[1] Миспа шәһәренә җыелгач, исраилиләр үзләренең кызларын Беньямин угылларына кияүгә бирмәскә ант иттеләр.
[2] Шуннан соң алар Бәйт-Элгә килделәр һәм, Раббы каршына утырып, кич җиткәнче кычкыра-кычкыра бик нык еладылар.
[3] – И-и Раббы, Исраил Алласы! – диде алар. – Ни өчен Исраил белән мондый хәл булды соң? Ни өчен Исраил бер ыругка кимрәк бүген?
[4] Икенче көнне иртән исраилиләр таң белән тордылар да, шунда мәзбәх төзеп, тулаем яндыру һәм татулык корбаны китерделәр.
[5] (Бер-берсеннән алар: – Без Раббы каршына җыелган чакта, Исраил ыругларыннан бирегә килми калучылар бармы? – дип сораша иделәр, чөнки алар «Раббы каршына Миспага килми калучыларның җаны кыелырга тиеш!» дип ант иткән булалар.)
[6] Исраилиләр үзләренең кардәшләрен – Беньямин ыругын кызганып: – Исраил үзенең бер ыругын югалтты!
[7] Без шулай, Раббы белән ант итеп, үзебезнең кызларыбызны аларга кияүгә бирмәскә хәл кылгач, исән калган беньяминнәргә ничек хатын табарга? – диештеләр.
[8] Шуннан алар бер-берсеннән: – Исраил ыруглары арасыннан Миспага, Раббы каршына килми калучылар бармы? – дип сорашырга тотындылар, һәм Гилыгад Явешеннән Раббы каршына җыенга берәү дә килмәгән булып чыкты,
[9] чөнки халыкны барлаганда Гилыгад Явешеннән килүчеләр күренмәде.
[10] Шунлыктан Исраил халкы, әлеге шәһәргә унике мең гаскәрине озатып, аларга: – Гилыгад Явешенә барып, хатын-кызлары һәм бала-чагалары белән бергә бар халкын юк итегез!
[11] Сезгә боерык шулдыр: ир күргән һәрбер хатын-кызны, шулай ук һәрбер ир затын кырып бетерегез!
[12] Гаскәриләр, Гилыгад Явешендә ир-ат татымаган дүрт йөз гыйффәтле кыз табып, аларны Кәнган җирендәге Шилоһка алып килделәр.
[13] Аннары Исраил халкы, Риммун кыясында сыеныр урын тапкан Беньямин угылларына иминлек игълан итәр өчен, үзенең илчеләрен юллады.
[14] Шуннан, Беньямин сугышчылары өйләренә әйләнеп кайткач, Гилыгад Явеше кызларын аларга хатынлыкка бирделәр. Әмма кызлар барсына да җитмәде.
[15] Беньямин ыругын халык бик кызганды, чөнки Раббы исраилиләрне бер ыругларыннан мәхрүм иткән иде.
[16] Исраил халкының өлкәннәре уйга калды: – Исән калган сугышчыларга кайдан хатын табарга? Беньямин ыругы хатыннары кырылып бетте бит!
[17] Исраилнең бер ыругы шулай эзсез югалмасын өчен, беньминнәрнең биләмә җирләре исән калган Беньямин угылларына калсын.
[18] Ләкин без аларга хатынлыкка кызларыбызны бирә алмыйбыз, чөнки Исраил угыллары: «Кызын Беньямин ыругы егетенә кияүгә биргән кешегә каргыш төшсен!» – дип ант иттеләр.
[19] – Менә, Бәйт-Элдән төньякта, Бәйт-Элдән Шәкемгә бара торган юлдан көнчыгышта һәм Лебонадан көньяктарак урнашкан Шилоһта елның-елында Раббы бәйрәме оештырыла, – диде алар, исләренә төшереп,
[20] ә Беньямин угылларына әйттеләр: – Шунда барыгыз да йөзем бакчаларында посып торыгыз.
[21] Кызлар әйлән-бәйлән уйный башлагач, йөгереп чыгыгыз да, һәркайсыгыз үзенә бер кызны эләктереп, Беньямин җиренә алып кайтыгыз.
[22] Аталары яки ир туганнары сезгә дәгъва белән килә калса, без аларга: «Зинһар, кызларыгызны калдырырга рөхсәт итегез! Чөнки сугыш кырында егетләрнең һәркайсын хатынлы итә алмадык. Ә инде кызларыгызны сез үз кулларыгыз белән бирмәгәч, бу эштә сезнең гаебегез юк», – дип әйтербез.
[23] Беньямин угыллары шулай эшләделәр дә: әйлән-бәйлән уйнап йөргән кызлар арасыннан һәркайсы үзенә хатынлыкка берсен алып качты. Аннары алар, биләмә җирләренә әйләнеп кайтып, шәһәр-авылларын яңадан төзеделәр һәм шунда яшәп киттеләр.
[24] Исраилиләр дә өйләренә таралышты, аларның һәркайсы үз ыругына, үз нәселенә әйләнеп кайтты – барысы да үзләренең биләмә җирләренә таралышты.
[25] Ул заманнарда Исраил илендә әле патшалар булмыйча, һәркем үзе кирәк тапканча гамәл кыла иде.