[1] Ешуа вафат булганнан соң, исраилиләр Раббыдан: – Кәнганиләргә каршы сугышка кайсы кавем беренче булып бара? – дип сорадылар.
[2] – Беренче булып Яһүдә ыругы бара. Ул жирләрне Мин аның кулына тапшырам, – диде Раббы.
[3] Шуннан Яһүдә гаскәриләре үзләренең кардәшләре булган Шимун ыругына: – Безнең белән барып, безнең өлешкә чыккан җирләрне кәнганиләрдән тартып алырга ярдәм итегез. Аннары без дә сезгә булышырбыз, – диделәр; һәм Шимун угыллары аларга ияреп киттеләр.
[4] Яһүдә гаскәрләре яуга ташланды, һәм Раббы кәнгани белән фәризиләрне алар кулына тапшырды. Яһүдиләр Безектә ун мең кешене кылычтан уздырды.
[5] Шунда, Безектә, алар Адони-Безек белән очрашып сугыштылар һәм кәнгани белән фәризиләрне тар-мар иттеләр.
[6] Адони-Безек качып котылмакчы иде, әмма аны куып тотып, аяк-кулларының баш бармакларын чабып өзделәр.
[7] Адони-Безек шунда: «Аяк-кулларының баш бармакларын мин чабып өзгән җитмеш патша минем өстәл астына коелган валчыкны җыя торган иде; инде менә, кылган гамәлләремә карап, Раббы миңа әҗерен бирде», – диде. Аны Иерусалимгә алып киттеләр, һәм ул шунда җан тәслим кылды.
[8] Аннан яһүдиләр, Иерусалимгә һөҗүм итеп, аны кулга төшерделәр – халкын кырып бетерделәр, шәһәргә исә ут төрттеләр.
[9] Аннары алар тау ягына, Нәгебтә һәм тау итәге Шефелада яшәүче кәнганиләргә каршы яу чаптылар.
[10] Шуннан алар, әүвәле Кыръят-Арба, хәзер Хебрун дип исемләнгән калада яшәүче кәнганиләргә һөҗүм итеп, Шешай, Ахиман вә Талмайның җанын кыйдылар.
[11] Аннан Дебир халкына һөҗүм иттеләр; Дебир әүвәле Кыръят-Сәфәр дип атала иде.
[12] – Кыръят-Сәфәрдә җиңү яулап, шәһәрне кулга төшергән кешегә кызым Аксуны хатынлыкка бирәм, – диде Кәлеб.
[13] Шәһәрне Кәлеб энесе Кыназның углы Отниел яулап алды, һәм Кәлеб үзенең кызы Аксуны аңа хатынлыкка бирде.
[14] Отниел янына күчеп килгәч, Аксу, иреннән рөхсәт алып, атасы Кәлебтән җир кишәрлеге сорарга булды. Аксу үзенең атланып килгән ишәгеннән төшкәч, Кәлеб аңардан: – Нәрсә телисең? – дип сорады.
[15] – Фатихаңны күндер миңа, – диде Аксу. – Син миңа Нәгеб чүленнән җир бирдең, инде чишмәләр дә бирсәң иде. Шуннан Кәлеб аңа шул җирдәге югары һәм түбән чишмәләрне бирде.
[16] Муса кайнатасы нәселеннән кынлылар Яһүдә угыллары белән бергә Хөрмәләр шәһәреннән китеп, Яһүдә чүленә – Нәгебтәге Арад каласы тирәсендә яшәүче халык арасына килеп җирләштеләр.
[17] Шуннан Яһүдә һәм Шимун ыруглары, Сефатта яшәүче кәнганиләргә һөҗүм итеп, шәһәрне тәмам кырып бетерделәр; шуңа күрә дә әлеге шәһәр Хорма дип атала.
[18] Яһүдә гаскәрләре шулай ук әйләнә-тирәсендәге җирләре белән бергә Газа, Ашкылун һәм Экрон шәһәрләрен яулап алдылар.
[19] Раббы яһүдиләрнең янәшәсендә булды, һәм алар тау битләвендәге җирләрне яулап алдылар. Әмма үзәндә яшәүче халыкларны куып җибәрә алмадылар, чөнки тегеләрнең тимер сугыш арбалары бар иде.
[20] Кәлебкә, Муса кушканча, Хебрунны бирделәр; һәм Кәлеб әлеге шәһәрне анакыймнар кавеменең өч нәселеннән тартып алды.
[21] Әмма Беньямин угыллары Иерусалимдә яшәүче явүсиләрне куып җибәрә алмадылар, һәм явүсиләр бүген дә алар белән янәшә яши бирәләр.
[22] Йосыф угыллары исә Бәйт-Элгә һөҗүм итте, һәм Раббы аларның юлдашы булды.
[23] Йосыф угыллары, әүвәлендә Луз исемен йөрткән Бәйт-Элне карап-тикшереп кайтырга дип, үзләренең күзәтчеләрен җибәрделәр,
[24] һәм тегеләр, шәһәрдән бире таба килүче бер ирне күреп алып: – Әгәр безгә шәһәргә керү юлларын күрсәтсәң, яхшылыгыңа яхшылык белән җавап бирербез, – диделәр.
[25] Әлеге кеше шәһәргә кайдан керергә икәнен күрсәтте, һәм Йосыф угыллары анда яшәүче халыкның һәммәсен кылычтан уздырдылар; теге адәмне исә бөтен нәсел-нәсәбе белән аяп калдылар.
[26] Шуннан әлеге адәм, киттиләр җиренә китеп, шәһәр төзеде һәм аңа Луз дип исем кушты; шәһәр әлегәчә шул исемне йөртә.
[27] Менашше ыругы исә Бәйт-Шеан, Таганак, Дор, Иблегам, Мегиддо шәһәрләрендә һәм аларның әйләнә-тирәсендәге авылларда гомер итүче халыкны куып җибәрмәде, һәм кәнганиләр шул җирләрдә яшәп калды.
[28] Ныгып-көчәеп киткәннән соң, исраилиләр аларны мәҗбүр эшчеләр иттеләр, тик үз араларыннан кумадылар.
[29] Эфраим ыругы да Газер шәһәрендә тереклек итүче кәнганиләрне кумады, һәм алар шунда – эфраимнәр арасында яшәп калды.
[30] Зәбулун ыругы да Кытрон һәм Наһалол шәһәрләрендә көн күрүче кәнганиләрне кумады; кәнганиләр, алар арасында яшәп калып, ялланып эшләргә мәҗбүр булды.
[31] Ашер ыругы шулай ук Акко, Сидун, Ахлаб, Акзиб, Хелба, Афык һәм Рәхуб шәһәрләрендә гомер сөрүче халыкны кумады;
[32] шуңа күрә ашерлар әлеге җирләрне биләүче кәнганиләр арасында яшәп калды.
[33] Нәптали ыругы да Бәйт-Шемеш һәм Бәйт-Анат халкын кумады: нәпталиләр әлеге җирләрне биләүче кәнганиләр арасында яшәп калды; Бәйт-Шемеш һәм Бәйт-Анат халкы исә Нәптали угылларына ялланып эшләргә мәҗбүр булды.
[34] Дан угылларына амориләр тау битләвеннән үзәнгә төшәргә бирмәделәр.
[35] Амориләр Хар-Хереста, Аялунда һәм Шагалбимдә яши бирделәр, әмма Йосыф угыллары ныгып-көчәеп киткәннән соң, аларга ялланырга мәҗбүр булдылар.
[36] Амориләрнең чикләре, Акраббим үткеленнән һәм Селадан башланып, ары таба сузыла иде.