Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:06

[1] Потларга корбан ителгән ризык турында ћәммәбез беләбез, чѳнки белемебез бар. Ләкин белем тәкәбберләндерә, ә мәхәббәт кѳч бирә.

[2] Кем дә кем нәрсәдер беләм дип уйлый икән, ул әле тиешенчә белми.

[3] Аллаћыны яратучы исә Аныњ тарафыннан таныла.

[4] Шулай итеп, потларга корбан ителгән ризыкларны ашауга килгәндә, без шуны беләбез: потлар дѳньяда бернәрсә түгел, ћәм Аллаћыдан башка илаћ юк.

[5] Чѳнки җирдә яисә күктә илаћлар дип аталганнар булса да (чыннан да, күп «илаћлар» ћәм күп «хуҗалар» бар),

[6] безнењ бер генә Аллаћы Атабыз бар. Бѳтен нәрсә – Ањардан, ћәм без Аныњ ѳчен яшибез. Бер Раббы – Гайсә Мәсих бар, ћәрнәрсә Аныњ аркылы булды ћәм без Аныњ аша яшибез.

[7] Әмма барлык кешеләрдә дә андый белем юк. Потларны таныганлыктан, корбан ителгән ризыкны потка табыну дип санап ашаганга, кайберәүләрнењ зәгыйфь вѳҗданнары пычрана.

[8] Ризык безне Аллаћыга якынайтмый, чѳнки ашап без ћичнәрсә казанмыйбыз, ашамыйча да ћичнәрсә югалтмыйбыз.

[9] Әмма сак булыгыз: бу хѳрлегегез иманы зәгыйфь булганнарны вәсвәсәгә тѳшерергә сәбәп булмасын.

[10] Чѳнки иманы зәгыйфь булган берәү сине, белемлене, потханәдә ѳстәл артында утырганда күрсә, потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ярый икән, дип уйламасмы?

[11] Синењ белемењ бу зәгыйфь имандашыњны ћәлак итәр. Мәсих шундый кеше ѳчен дә үлде бит.

[12] Имандашларга карата шул рәвешчә гѳнаћ кылуыгыз ћәм аларныњ зәгыйфь вѳҗданын яралавыгыз белән сез Мәсихкә карата да гѳнаћ кыласыз.

[13] Менә шуња күрә мин ашаган ризык имандашымны вәсвәсәгә тѳшерергә сәбәпче булса, аны вәсвәсәләндермәү ѳчен ћичкайчан ит ашамам.

Паулдан Көринтлеләргә Беренче Хат — Chapters