Skip to content
Opens in a new window

[1] Эфраим таулыгында гомер итүче Михә исемле бер адәм

[2] үзенең әнисенә: – Бер мең дә бер йөз шәкыл көмешең югалгач, синең ләгънәт укыганыңны мин ишетеп тордым. Ул көмеш миндә, мин алдым аны! – диде. – Раббы минем углымны мөбарәк кылсын! – диде әнисе,

[3] һәм углы аңа бер мең дә бер йөз шәкыл көмешне кайтарып бирде. – Әлеге көмешне мин углым хакына Раббыга багышлыйм! Әлеге көмештән бер сын коеп бирсеннәр. Көмеш шулай углыма кайтсын, – диде.

[4] Углы көмешне кабат әнкәсенә биргәннән соң, әнкәсе, ике йөз шәкыл көмешне алып, көмешчегә илтте дә сын койдырып алды. Шул вакыттан башлап, әлеге сын Михә йортында булды.

[5] Михә исемле бу адәмнең гыйбадәтханәсе булып, ул үзенә эфод белән йорт илаһларының сыннарын юнәтеп алды да угылларының берсен руханилыкка багышлады.

[6] Ул заманнарда әле Исраил җирендә патшалар булмыйча, һәркем ничек кирәк тапса, шулай эшли иде.

[7] Яһүдиләр арасында яшәгән бер егет (ул Леви ыругыннан иде), Яһүдә Бәйт-Лехемендәге йортын калдырып, башка урында җирләшергә ният корып йөргән чагында, Михәнең Эфраим таулыгындагы өе янына килеп чыга.

[9] – Кай тарафлардан килеп барышың? – дип сорый аңардан Михә. – Леви нәселеннән мин, Яһүдә Бәйт-Лехеменнән киләм. Кая барып төпләним икән дип, ил гизеп йөрүем, – дип җавап кайтара егет.

[10] – Минем йортымда кал, – ди аңа Михә, – рухани, атам урынына киңәшче булырсың. Мин сиңа бер елга ун шәкыл көмеш түләрмен, аңардан тыш, өс-башыңны һәм тамагыңны кайгыртырмын.

[11] Егет аның янында яшәп калырга ризалык бирә, һәм Михә аны углы кебек күрә.

[12] Михә аны руханилыкка багышлый, һәм ул егет аның йортында яшәп кала.

[13] – Хәзер инде Раббы миңа якты чыраен күрсәтер, чөнки минем рухани – Леви нәселеннән! – ди Михә.

Хөкемчеләр — Chapters