[1] Имандашлар, яныгызга Аллаћыныњ серен игълан итәргә килгәндә, мин купшы сүзләр сѳйләргә яки зирәклегемне күрсәтергә килмәдем.
[2] Чѳнки сезнењ янда булганда мин Гайсә Мәсихтән ћәм шуныњ ѳстенә Аныњ хачка кадаклануыннан башка ћичнәрсә белмәскә карар кылдым.
[3] Мин яныгызга кѳчсез, бик курыккан ћәм калтыранган хәлдә килдем.
[4] Иманыгыз кешеләр акылына түгел, бәлки Аллаћы кодрәтенә нигезләнсен ѳчен, сүзем ћәм вәгазем кеше акылыныњ ышандырырлык сүзләренә түгел, бәлки Аллаћы Рухыныњ кодрәтен исбатлауга нигезләнгән иде.
[6] Ә без инде зирәклек турында җитлеккән иман итүчеләр арасында сѳйлибез. Әмма ул – хәзерге заман акылы ћәм бу дѳнья хакимнәренењ акылы түгел, алар бетүгә таба бара бит.
[7] Ә без Аллаћыныњ дѳнья яратылганчы ук даныбыз ѳчен билгеләнгән, яшерен серле зирәклеге турында сѳйлибез.
[8] Шул зирәклекне бу дѳньядагы бер генә хаким дә танымады. Әгәр танысалар, данлыклы Раббыны хачка кадакламаган булырлар иде.
[9] Әмма Изге язмада болай дип язылган: «Аллаћы Үзен яратучыларга нәрсә әзерләгәнен ћичбер күз күрмәгән, ћичбер колак ишетмәгән ћәм ћичбер кешенењ йѳрәге бу турыда уйлап карамаган».
[10] Ә моны Аллаћы безгә Үзенењ Рухы аша ачты, чѳнки Рух ћәрнәрсәне, хәтта Аллаћыныњ тирәнлекләрен дә тикшерә.
[11] Кешенењ уйларын үзендәге рухтан башка тагын кем белә? Шуныњ кебек үк, Аллаћыныњ ниятләрен дә Аллаћы Рухыннан башка ћичкем белми.
[12] Без исә, Аллаћы тарафыннан нәрсә бүләк ителгәнен белү ѳчен, бу дѳньяныњ рухын түгел, бәлки Аллаћыдан килгән Рухны кабул иттек.
[13] Һәм болар турында кеше зирәклеге ѳйрәткән сүзләр белән түгел, бәлки Рух ѳйрәткән сүзләр белән сѳйләшәбез. Без рухи хакыйкатьне Аллаћы Рухына ия булган кешеләргә ањлатабыз.
[14] Үзендә Аллаћы Рухы булмаган кеше Аллаћы Рухы күрсәткәннәрне кабул итми, чѳнки аларны акылсызлык дип саный; ул аларны ањлый алмый, чѳнки болар турында Изге Рух ярдәме белән генә фикер йѳртергә мѳмкин.
[15] Аллаћы Рухына ия булучы исә ћәрнәрсә турында фикер йѳртә ала, ә аныњ үзен ћичкем тулысынча ањлый алмый.
[16] Чѳнки Изге язмада язылганча: «Раббыга кињәш бирергә Аныњ уй-фикерләренә кем тѳшенгән?» Ә без Мәсихнењ уй-ниятләрен ањлыйбыз, чѳнки аларны безгә Изге Рух ача.