[1] Көннәрдән беркөнне Еруб-Багал углы Әбумәлик, әнкәсенең ир кардәшләре янына Шәкемгә килеп, аларга һәм аларның бөтен нәселенә:
[2] – Шәкем халкына җиткерегез: «Сезнең өстән Еруб-Багалның җитмеш углы яисә берсе генә идарә иткәндә яхшыракмы?» Аннары шуны да онытмагыз: мин сезнең белән бер җан, бер тәндер! – диде.
[3] Әнисенең кардәшләре әлеге сүзләрне Шәкем халкына җиткерделәр, һәм алар: «Ул бит безгә туган тиешле», – дип, аның ягын алдылар.
[4] Шуннан алар аңа Багал-Берит гыйбадәтханәсеннән җитмеш шәкыл көмеш биреп, Әбумәлик шул акчага җыен әтрәк-әләм, башкисәр бәндәләрне яллады да, аларны ияртеп,
[5] Офрага, атасының йортына килде һәм үз кардәшләренең – Еруб-Багалның җитмеш углының җанын бер таш өстендә кыйды! Еруб-Багалның төпчек углы Иотам гына качып котыла алды.
[6] Аннары Шәкемнең бар халкы һәм Бәйт-Миллода яшәүчеләр, Шәкемдәге изге таш янындагы имән төбендә җыелып, Әбумәликне патша дип игълан иттеләр.
[7] Бу хакта ишеткәннән соң, Иотам, Гәризим тау башына менеп: – Тыңлагыз мине, Шәкем халкы! Шул чагында Аллаһы да сезне ишетер! – дип кычкырды.
[8] – Бервакыт шулай агачлар үзләре өстеннән патша билгеләргә дип җыйналганнар да зәйтүн агачына: «Безнең өстән патшалык кыл!» – дигәннәр.
[9] Әмма ул аларга: «Башка агачлар белән идарә итәм дип, илаһларны һәм кешеләрне данлау өчен кулланыла торган май бирүдән туктыйммы?!» – дип җавап кайтарган.
[10] Шуннан агачлар: «Безнең өстән син патшалык ит!» – дип, инҗиргә тәкъдим иткәннәр.
[11] Әмма ул: «Башка агачлар белән идарә итәм дип, татлы җимеш бирүдән туктыйммы?!» – дип җавап кайтарган.
[12] «Безнең өстән син патшалык ит!» – дип, агачлар йөзем куагына тәкъдим иткәннәр.
[13] Әмма ул: «Башка агачлар белән идарә итәм дип, аллаларның һәм кешеләрнең күңелен күтәрә торган җимеш суы бирүдән туктыйммы?!» – дип җавап кайтарган.
[14] Ниһаять, агачлар: «Безнең өстән син патшалык ит!» – дип, күгән куагына тәкъдим иткәннәр.
[15] Күгән куагы агачларга: «Әгәр сез дөрестән дә мине үзегезнең патшагыз итеп билгелисез икән, ярый, килегез, минем күләгәмдә сыеныр урын табыгыз. Әгәр инде риза түгел икәнсез, күгән куагыннан ялкын күтәрелеп, Ливан эрбетләрен яндырып бетерер!» – дигән.
[16] Шулай итеп сез, Әбумәликне патша итеп билгеләп, гадел һәм дөрес эш кылдыгызмы?! Еруб-Багалга һәм аның токымына яхшылык белән җавап кайтардыгызмы?! Эшенә күрә әҗерен шулай түләдегезме?!
[17] Сезне мидьяниләр кулыннан коткарыр өчен, минем атам гомерен аямый сугышты.
[18] Сез исә, аның нәселенә каршы баш күтәреп, аның угылларын кырып бетердегез – бер таш өстендә җитмеш кешенең җанын кыйдыгыз һәм аның кол хатынының углын, сезгә кардәш булган өчен генә, Шәкем патшасы итеп билгеләдегез.
[19] Еруб-Багал токымы белән гадел һәм дөрес эш кылдык, дип саныйсыз икән, Әбумәлигегез өчен сөенегез, ул да сезнең өчен куансын!
[20] Әгәр инде алай уйламасагыз, Әбумәлик салган ут, Шәкем халкын һәм Бәйт-Миллода яшәүчеләрне яндырып, көл итсен! Шәкем халкы һәм Бәйт-Миллода яшәүчеләр кабызган ут исә Әбумәликне юк итсен!
[21] Шуннан соң Иотам, Беерга качып, кардәше Әбумәликтән яшеренеп, шунда яшәде.
[22] Әбумәлик Исраилдә өч ел дәвамында патшалык итте.
[23] Әбумәлик белән Шәкем халкының арасын бозар өчен, Аллаһы, үзенең явыз рухын иңдереп, Шәкем халкы Әбумәликкә буйсынмас булды.
[24] Еруб-Багал угылларының кыелган җитмеш җаны өчен, аларның коелган каннары өчен кардәшләре Әбумәлик тә, аңа үзенең ир туганнарын үтерергә булышкан Шәкем халкы да җавап бирергә тиешләр!
[25] Шәкемдә яшәүчеләр, Әбумәликкә үч итеп, әйләнә-тирәдәге тау башларында яшеренеп торып юлчыларны талый башладылар. Бу хакта Әбумәликкә хәбәр иттеләр.
[26] Көннәрдән беркөнне Шәкем каласына үзенең кардәшләре белән бергә Эбед углы Гагал килде, һәм Шәкем халкы аңа үзенең ышанычын белдерде.
[27] Аннары халык, йөзем бакчаларында уңыш җыеп, йөзем изгечтә җимеш суы сыгып, үз илаһларының йортында Әбумәликне сүгә-сүгә ашап-эчеп бәйрәм итте.
[28] – Әбумәлик кем дә, Шәкем халкы кем! – дип лаф орды Эбед углы Гагал. – Ни өчен әле без аңа хезмәт итәргә тиеш?! Еруб-Багал углы Әбумәлик үзенең идарәчесе Зәбул белән бергә Шәкем атасы Хамур токымына хезмәт күрсәтергә тиеш! Нигә дип аңа хезмәт итик әле без?!
[29] Әгәр шушы халык белән мин идарә итсәмме? Әбумәликне мин, һичшиксез, куып җибәрер идем! «Гаскәреңне җый да алышырга чык!» – дияр идем мин аңа.
[30] Шәкем шәһәренең идарәчесе Зәбул, Эбед углы Гагалның сүзләрен ишетеп, ярсуыннан кайнап чыкты.
[31] Ул «Эбед углы Гагал, үзенең кардәшләре белән Шәкемгә килеп, шәһәр халкын сиңа каршы котырта.
[32] Төнлә үзеңнең халкың белән килеп шәһәр читендә яшеренеп тор да
[33] иртәгесен кояш чыкканда шәһәргә һөҗүм ит. Гагал үзенең сугышчылары белән каршыңа чыгар һәм синең кулыңа килеп эләгер» дигән хәбәр белән Әбумәлик янына яшертен генә үзенең кешеләрен юллады.
[34] Төнлә Әбумәлик үзенең гаскәре белән яуга кузгалды һәм, Шәкем янына килеп җитеп, сугышчыларын дүрт төркемгә бүлде.
[35] Эбед углы Гагал шәһәр капкасы төбендә басып торганда, Әбумәлик үзенең сугышчылары белән яшеренеп торган җиреннән чыкты.
[36] Гагал, аларны күреп алып, Зәбулга: – Таулардан ниндидер кешеләр төшеп килә, – диде. – Юк, таулардан төшкән күләгә шулай күренә сиңа, – диде аңа Зәбул.
[37] Әмма Гагал, янә сүзен башлап: – Әнә, тау башыннан кешеләр төшеп килә, күрәзәчеләр имәне яныннан да бер төркем якынлаша, – диде.
[38] Шунда Зәбул аңа: – Син: «Без аңа хезмәт итәргә кем соң әле ул Әбумәлик?!» – дигән идең түгелме?! Әнә, син күрәлмаган халык ул! Бар, сугыш алар белән! – диде.
[39] Гагал, Шәкем халкын әйдәп, Әбумәликкә каршы яуга ташланды.
[40] Әбумәлик аларны сугыш кырын ташлап качарга мәҗбүр итте һәм шәһәр капкасына җиткәнче эзәрлекләп барды – җиңелгәннәрнең күбесе шунда әҗәлен тапты.
[41] Шуннан Әбумәлик Арума каласына кайтты. Зәбул исә Гагал белән аның кардәшләрен Шәкемнән куып җибәрде.
[42] Икенче көнне Шәкем халкы тагын шәһәрдән чыкты, һәм бу хакта Әбумәликкә хәбәр иттеләр.
[43] Үзенең гаскәрен өч төркемгә бүлеп, Әбумәлик аларга әлегәчә яшеренеп торырга боерды. Шәһәрдән чыккан халыкны күргәч, ул яшеренгән җиреннән кузгалды һәм һөҗүмгә ташланды.
[44] Әбумәлик җитәкләгән төркем шәһәр капкасы янында сугышкан арада, калган ике төркем басу өстендәге дошманны кырырга тотынды.
[45] Әбумәлик белән Шәкем халкы арасында сугыш көнозын дәвам итте. Әбумәлик Шәкемне яулап алды һәм анда яшәүчеләрне кырып бетерде, шәһәрне җир белән тигезләгәннән соң, шул урынга тоташтан тоз сибеп чыкты.
[46] Шәкем манарасындагылар, бу хакта ишетеп, Эл-Берит гыйбадәтханәсендәге ныгытылган урынга кереп яшеренделәр.
[47] Аларның кая кереп качканнарын белгәннән соң,
[48] Әбумәлик үзенең кешеләре белән Салмон тавына менде дә, балта белән агач ботакларын чабып, җилкәсенә салды һәм үзенең сугышчыларына: – Сез дә тизрәк мин эшләгәнне эшләгез! – диде.
[49] Сугышчыларның һәркайсы, чабылган ботакларны җилкәсенә салып, Әбумәлик артыннан иярде. Аннары ныгытма тирәли ботак өйделәр дә ут төрттеләр. Шәкем манарасында яшеренеп калган меңгә якын ир-ат белән хатын-кыз шул рәвешле һәлак булды.
[50] Шуннан Әбумәлик, Тебес тарафына юнәлеп, аны камады һәм яулап алды.
[51] Әлеге шәһәрдә әйбәтләп ныгытылган бер манара булып, Тебес халкы, ирләр һәм хатын-кызлар, шунда кереп яшеренделәр дә манара башына күтәрелделәр.
[52] Әбумәлик манара янына килде һәм, ут төртмәкче булып, ишеккә якынлашты.
[53] Шулчакны югарыдан бер хатын, Әбумәликнең башына тегермән ташының китеген ыргытып, аның башын ярды.
[54] Әбумәлик тиз генә корал йөртүчесен чакыртты да: – Кылычыңны тартып чыгар да үтер мине! «Хатын-кыз үтерде аны» дигән даным таралмасын! – дип боерды. Корал йөртүче егет аңа кылычы белән кадады, һәм Әбумәлик җан тәслим кылды.
[55] Аның үлгәнен күреп, исраилиләр өйләренә таралышты.
[56] Җитмеш кардәшенең җанын кыеп, үз атасына каршы кылган җинаяте өчен Аллаһы шулай Әбумәликне җәзага тартты.
[57] Кылган явызлыкларына карап, Аллаһы Шәкем халкына да җәзасын бирде. Әнә шул рәвешле, аларга Еруб-Багал углы Иотамның каргышы төште.