Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:17

[1] Дѳрестән дә, арагызда фәхешлек, хәтта мәҗүсиләрдә дә булмаган фәхешлек урын алуы турында хәбәрләр бар. Кемдер үги анасын үзенә хатын иткән икән.

[2] Ә сез, елыйсы урында, тагын да тәкәбберләнгәнсез! Андый эш кылучыны арагыздан сѳрергә кирәк иде.

[3] Ә мин тәнем белән түгел, күњелем белән яныгызда булганда, андый эш эшләүчене арагызда булган кебек хѳкем иттем:

[4] сез Раббыбыз Гайсә исеме белән җыелганда ћәм күњелем сезнењ белән булганда, Раббыбыз Гайсә кодрәте белән бергә,

[5] Раббыбыз кѳнендә аныњ рухы котылсын дип, тәнен юкка чыгару ѳчен бу кешене шайтан кулына тапшырырга кирәк.

[6] Сезнењ ѳчен мактанырлык ћичнәрсә юк. Кечкенә генә ачыткыныњ да бѳтен камырны ачытуын белмисезме әллә?

[7] Шулай булгач, яња тѳче камыр буласыгыз килсә, иске ачыткыны ташлагыз. Чынлыкта сездә инде ачыткы юк, чѳнки Коткарылу бәйрәме бәрәнебез булган Мәсих безнењ ѳчен корбан ителде.

[8] Шуња күрә иске ачыткы белән – усаллык ћәм мәкерлек ачыткысы белән түгел, бәлки ачыткысыз сафлык ћәм хакыйкать икмәге белән бәйрәм итик.

[9] Мин сезгә хатымда, фәхеш кешеләр белән аралашмагыз, дип язган идем.

[10] Хәер, дѳньядагы фәхеш кешеләр яки комсызлар, талаучылар, потка табынучылар белән аралашмагыз дияргә уйламадым, юкса бу дѳньядан китәргә тиеш булыр идегез.

[11] Үзен имандаш дип атап та, фәхеш яки комсыз, потка табынучы яки яман телле, эчкече яки талаучы булып кала бирүче белән аралашмагыз, хәтта андый кеше белән бергә ашамагыз да, дип яздым мин сезгә.

[12] Ник миња иман итүчеләрдән читтә булганнарны хѳкем итәргә? Арагыздагыларны сез үзегез хѳкем итәргә тиеш түгелме соњ?

[13] Читтә булганнарны исә Аллаћы хѳкем итә. Шулай итеп, Изге язмада язылганча: «Үз арагыздан яманлык кылучыны сѳрегез!»

Паулдан Көринтлеләргә Беренче Хат — Chapters