[1] Инде миња язганнарыгызга килгәндә, ир кешенењ хатын-кыз белән җенси мѳнәсәбәткә кермәве яхшы,
[2] әмма, фәхешлек булмасын ѳчен, ћәр ирнењ үз хатыны ћәм ћәр хатынныњ үз ире булсын.
[3] Ир – хатынына, ә хатын иренә карата үз бурычын үтәсен.
[4] Хатын үз тәненә үзе хуҗа түгел, ире хуҗа; шуныњ кебек, ир дә үз тәненә үзе хуҗа түгел, бәлки хатыны хуҗа.
[5] Дога кылу ѳчен билгеләнгән вакытка читләшүне исәпкә алмаганда, ике якныњ да ризалыгыннан башка бер-берегездән читләшмәгез. Аннан соњ тагын бергә кушылыгыз. Шулай итеп, шайтан, тотнаксызлыгыгыздан файдаланып, сезне аздыра алмас.
[6] Хәер, моны әмер итеп түгел, бәлки ташлама ясап әйтәм.
[7] Чѳнки бар кешеләрнењ дә минем кебек булуларын телим. Әмма ћәркемнењ Аллаћыдан бирелгән сәләте бар: берәүнењ мондый, ә икенче берәүнењ башка тѳрле.
[8] Никахта тормаганнарга ћәм тол хатыннарга әйтәм: аларга минем кебек калу яхшырак булыр.
[9] Әмма инде түзә алмасалар, ѳйләнсеннәр яки кияүгә чыксыннар. Чѳнки җенси дәрт белән януга караганда, ѳйләнү яки кияүгә чыгу яхшырак.
[10] Ә инде ѳйләнгәннәргә ћәм кияүдәгеләргә мин түгел, Раббы әмер итә: хатын иреннән аерылмасын.
[11] Әгәр аерыла икән, ул чакта ирсез торсын яки үз ире белән яњадан килешсен. Ир дә үз хатынын ташламасын.
[12] Ә башкаларга, Раббы түгел, мин әйтәм: әгәр берәр имандашыњныњ иман итмәүче хатыны булса ћәм хатын аныњ белән яшәргә риза икән, ир аны ташламаска тиеш.
[13] Берәр хатынныњ ире иман итми икән ћәм ир аныњ белән яшәргә риза булса, хатын аны ташламаска тиеш.
[14] Чѳнки иман итмәүче ир иманлы хатын аша ћәм иман итмәүче хатын иманлы ир аша изге ителә. Югыйсә сезнењ балаларыгыз саф булмас иде; ә болай изге булалар.
[15] Иман итмәүче аерылырга теләсә, аерылсын. Мондый хәлдә иман итүче ир яки хатын-кыз бер-беренә бәйләнмәгәннәр. Аллаћы безне имин яшәргә чакырды.
[16] Әй син, хатын, ирењне коткара алмаячагыњны каян беләсењ? Яки, әй син, ир, хатыныњны коткара алмаячагыњны каян беләсењ?
[17] Һәркем Раббы билгеләгәнчә ћәм Аллаћы чакырганча яшәсен. Барлык иман итүчеләр бердәмлекләренә минем күрсәтмәм шундый.
[18] Сѳннәтле берәү Аллаћыга чакырылган икән, сѳннәтле булуын юк итмәсен. Аллаћыга сѳннәтсез чакырылган икән, сѳннәтсез булып кала бирсен.
[19] Сѳннәт тә, сѳннәтле булмау да бернәрсә түгел, бәлки Аллаћы әмерләрен үтәү генә мѳћим.
[20] Һәркем Аллаћыга чакырылганда нинди хәлдә булса, шулай кала бирсен.
[21] Аллаћыга чакырылганда син кол идењме? Бу сине борчымасын, әмма азат була алсањ, бу мѳмкинлектән файдалануыњ яхшырак.
[22] Чѳнки Раббы тарафыннан чакырылган кол – Аныњ ирекле кешесе. Ә хѳр хәлдә чакырылган кеше – Мәсихнењ колы.
[23] Сез кыйбат хакка сатып алындыгыз, шуња күрә кешеләрнењ коллары булмагыз.
[24] Имандашлар, Аллаћыга нинди хәлдә чакырылган булсагыз, шул хәлдә калыгыз.
[25] Никахка кермәгәннәргә карата Раббыдан әмерем юк, фәкать, Раббыныњ мәрхәмәте белән Ања турылыклы буларак, кињәш бирәм.
[26] Хәзерге заманныњ авыр шартларын истә тотып, кеше нинди хәлдә булса, ања шул хәлдә калу яхшырак дип исәплим.
[27] Син хатын белән кушылдыњмы? Аерылу турында уйлама. Хатынсыз калдыњмы? Хатын эзләмә.
[28] Хәер, ѳйләнсәњ дә, гѳнаћ кылмассыњ. Кыз кеше дә, кияүгә чыга икән, гѳнаћ кылмас. Әмма андыйларныњ бу тормышта мәшәкатьләре күп булачак. Ә мин сезне бу мәшәкатьләрдән саклап калырга телим.
[29] Имандашлар, сезгә шуны әйтәм: вакыт инде аз, моннан ары хатынлылар хатынсыз кебек,
[30] елаучылар еламаучылар кебек, шатланучылар шатланмаучылар кебек, сатып алучылар сатып алмаучылар кебек,
[31] бу дѳнья белән файдаланучылар файдаланмаучылар кебек булсыннар. Чѳнки бу дѳньяныњ хәзерге рәвеше үтеп бара.
[32] Ә мин сезнењ мәшәкатьсез яшәвегезне телим. Өйләнмәгән кеше, Раббыга ярарга дип, Аныњ эшләре хакында мәшәкатьләнә,
[33] ә ѳйләнгән кеше хатынына ярарга тырыша, дѳньяви эшләр турында кайгырта ћәм аныњ игътибары тѳрле якка юнәлә.
[34] Кияүгә чыкмаган кыз яки гыйффәтле кыз, тәнем ћәм рухым белән изге булыйм дип, Раббы турында борчыла, ә инде кияүгә чыккан хатын иренә ярарга тырыша, дѳньяви эшләр турында кайгырта.
[35] Мин моны богау салу ѳчен түгел, бәлки Раббы ѳчен әдәпле рәвештә, чын күњелдән бирелеп, игътибарыгызны читкә юнәлтмичә яшәвегезне теләп, сезнењ файдага сѳйлим.
[36] Әгәр берәү үз кызыныњ инде яше җитеп тә кияүгә чыкмый калуын килешсез дип исәпләсә, теләгәнен кылсын – гѳнаћ булмас. Алар ѳйләнешсеннәр.
[37] Күњеле белән какшамыйча нык торып, ћичнинди кысынкылык сизмичә, үз ихтыярын кулында тотып тора алган кеше кызын кияүгә бирмичә үз янында тотарга күњеленнән карар итә икән, ул яхшы эшли.
[38] Шунлыктан, кызын кияүгә бирүче яхшы эшли, ә инде кияүгә бирмәүче тагын да яхшырак эшли.
[39] Ире исән чакта хатын ања бәйле. Ире үлгәч, кемгә теләсә, шуња кияүгә чыгарга ирекле, әмма Раббыга иман итүчегә генә.
[40] Әмма кияүгә чыкмаса, хатын бәхетлерәк була. Мин шулай уйлыйм, Изге Рух та миња кињәш бирә дип саныйм.