явызлык кылучыларныњ Аллаћы Патшалыгына ия була алмаячакларын белмисезме әллә? Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мѳнәсәбәткә керүче ирләр,
[10] караклар, комсызлар, эчкечеләр, яман теллеләр, талаучылар – берсе дә Аллаћы Патшалыгына ия була алмаячаклар.
[11] Кайберләрегез менә шундый иде. Әмма Раббыбыз Гайсә Мәсих исеме ћәм Аллаћыбыз Рухы белән юылып чистарындыгыз, изге ителдегез ћәм Аллаћы тарафыннан акландыгыз.
[12] Миња бар нәрсә рѳхсәт ителә, әмма ћәммә нәрсә дә файдалы түгел. Һәммә нәрсә миња рѳхсәт ителә, әмма минем ѳстән бернәрсә дә хакимлек итмәскә тиеш.
[13] Ризык – карын ѳчен, карын – ризык ѳчен, әмма Аллаћы анысын да, монысын да юк итәчәк. Тән исә фәхешлек ѳчен түгел, бәлки Раббы ѳчен, ћәм Раббы тән ѳчен була.
[14] Аллаћы Раббы Гайсәне үледән терелтте ћәм Үзенењ кодрәте белән безне дә терелтәчәк.
[15] Әллә сез белмисезме, тәннәрегез – Мәсихнењ әгъзалары бит? Шулай булгач, әллә миња, Мәсихнењ әгъзаларын алып, аларны фахишә әгъзалары итәргәме? Һич тә булмас!
[16] Әллә фахишә белән кушылучыныњ аныњ белән бер тән булуын да белмисезме? Чѳнки Изге язмада: «Икесе дә бер тән булыр», – дип язылган.
[17] Ә инде Раббы белән кушылучы Аныњ белән рухи яктан бер була.
[18] Фәхешлектән качыгыз! Кеше эшләгән ћәр гѳнаћ тәннән читтә була, ә фәхешлек итүче үз тәненә каршы гѳнаћ кыла.
[19] Сезнењ тәнегез – Изге Рухныњ йорты. Изге Рух сезгә Аллаћы тарафыннан бирелде ћәм сездә яши. Әллә сез моны белмисезме? Һәм сез дә үзегезнеке түгел.
[20] Чѳнки сез кыйбат хакка сатып алындыгыз. Шуња күрә тәнегез белән Аллаћыны данлагыз.