Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:52

[1] Мин хѳр түгелмени? Мин әллә рәсүл түгелме? Мин Раббыбыз Гайсәне күрмәдемме әллә? Сез – Раббы миња тапшырган хезмәтемнењ җимеше түгелмени?

[2] Әгәр башкаларга рәсүл түгелмен икән, сезнењ ѳчен – рәсүл, чѳнки Раббы белән берләшкән булуыгыз – минем рәсүллегемә дәлил.

[3] Мине гаепләүчеләргә каршы шулай җавап бирәм.

[4] Әллә безнењ ашарга ћәм эчәргә хакыбыз юкмы?

[5] Яки башка рәсүлләр, Раббыныњ энеләре ћәм Кифас кебек, иманлы хатыныбызны үзебез белән сәяхәткә алырга хакыбыз юкмы?

[6] Яисә бары Барнабныњ ћәм минем генә гомер итү ѳчен эшләмәскә хакыбыз юкмы?

[7] Кайчан да булса кем үз хисабына гаскәри булып хезмәт итә? Йѳзем бакчасы утырткан кеше аныњ җимешләрен ашамас микән? Кемдер кѳтү кѳтеп тә үзе кѳткән кѳтүнењ сѳтен эчмәс микән?

[8] Мин боларны кеше уйлаганча гына сѳйлимме? Канун да шул хакта сѳйли түгелме соњ?

[9] Муса канунында: «Ашлык сугучы үгезнењ авызын томалама», – дип язылган бит. Әллә Аллаћы үгезләр хакында кайгыртамы?

[10] Муса кануны безнењ ѳчен сѳйләмимени? Әйе, бу безнењ ѳчен язылган, чѳнки сѳрүче, уњыштан үз ѳлешемне алырмын, дигән ѳмет белән сѳрергә тиеш, ашлык сугучы да шундый ук ѳмет белән сугарга тиеш.

[11] Арагызда рухи орлык чәчкәнбез икән, сездән матди уњыш алырга хакыбыз юкмы? Әллә бу бик күпме?

[12] Әгәр башкаларныњ сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнењ хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соњ? Әмма без бу хокуктан файдаланмадык, бәлки, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә комачауламас ѳчен, бар нәрсәгә түзәбез.

[13] Аллаћы Йортында эшләүчеләрнењ Аллаћы Йортыннан туклануларын белмисезме әллә? Яки корбан китерү урынында хезмәт итүчеләрнењ шунда китерелгән корбаннардан ѳлеш алуларын белмисезме?

[14] Шуныњ кебек үк Раббы да Яхшы хәбәрне игълан итүчеләргә әлеге хезмәт хисабына кѳн күрергә әмер бирде.

[15] Әмма мин үзем бу хокукларныњ берсеннән дә файдаланмадым. Һәм бу сүзләрне сездән ярдәм кѳтеп язмыйм. Чѳнки мактанычымны кемнењ дә булса юкка чыгаруына караганда, минем ѳчен үлем яхшырак.

[16] Мин Яхшы хәбәр игълан итәм икән, мактанырлык бернәрсә юк, чѳнки бу – минем тиешле вазифам. Әгәр Яхшы хәбәр таратудан туктасам, башкаема кайгы-хәсрәт килсен!

[17] Моны үз теләгем белән эшләсәм, савабы булачак; әгәр үз ихтыярым белән эшләмәсәм, мин бары үземә ышанып тапшырылган хезмәтне башкарам.

[18] Минем ѳчен савап нинди булачак? Бу шуннан гыйбарәт: мин, Яхшы хәбәрне таратканда үз хокукларымнан ћич тә файдаланмыйча, бу хезмәтне бушлай башкарам.

[19] Чѳнки, барсыннан хѳр булсам да, тагын да күбрәк кешене Аллаћыга китерү ѳчен, мин ћәммәсенә кол булдым.

[20] Яћүдләрне Аллаћыга китерү ѳчен, аларга яћүд кебек булдым; Муса канунын тотучыларны Аллаћыга китерү ѳчен, үзем канун астында булмасам да, алар алдында канун астындагы кебек булдым.

[21] Муса канунын белмәгәннәрне Аллаћыга китерү ѳчен, алар алдында канунны белмәүче кебек булдым. Әлбәттә, бу – мин Аллаћы канунын тотмыйм дигән сүз түгел, киресенчә, мин Мәсих канунына буйсынам.

[22] Зәгыйфьләрне Аллаћыга китерим дип, зәгыйфьләргә зәгыйфь кебек булдым. Ничек кенә булмасын, кайберләрен генә булса да коткарыйм дип, мин барысына үзләре кебек булдым.

[23] Яхшы хәбәрнењ фатихаларын уртаклашу ѳчен, мин боларныњ ћәммәсен Яхшы хәбәр бәрабәренә эшлим.

[24] Ярыш мәйданында йѳгерүчеләрнењ ћәммәсенењ йѳгерүен, әмма бүләкне берсенењ генә алуын белмисезме әллә? Шулай булгач, бүләк алу ѳчен йѳгерегез!

[25] Ярышучыларныњ барысы да ярышка бик нык әзерләнәләр. Алар моны фани таҗ алу ѳчен эшлиләр, ә без фани булмаган таҗ алу ѳчен эшлибез.

[26] Шуныњ ѳчен дә мин максатсыз йѳгергән кеше кебек йѳгермәм, буш ћавага сугучы кебек кѳрәшмәм.

[27] Әмма башкаларга игълан итеп, үзем савап алу хокукыннан мәхрүм калмас ѳчен, тәнемне чыныктырам ћәм аны үз ихтыярыма буйсындырам.

Паулдан Көринтлеләргә Беренче Хат — Chapters